АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

Фото goodfon.ru сайтыннан алынды. 

 

 

Чия сихәте (1)

 

Теш уртлары ялкынсынганда, ангина булганда, 1 аш кашыгы вакланган чия ботагы һәм яфрагын 1 стакан кайнар суда сүрән утта 10-15 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр һәм шушы төнәтмә белән көненә 3-4 тапкыр авыз һәм тамакны чайкыйлар. Җенси көчсезлектән интеккән ир-атларга көненә 1 стакан чия ашарга кирәк. Гемоглобины түбән булганнарга да чия – бик шәп дәва.

 

 

Чия сихәте (2)

 

Гепатит белән чирләгәндә, 1 аш кашыгы чия яфрагын 1 стакан сөттә 5-7 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Салкын тигәндә, температура күтәрелгәндә, 500 г чияне 500 мл кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, җиләкләрен сытып, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр 0,5-1 әр стакан эчәләр. Борыннан кан киткәндә, тире җәрәхәтләнгәндә, чия яфрагын ваклап ярага ябалар яки тампон кебек төреп борынга тыгалар.

 

 

Чия сихәте (3)

 

Иң тәмле даруларның берсе – яңа сыгылган чия согы. Аны шикәр авыруыннан интегүчеләр сезон буена көненә 1 әр стакан; атеросклероз, артрит, подагра булганда, матдәләр алмашы бозылганда, сезон буена тәүлегенә 1-2 шәр стакан; трахеит, бронхит вакытында какырык чыгу тукталганчы көненә 1-1,5 әр стакан эчәләр; витилигодан (ала тире) дәвалану өчен тирегә чия согы сөртәләр. Ашказаны җәрәхәте, гастрит кебек чирләрдән интегүчеләргә исә чияне күп ашарга ярамый.

 

 

Бөерләрне чистарту

 

Турак уты (толокнянка), наратбаш үләннәрен, артыш җиләген, татлы тамыр (солодка) һәм сарут тамырларын тигез микъдарда ваклап кушып, шуның 300 граммын 1 литр суда кайнаталар, 5 сәгать төнәтәләр, сөзәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр.

 

 

Кан басымын төшерү

 

Кайбер кешегә чөгендер куасы белән дәвалану килешә. Чи кызыл чөгендерне угычта уып, 1 стакан согын сыгалар, шуңа 300 г шикәр эретелгән 1,5 л су, 1 лимон согы кушалар да, 5 литрлы савытта, капкачын япмыйча, бүлмә температурасында тоталар. 2 көннән соң куас әчи башлый, 3-4 көннән әзер була. Аннары суыткычка куялар. Көненә 3-4 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр.

 

 

Эремчекле-лимонлы кекс

 

200 г он, 150 г бөртекле эремчек, 200 г атланмай, 3 йомырка, 200 г шикәр, ярты лимон, ярты чәй кашыгы ванилин, 1 аш кашыгы камыр көпшәкләндергеч, өстенә ягу өчен 5 аш кашыгы куертылган сөт кирәк. Йомшартылган атланмайны шикәр белән болгаталар, берәмләп йомыркаларны өстиләр һәм яхшылап туглыйлар; аннары эремчек һәм блендерда издерелгән ярты лимон кушып болгаталар; ванилин, камыр көпшәкләндергеч кушылган он салып болгаткач, майланган формада 170 градуслы газ мичендә 60-80 минут пешерәләр. Аннары өстенә куертылган сөт агызалар һәм лимонның цедрасын кыралар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи