Композитор Рөстәм Яхинның тууына 100 ел
Композитор, ТР Дәүләт гимны авторы, РСФСРның (1981) һәм СССРның халык артисты (1986), Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1959), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1964) Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин 1921 елның 16 августында Казанда туган. Ул күренекле мәгърифәтче Таиб Яхин белән бер нәселдән. Аның нәсел җебе Саба районының Шыңар авылына һәм Теләче районының Казаклар авылына барып тоташа. М.Мәһдиевнең әнисе Бибирабига да шушы затлы тамырдан.
Рөстәм 3 яшендә пианинода үзлегеннән халык көйләрен уйный башлый. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый.
Р.Яхин 1993 елның 23 ноябрендә вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА