ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Фото mashed.com сайтыннан алынды.
Валидол сихәте
Томаудан 1 көндә котылып була. Банка яки термоска 1 валидол төймәсе салып, өстенә кайнар су агызалар, болгаталар һәм шул парны сулыйлар. Мондый ингаляцияне берничә минут кына ясасаң да, икенче көнне борын сулый башлый. Шәм кабызып, мөмкин кадәр озаграк шуның янында утыру, әледән-әле борынга якынрак китереп алу да томауны туктата, күздән яшь агуны бетерә, тамак авыртуын баса.
Диагноз куеп була
Аяк табанында бөтен система һәм әгъзалар белән бәйләнгән 70 мең нерв очы урнашкан, шунлыктан алар сәламәтлек турында бик төгәл «сөйләп» бирә ала. Әгәр тиктомалдан дүрт бармак астында (баш бармак түгел) сөялләр чыга икән, бу нерв системасы какшауны күрсәтә. Уң аякның чәнчә бармак асты мөгез матдә белән капланса – бавыр, сул аякныкы капланса – йөрәккан тамырлары авырулары барлыгына ишарә. Урта бармак астындагы сөялдән котылмыйча, конъюнктивиттан да котылып булмаячак. Аяк табанының эчке ягындагы сөял - эчәклектә, тышкы ягындагысы умырткалыкта булган чирләрне күрсәтә. Үкчә кырыендагы тире тупаслану кан тамырларына игътибар итәргә кирәклекне искәртә.
Гастриттан – мумие
Гастрит кискенләшкәндә, мумие белән дәвалану файдалы. 3 г мумиены 1 литр кайнаган суда эретеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр стакан эчәләр. Дәва курсы – 2 атна, аннары 3 көн ял итәргә кирәк. Дәвалану чорында ачы тәмләткечләр, серкә, газлы эчемлекләр кулланмау, артык күп ашамау, тыныч булу да мөһим. Гадәттә, бер курстан соң ук ашказаны-эчәк трактының эше җайга салына.
Солы сихәте
Салкын тиюне һәм гриппны кисәтү өчен, балаларга солылы-алмалы төнәтмә эчерү файдалы. Эмальләнгән кәстрүлдәге яртышар стакан солы ярмасы һәм кипкән алма өстенә 1,5 л кайнар су салалар, кайнатып чыгаралар, 4 сәгать төнәтәләр дә, сөзеп, бераз лимон һәм әфлисун согы кушалар. Көн дәвамында эчеп бетерергә кирәк. Озак авыраганнан соң хәл җыю өчен, 1 стакан солыны 5 стакан суда сыек кесәл куелыгына җиткәнче пешерәләр, сөзеп, 2 стакан сөт кушалар, кайнатып чыгаралар, 2 чәй кашыгы бал өстәп, 2-3 өлешкә бүлеп, җылы килеш көн дәвамында эчеп бетерәләр.
Йөрәккә ярдәм
Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, көн саен 1 стакан майсыз кефирга вак кына туралган 1-2 бүлем сарымсак һәм 1 чәй кашыгы эремчек кушып эчү файдалы. Сарымсак йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан тамырларын чистарта. Кефир һәм эремчек аксымы йөрәк өчен төзү материалы булып тора.
Хөрмә бәлзәме
Йөрәк авыруларын дәвалау өчен, мондый бәлзәм әзерлиләр: 200 г инҗир, 300 г лимон, 400 г хөрмәне (финик) иттарткычтан чыгарып, 250 г бал кушалар, әйбәтләп болгатып, 1 тәүлек төнәтәләр. Суыткычта саклыйлар. Көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала