ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Фото plantarium.ru сайтыннан алынды.
Андыз шифасы
Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен дәвалаганда, 2 аш кашыгы вакланган андыз тамырын ярты литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. 1 аш кашыгы андыз тамырын 200 мл суда 10 минут пешерәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала чирегешәр стакан эчәләр. Мондый төнәтмә ашказаны авыртуын баса, какырыкны куптара. Каен суына 3:1 исәбеннән андыз тамыры төнәтмәсен кушып, суыткычта саклыйлар, иммунитетны ныгыту, тонусны күтәрү өчен, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.
Панкреатит интектерсә
Көн саен 2 шәр кишер һәм бәрәңгене яхшылап юып, согын сыгалар, 1 стакан чамасы сок чыга, шуны ашарга 30 минут кала эчәләр. Атна буе дәвалангач, 7 көн ял итәләр дә, тагын 1 атна эчәләр. Дәва курсы – 3 атна. Тозлы кәбестә согы да бик файдалы, тик аны әзерләгәндә кишер дә, тәмләткечләр дә салмаска кирәк. 50 г гөлҗимеш тамырын 250 мл суда ярты сәгать пешерәләр, көненә 3 тапкыр 2-3әр йотым эчеп куялар. Яисә термоска 1 уч гөлҗимеш җиләге салып, өстенә 1 литр кайнар су агызалар, 1 сәгать төнәтәләр, ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр. Көненә 1 тапкыр ашар алдыннан якынча 3 граммлы прополис кисәген бик яхшылап чәйнәп йоту да файдалы.
Томаудан дәва
1-2 баш суганны турап, тирән савытка салалар да, зур сөлге белән капланып, түзә алганчы суган парын сулыйлар, күзне йомалар. Борыннан бик каты агачак, аннары исә хәл җиңеләя. Суган согын борынга тамызырга ярамый, ул лайлалы тышчаны пешерә. Чөгендерне угычтан уып, согын сыгалар, җылы су йә үсемлек мае кушып, һәр борын тишегенә 2 шәр тамчы тамызалар. Ринитның башлангыч чорында ментол мае да булыша, аны ике каш арасына, чигәләргә, колак артына сөртәләр.
Лимон – бавырга ярдәм
Бавыр авыруларын булдырмас өчен, халык медицинасында бик яхшы чара бар: 1аш кашыгы атланмай, 1әр аш кашыгы сары һәм яшел лимон согы, 1 бүлем изгән сарымсак, 250 мл кайнар суны кушып, яхшылап болгаталар да, ач карынга эчәләр. Яки урталай кискән 1 лимон өстенә 1 стакан кайнар су салып, төн буе тоталар, иртән ач карынга шуны әз-әзләп эчеп бетерәләр.
«Көмеш төенчекләр»
500 грамм тавыкның түш итен озынча телемнәргә турап, горчица, соя соусы, борыч, башка тәмләткечләр кушып, болгаталар, 1 сәгатькә суыткычка куялар. 500 грамм бәрәңгене озынчалап, гөмбәне – юка телемнәргә турыйлар, сырны уалар. Фольгадан 30х30 сантиметрлы шакмаклар кисеп, үсемлек мае сөртәләр, ит-бәрәңге-тоз-борыч-гөмбә-майонезны катламлап өяләр, фольганы төенчек кебек төрәләр, 30 минутка газ миченә куялар. Аннары фольганы ачып, сыр сибәләр, тагын 10 минут пешерәләр. Табынга һәр кешегә аерым тәлинкәдә фольга төенчегендә килеш куялар.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала