ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР

Фото rusfito.com сайтыннан алынды.
Мәтрүшкә сызлауны баса
Хуш исле мәтрүшкәнең гаҗәеп үзлеге бар – ул буын сызлауны баса. 2 аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, шуңарда җитен яки киҗе-мамык тукыманы чылатып, авырта торган буынга бәйлиләр, өстеннән целлофан пакет яки компресс кәгазе куеп, җылы шарф белән урыйлар.
Файдалы төнәтмә
Иммун системага ярдәм итү өчен, хәлсезләнгәндә һәм салкын тигәндә 50 тамчы эхинацея тамыры төнәтмәсен эчәләр, аннан соң һәр сәгать саен 10ар тамчы эчү яхшы. 1-3 көн шулай дәваланганнан соң хәл яхшырса, күләмне киметәләр һәм 3 көн буе тәүлеккә 1 тапкыр 20шәр тамчы эчәләр.
Җиләкле бал
Канны әледән-әле чистартып тору мәслихәт. Елына 1-2 тапкыр бермә-бер бал кушылган мүк җиләге согын эчү аеруча файдалы. Беренче атнада көненә 3 тапкыр яртышар стакан, икенчесендә – шулкадәр үк сокны көненә 2 тапкыр, өченчесендә инде көненә 1 тапкыр эчәргә киңәш ителә.
Чыршы күркәсе
Буыннарга утырган тозны чыгару өчен, ике көнгә бер тапкыр 15 данә яшь, яшел төстәге чыршы күркәсен юып, кичтән термостагы 250 грамм кайнар суга салып калдыралар, иртән ач карынга эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. 10-14 көн ял иткәч, кабатлыйлар. Шундый 3 курс үтү файдалы.
Артыш сихәте
Канны чистарту өчен, артыш (можжевельник) җиләген салмак кына чәйнәп ашарга кирәк. 1 нче көнне – 4 җиләк, 2 нче көнне – 5, шул рәвешле көн саен 1 гә арттырып, 15 кә җиткерәләр, аннан соң көн саен берәрләп киметеп, 4 җиләккә калгач, туктыйлар. Барлыгы 23 көн вакыт таләп ителә. Елына 3-4 тапкыр шулай дәваланып була, әмма дозаны арттырырга ярамый! Бөере ялкынсынган кешегә артыш куллану тыела.
Чикләвек шифасы
Әстерхан чикләвеге югары кан басымын төшерә. Составында магний күп булганлыктан, ул кан тамырларын киңәйтә. Бәвел кудыру үзлегенә дә ия. Дәвалану нәтиҗәле булсын өчен, 45 көн дәвамында, 3-4 тапкырга бүлеп, тәүлегенә 100 грамм вакланган чикләвекне 60 грамм балга кушып ашарга кирәк.
Бавыр кексы
500 грамм бавыр, 2 йомырка, 2 аш кашыгы манный ярмасы (яки он), 1 аш кашыгы каймак, 2 кишер, 1 суган, 1-2 бүлем сарымсак кирәк. Бавырны, элпәләреннән арындырып, кишер, суган, сарымсак белән иттарткычтан чыгаралар. Манный, каймак, йомырка кушып, яхшылап болгаталар. Майланган кекс формаларына салып, 180 градуслы газ мичендә 25-30 минут пешерәләр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала