Татарстан Республикасының халык (1995), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2002) Фирдәвес Хәбибулла кызы Хәйруллина 1951 елның 4 гыйнварында Лаеш районының Агайбаш авылында туган.Ул 1970 елда К...
Татарстан Республикасының халык (1995), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2002) Фирдәвес Хәбибулла кызы Хәйруллина 1951 елның 4 гыйнварында Лаеш районының Агайбаш авылында туган.
Ул 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый.
Ф.Хәйруллина башкарган кайбер рольләр: Мөршидә – «Мәхәббәтең чын булса» (Х.Вахит), Дания – «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин), Эсмеральда – «Зифа» (Н.Исәнбәт), Кәләш – «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев), Маһинур – «Миңлекамал» (М.Әмир), Гөлемхан – «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Мәрфуга – «Кишер басуы» (З.Хәким), Зөләйха – «Зөләйха» (Г.Исхакый), Саимә – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов).
Ф.Хәйруллина 2003 елның 15 июлендә вафат булды.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала