Журнал «Безнең мирас»

Габдулла Бубый: «Татарча хөтбә уку дөресме?»

Габдулла Бубый (Габдулла бине Габделгалләм бине Нигъмәтулла бине Монасыйп) – мәшһүр татар дин галиме, мәгърифәтче, педагог, публицист, язучы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул 1871 елның 9 (21) ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасы Әгерҗе районына кергән Иж-Бубый авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Төпле белемне атасының мәдрәсәсендә алганнан соң, Габдулла Бубый 1895 елда Иж-Бубый авылына имам һәм мөдәррис итеп билгеләнгән. Мәдрәсәдәге укыту һәм тәрбия процессы тулысынча аның кулына күчкәч, ул төпле дини һәм дөньяви белем бирүче абруйлы мәгърифәт учагы булдырган. Аңа бу эштә бертуганнары Гобәйдулла (1866-1938) һәм Мөхлисә (1869-1937) Бубыйлар да зур ярдәм иткән. Габдулла Бубый 1905-1906 нчы елларда Мәккә, Мәдинә, Каһирә, Бәйрут, Истанбул һ.б. шәһәрләргә сәяхәт кылып, белемнәрен камилләштергән. Кызганыч ки, кадимчеләрнең яла ягулары аркасында, 1911 елда данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсе ябылган, шәкертләре куып таратылган.

 

Шуннан соң, 1913 елда Габдулла Бубый гаиләсе белән Кытайның Голҗа шәһәренә күченеп киткән, анда татар мәдрәсәсе оештырган. Февраль инкыйлабыннан соң Русиягә кайткач, ул Троицк шәһәрендә кызлар мәдрәсәсендә укыткан, соңыннан 1918 елның җәендә исә туган авылындагы мәктәпне торгызган. Галим 1922 елның 7 февралендә туган авылы Иж-Бубыйда вафат булган. Шундагы зиратта җирләнеп, газиз анасы Бәдрелбәнат абыстай белән икесенә бер кабер ташы куелган.

 

Габдулла Бубый күпсанлы кыйммәтле хезмәтләр язып калдырган: «Мөкяләмәи гарәбия» («Гарәп телендә сөйләшү»), «Фәраиз» («Мирас бүлү»), «Логия яхуд Мантыйк фәне» («Логика, яки Мантыйк фәне»), «Тәгаддеде зәүҗати хифзы сыйххәти тәтъбикъ» («Күпхатынлылыкны сәламәтлек саклауга килештерү»), «Мохтасар нәхү гарәби» («Кыскача гарәп теле синтаксисы»), «Тәзәүвеҗдә сәгадәт» («Никахлашуда бәхет»), «Тәрәкъкые фөнүн вә мәгариф динсезлеке мөҗибме?» («Фәннәрнең һәм мәгарифнең алга китүе динсезлеккә сәбәпчеме?»), «Хакыйкать, яхуд Тугрылык» («Хакыйкать, яки Дөреслек») (8 кисәктән тора), «Замане иҗтиһад мөнкарыйзмы, дәгелме?» («Иҗтиһад заманы үттеме, юкмы?»), «Татарча хөтбә уку дөресме?», «Гыйльме хәл» («Ислам гыйлеме»), «Сарф гарәби» («Гарәп теле морфологиясе»), «Бубый мәдрәсәсенең кыскача тарихы», «Зиндан», «Хатыннар» һ.б.

 

Галимнең 1908 елда атаклы «Үрнәк» типографиясендә басылып чыккан «Татарча хөтбә уку дөресме?» дигән китабы башкаларыннан аерылып тора, чөнки анда бик актуаль булган тел проблемасы күтәрелгән. Элекке заманда җомга намазы хөтбә-вәгазьләрен гарәпчә генә укыганнар һәм сөйләгәннәр. Шуңа күрә гади халык муллаларның нотыкларыннан бернәрсә дә аңлый алмаган. Габдулла Бубый хөтбә-вәгазьләрне татар телендә укырга һәм сөйләргә шәригать тарафыннан рөхсәт ителүен ассызыклаган, үзенең сүзләрен куәтләү өчен, Коръәннән, хәдисләрдән, төрле мәшһүр дини китаплардан бик күп дәлилләр китергән һәм, нәтиҗәдә, бернинди шик-шөбһәләргә урын калдырмаган. Аны язганда, автор Мәргыйнаниның «Әл-Һидая» («Туры юл»), Мәхбубыйның «Мохтасар әл-Викая» («Саклау» хезмәтенең кыскача аңлатмасы»), Шәехзадәнең «Мәҗмәгъ әл-әнһәр» («Елгалар җыелмасы»), Ибне Һөмамның «Фәтх әл-Кадыйр» («Кодрәтле Аллаһның [хакыйкатьне] ачуы») һ.б. дини хезмәтләргә дә мөрәҗәгать иткән.

 

Укучыларны «Татарча хөтбә уку дөресме?» хезмәтенең берничә бите белән таныштырып китәргә булдык. Аны кириллицага күчереп, аңларга уңайлы булсын өчен, барлык архаик грамматик формаларны хәзерге әдәби тел нормаларына салып эшләргә булдык, ягъни хәзерге гамәлдәге телгә мөмкин кадәр якынайттык. Гарәп телендәге җөмләләр татар теленә тәрҗемә ителде, аңлашылмаган сүзләргә яки төшенчәләргә квадрат җәяләр эчендә аңлатма бирелде.

 

***

 

Бу сорау – беренче карашта игътибарга дөрес бер сорау төсле күренсә дә, хакыйкатьтә, «татарларга татарча вәгазь ярыймы» һәм, икенче бер гыйбарә белән, «татарларга сөйләгән сүзне аңлату дөресме» мәгънәсендә бик көлке һәм бик килешсез бер сорау. Шуның өчен исламнан һәм Коръәннең аңлау һәм фикерләү белән [чакырган] әмереннән хәбәрдар булган һичбер адәм бу сорауны сорарга [бирергә] батырчылык итмәс. Ләкин шулай була торып, бүген кайбер ахмаклар төркеме, мәйданга атылып, бу сорауны сорауда һәм татарча хөтбә укуның хәрамлыгын исбатлауга чалышуда. Болар Аллаһ Тәгаләнең: «Саңгырау, телсез, сукыр һәм алар аңламыйлар», – дигән адәмнәр җөмләсеннән, [алар –] «Аны авызы белән әйтеп тә, аның хакында уйланмаган кешегә кайгы булсын», – хәдисе белән кисәтелгән хайваннар.

 

Әгәр бер адәм татарча хөтбәнең хәрам яки кирәкмәгәнлеген дәгъва кылса, дәгъвасын Китап [Коръән], сөннәт [хәдисләр], иҗмаг [дин галимнәренең бердәм фикере], кыясның [дин мәсьәләләрендә чагыштыруның] берсе белән исбатлау тиешле. Хәлбуки, бу дүрт дәлилнең һичберсендә бу дәгъваны исбатлый торган бер сүз дә юк. Бер нәрсәне исбатлау һәм кире кагылуга дәлил булмаган вакытта нигез – ул нәрсәнең «ибахә аслиядә» [асылда рөхсәт ителүдә] торуы иде. Димәк, татарча хөтбә уку да «ибахә аслия» белән торган булырга тиеш. Хәлбуки, эш бөтенләй киресенчә; акыл һәм нәкыль [Коръән һәм хәдисләр] татарча хөтбә укуның тиешлеген исбат итүдә.

 

Хөтбәдән максат – атнага бер тапкыр җыелган бөтен тараф адәмнәренә ислам һәм миллият рухы бирү һәм дөньяда, ахирәттә файда бирә торган нәрсәләрне өйрәтү. «Кифая» һәм «Фәтхел-кадыйр» һәм «Гыйная» [мәшһүр дини китаплар], хөтбәдән максат – вәгазь һәм искә төшерү дип, бу хакыйкатьне аңлатканнар.

 

Татарларга хөтбәне гарәпчә укыган вакытта, алар гарәпчәдән бернәрсә дә аңламаганлыктан, бу максат нәтиҗә түгел, шуңа күрә бу хөтбә – хөтбә дә түгел. Димәк, кая гавам [гади халык], хәтта күп имамнар үзләре дә [гарәпчә] аңламыйлар һәм сүзләрнең төрләнү төзелешен дә белмиләр. Бикләгән [ятлаган] бер гарәпчә хөтбәне атна саен укып чыгу тутый кош кыланышы кебек адәм көлкесе булудан гыйбарәт. Чын ихлас белән, җыелып килгән, мескен гавамны җомгасыз мәхрүм кую [итү] һәм бик зур гөнаһ. Нигездә, һичбер әсәрсез [әсәрләнүсез] укып төшүнең һәм агач кебек катып тыңлап торуның Аллаһ каршында һичбер файдасы юклыгы: «Киләчәктә бер өммәт булыр, Коръәнне укырлар, бугазларыннан үтмәс», – мәгънәсендә булган хәдис белән дә ачык.

 

Әхлак китаплары, Коръән укуның шарты барыбер намаз кебек – мәгънәсен исәпләү һәм әсәрләнү, дип бердәм фикердә. «Ихья голүм» [дини китап] бу дәгъвага «Гафилләрдән булма», «Мине искә алу өчен намаз торгыз», «Ни сөйләгәнегезне белгәнчегә кадәр» аятьләре белән дәлил алып, бу соңгы аятьтәге исереклекне вәсвәсә һәм дөнья мәшәкатьләре белән исерүдән һәм ваемсызлыктан гомуми иткән кебек, әфәндебезнең [Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.)]: «Кемне намазы бозыклык һәм начарлыктан тыймаса – ул Аллаһтан ерагаер гына», «Күпме кеше намазыннан ару һәм авырлык кына ала. Кешегә намазыннан аңлаган өлеше генә булыр», – дигән сүзләре белән дә дәлилләр китергән һәм моннан соң: «Аллаһка ялвару ваемсызлык белән ничек дөрес булсын? Күңелең катнашмаса, безне туры юлдан йөрт, диюдән тел мәшәкатеннән башка нинди файда чыксын? Һәм асыл максат булган йөрәкне пакьлау бу ваемсызлык белән ничек барлыкка килсен?» – дип шәригать исбат иткән бу мәсьәләне акыл белән дә беркеткән һәм иң соңыннан фәкыйһләрнең [дини хокук белгечләренең]: «Тәкбирне әйткәндә йөрәкнең катнашуы җитә», – дигән сүзләре тышкы хөкемнәргә билгеле, әмма ахирәттә файдасы бармы, аннан тикшерү фәкыйһләр эше түгел, дип аңлаткан; һәм бу хосуста дәгъва ителгән иҗмагны тыеп, Суфьян әс-Сәүринең [дин галиме]: «Кем бирелеп укымый, намазы бозык була» һәм Хәсәннең: «Йөрәк катнашмаган намаз җәзаны тизләтә», – дигән сүзләрен күчергән. Хәтта Габделвахид бине Зәедтән [дин галиме]: «Кешегә намазын аңлаган өлеше генә була, дип галимнәр бердәм фикергә килгәннәр», – дигән сүзне китергән...

 

Текстны басмага Айдар Гайнетдинов әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №2. – Б.59-61.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру