ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Фото frutoss.ru сайтыннан алынды.
Гаймориттан – дәфнә мае
30 г вакланган дәфнә яфрагын 1 стакан үсемлек маенда җылы урында 5 тәүлек төнәтәләр. Марля аша сөзгәч, көнгә 3 тапкыр һәр борын тишегенә 1әр тамчы тамызалар. 2-3 көннән томау бетә, борын «йомшара», эрен агып чыга һәм баш җиңеләеп кала.
Ангинадан дәва
Тигез микъдарда алынган канлут үләне (чистотел) һәм ромашка төнәтмәсе белән тамакны чайкау флегматоз ангинадан һәм борындагы полиплардан дәвалый. Яисә көненә 3-4 тапкыр 1 әр чәй кашыгы суган суы эчәргә кирәк. Кара карлыган согын суга кушып тамакны чайкау файдалы. Шулай ук 100 грамм кипкән кара җиләкне ярты литр суда 15 минут кайнатып, сөзеп, тамакны чайкау да булыша. Миндальсыман биз, авызның лайлалы тышчасы ялкынсынганда, 4 чәй кашыгы вакланган шалфей яфрагын 2 стакан кайнар суда пешереп, 30 минут төнәтәләр, сөзеп, авызны чайкыйлар.
Баллы сөт
Ашказаны асты бизе ялкынсынганда хәлне җиңеләйтү яки бавырны агулы матдәләрдән чистарту өчен, мондый нәтиҗәле чара кулланыла: иртән ач карынга 30 градус җылылыктагы 1 стакан сөтне, 1 чәй кашыгы бал белән әз-әзләп кабып, эчеп бетерәләр, шуннан соң 4 сәгать буе ашарга да, эчәргә дә ярамый. 3-4 көннән соң ук хәл җиңеләя башлый. Дәва курсы – 1 ай. Бераз ял иткәч, тагын кабатларга була.
Артышлы дәфнә мае
Тез буыннары сызлаганда, 6 дәфнә яфрагын һәм 1 чәй кашыгы артыш җиләген каһвәтарткычта ваклатып, шуңа 120 грамм атланмай кушалар, яхшылап болгаталар, авырткан урынга бик әйбәтләп ышкыйлар һәм җылы тукыма белән урыйлар.
Колак шаулаганда
Колак төрле сәбәптән шауларга мөмкин, шунлыктан башта табибка күренергә кирәк. Халык медицинасында мондый чара еш кулланыла. Прополисның спиртлы төнәтмәсе белән зәйтүн маен тигез микъдарда кушып, яхшылап болгаталар, мамык кисәген шушы майда чылатып, төнгелеккә колакка куеп яталар. Көнаралаш 10-15 төн дәваланырга кирәк.
Кыздырылган бәрәңге
7 бәрәңге, 300 г үсемлек мае, тәменчә тоз кирәк. Бәрәңгене озынча кисәкләргә турап, тастымал белән корыталар, әз-әзләп салып, тирән табадагы кызган майда йөздереп, алтынсу төскә кергәнче кыздырып алалар, артык мае аксын өчен, дуршлагка сала баралар. Аннары тәлинкәгә бушатып, тоз сибәләр. Яки 7 бәрәңгене 1 сантиметр калынлыктагы озынча кисәкләргә турап, шуңа тоз белән туглап күпертелгән 2 йомырка агын салып болгаталар да, пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп, өстенә паприка сибәләр, кайнар газ мичендә кызарганчы пешереп алалар.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала