Зәйнәп Зәйнәпкә: «Бик ябыккан бичаракай»
Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936) – бөек галим, тарихчы, педагог, шәркыять белгече, язучы, журналист, дин һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул, бөтен гомерен һәм көчен милләтебез, динебез өчен сарыф итеп, армый-талмый хезмәт куйган. Р.Фәхреддиннең үткен каләме беркайчан да кәгазьдән аерылмау сәбәпле, аның 142 китабы (өстәвенә, берничә дистәдән артыгы кулъязма рәвешендә саклана), 800ләп мәкаләсе һәм төрле характердагы язмалары басылып чыккан. Шуңа күрә ул иң зур, күп һәм кыйммәтле язма мирас калдырган татар галиме булып санала һәм башка олпат гыйлем ияләреннән бер баш өстен тора.
Мәгълүм булганча, олуг галимебез Ризаэддин хәзрәт 1891-1906 нчы елларда Диния нәзарәтендә казый булып эшләгәндә һәм 1918 елдан алып гомеренең соңгы көннәренәчә кабат казый һәм мөфти булып торганда Уфада яшәгән һәм шунда вафат булган. 1936 елның яз башында үпкәсенә салкын тиеп, ул үләренә кадәр 3-4 атна урын өстендә авырып яткан. Равил Үтәбәй-Кәрими, Р.Фәхреддин кануни сурәттә медицина ярдәменнән мәхрүм ителгән, дип язса да, галимнең кызы Әсма үзенең истәлекләрендә, аны табиблар килеп карап тордылар, дип белдергән. Галим үзенең әҗәле якынлашканын сизенгән булса кирәк һәм шул елның 15 мартында ул васыять язган. Анда Ризаэддин хәзрәт үзен җирләргә хезмәттәше, дусты, казый Кәшшафетдин Тәрҗеманига, ә җеназа намазын укырга Уфа мәчете имам-хатыйбы ахун Җиһангир Абызгилдинга кушкан.
Ризаэддин Фәхреддин авырып ятканда улы Габдерахман һәм килене Зәйнәп тәрбиясендә булган. Габдерахман башта Рабига Йосыф кызы Дәүлекамовага өйләнгән, тик ул хатыны яшьли бакыйлыкка күчкән. Соңыннан Зәйнәп исемле хатын-кыз белән (кызганыч ки, атасының исемен һәм фамилиясен ачыклый алмадык) никахланган. Нәкъ менә шушы хатын Ризаэддин Фәхреддинне карап, хәлен белеп торган һәм ахыргы сулышына кадәр диярлек янында булган.
Галимнең кызлары Зәйнәп һәм Әсма Казанда яшәгәннәр, шул сәбәпле, аның янында була алмаганнар, әмма аталарының хәлен һәрвакыт белеп торганнар, аның өчен бик борчылганнар, гел хатлар юллаганнар. Аларга җавап хатларын Габдерахманның хатыны Зәйнәп язган, Ризаэддин Фәхреддин әтиләренең хәлен бәйнә-бәйнә тасвирлап, хәтта тән температурасының нинди булуын да белдертеп торган.
Татарстан Республикасының Әлмәт районындагы Кичүчат авылында урнашкан Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее фондларында Р.Фәхреддин килене Зәйнәпнең 1936 елның 29 мартында галимнең кызы Зәйнәпкә язган бер ярым битле хаты саклана. Анда галимнең, үләренә ике атна калган вакытта, хәле һәм сәламәтлеге тасвирланган, төгәлрәк әйткәндә, тән температурасы гел югары булуы, бик каты ябыгуы искәртелгән. Ризаэддин хәзрәт, хәле бик авыр булса да, кызларының үзе өчен борчылуларын теләмәгән һәм килененә аларны төрлечә тынычландырырга-юатырга, кайгыртулары өчен рәхмәт әйтергә кушкан. Шушы кечкенә генә хатта да галимнең гүзәл холкы, яхшы сыйфатлары чагылыш тапкан. Укучыларга да телгә алынган хат белән танышу әһәмиятле булыр дип уйлыйбыз.
«Кадерле туганым Зәйнәп!
Барыгызга да сагынып күп сәлам.
Мин, 21ендә иде бугай, сезгә бер хат язган идем. Аннан соң Огородников килеп киткәч, Габдерахман язган иде. Шаять, тапшырылганнардыр. Әткәйнең эсселеге гел кич берлә 38 дә 3-4, иртә берлә 37дән күтәренке буладыр иде. Кичә кич берлә 38 дә 2. Бүген иртә берлә нормальный, кич берлә 37 дә 8 булган. Бүген иртә берлә үзе сорап сөт эчкән. Иртә[н]ге чәйне эчәргә столовойга чыккан. Көндезге чәйгә дә чыкты, сорашып, сөйләшеп утырды. Мин анда вакытта Әсманың ачык хаты килгән иде. Үзенә укыдым. Бик куанды. «Казанга хат язам, ниләр языйм?» – дигән идем: «Мине кайгыртулары өчен рәхмәт. Артык борчылмасыннар. Менә хәзер чәй янында стакан ярым чәй эчте, ботка ашады, бер күкәй ашады, бергә утырып чәй эчтек, дип яз», – ди. Шушы эсселеге төшүе, ашый башлавы ныклап савыга башлавы булса икән инде. Бик ябыккан бичаракай. Артык ябыгу сәбәпле, тешләрен дә куя алмый икән. Әнкәй сәламәт.
Сәламәтлек теләп, Зәйнәп.
1936 ел, март 29».
"Безнең мирас". - 2023. - №4. - Б. 26-27.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА