АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

Фото grandgames.net сайтыннан алынды. 

 

 

Канны нәрсә сыегайта?

 

Балык мае канны сыегайтып кына калмый, инде булган склероз яссы төерләрен дә эретә. Табиблар атнасына 3-4 тапкыр балык ашарга киңәш итә, балык майлырак булган саен, файдалырак. Диңгез кәбестәсен дә даими ашарга кирәк: коры суүсемнәрне каһвәтарткычта тарттыралар да, тоз урынына кулланалар, көнлек норма – 1 чәй кашыгы. Диңгез кәбестәсендәге йод канның оючанлыгын киметә һәм тамырларны ныгыта. Көненә 5-6 бадәм яки әстерхан чикләвеге, шулай ук грейпфрут, кызыл татлы борыч, помидор, кавын ашау да канны сыегайта, кан басымын нормальләштерә.

 

 

Балан сихәте

 

Астмадан җәфаланганда, көненә 2-3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы балан согы эчәләр. Фурункулез булганда, бетчә чыгып интектергәндә, баланны сытып, бетчәгә яки чуанга согын сөртәләр. Нерв системасы авырулары булганда, 25 җиләкне изеп, өстенә 2 стакан кайнар су коялар, 3 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

 

 

Атеросклероздан дәва

 

Атеросклероз интектергәндә, 1 аш кашыгы киптереп вакланган бака яфрагы үләнен 1 стакан кайнар суда 10 минут төнәтәләр, 1 сәгать эчендә әкренләп эчеп куялар. Яисә бака яфрагы үләне яфракларын турап, изәләр, согын сыгып алалар. Шулкадәр үк бал кушалар да, көненә 2-3 аш кашыгы кабалар, өстен яхшылап ябып, салкынча караңгы урында саклыйлар. Яки 0,5 кг өлгергән дүләнә җимешен агач тукмак белән изәләр, ярты стакан су кушып, 40 градуска кадәр җылыталар, согын сыгып алалар да, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 2 шәр аш кашыгы кабалар. Яисә чи кабак согын көненә 2-3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.

 

 

Эч кипкәндә – күрәгә

 

10 ар данә күрәгә һәм кара җимешне пыяла савытка салалар, өстенә 1 литр кайнар су агызып, яхшылап томалыйлар. 2 сәгать төнәтәләр. Бал яки шикәр өстәргә дә була. Көн дәвамында әкренләп эчеп бетерәләр. Яки 10 ар данә күрәгә, кара җимеш, инҗирне иттарткычтан чыгарып, сүрән утта бераз пешереп алалар да, әз­-әзләп көн буена ашыйлар.

 

 

Блонди

 

100 г ак шоколад, 150 г атланмай, 200 г көрән яки ак шикәр, 100 г он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 2 йомырка, ярты чәй кашыгы тоз кирәк. Шикәр белән майны болгата-­болгата эретәләр, йомырка, он, камыр көпшәкләндергеч өстәп, яхшылап болгаталар, шактый вак туралган ак шоколад өстиләр дә, пергаментлы кәгазь җәелгән формага салып (теләгән кеше камыр өстенә кура җиләге дә тезә ала), 180 градуслы газ мичендә 30­-35 минут пешерәләр.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи