ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!
Астмадан – прополис
Астма (тын бетү) интектергәндә, 10 тамчы 10 процентлы прополис төнәтмәсен бераз суга яки сөткә кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала эчәләр. Дәва курсы – 1,5-2 ай. Савытка 60 г прополис һәм 40 г балавыз салып, икенче сулы савыт эченә куеп җылыталар, ут өстеннән алып, сөлге белән капланып, шул парны сулыйлар. Прополис белән ингаляцияләрне көненә 2 тапкыр – иртән һәм кичен - 10-15 әр минут үткәрәләр.
Кабак балы
Кабак балы – бавыр өчен чын бәлзәм. Ул эчне йомшарта, ашкайнатуны яхшырта. Кабакның өске ягын кисеп, орлыклары белән җепселләрен алалар, тулганчы шикәр салалар, киселгән өлеше белән каплап, тирән савытка утыртып куялар. Шикәр эреп беткәч, сөзеп алып, суыткычта саклыйлар. Теләсә кайчан һәм теләсә күпме эчәргә ярый – зыяны булмаячак.
Балан – тамакка дәва
1 стакан баланны изеп, 1 стакан кайнар суга салалар да, өстен томалап, 40 минут төнәтәләр. Тамак авыртканда, шул төнәтмә белән аны көненә 4 тапкыр чайкыйлар, 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.
Инфаркттан саклан!
Оптималь кан басымы – 120/80. Чик сызыгы – 140/90. Аскы күрсәткеч зуррак булган саен, йөрәккә куркыныч арта бара. Аны 20 процентка гына төшерү дә инфаркт бәрү ихтималын 60 процентка киметә. Дөрес туклану мөһим, майсыз ризыкка күчү кандагы холестерин микъдарын 10 процентка киметә, бу исә инфаркт булу куркынычын 25 процентка азайта. Кандагы шикәр микъдарын контрольдә тотарга кирәк – ул артса, кан тамырлары эченә май утыра башлый, алар тыгыла. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамырлары чирләреннән дөнья куя. Нормаль авырлык формуласы: буй озынлыгы минус 100: симерүдән куркырга кирәк. Стресстан качу мөһим, чөнки артык дулкынлану кан басымын күтәрә. Атнага 2 тапкыр яртышар сәгать кенә булса да спорт белән шөгыльләнү файдалы. Җәяү йөрү, акрын йөгерү, йөзү, велосипедта, чаңгыда йөрү – болар инфаркт куркынычын 45 процентка кадәр киметә ала.
Кәбестә кәтлите
1 кг кәбестә, 4-5 аш кашыгы он, 1 йомырка, тоз, кыздырырга үсемлек мае кирәк. Кәбестәне дүрткә бүлеп, тозлы суга салалар, кайнатып чыгарып, 5 минут пешерәләр, дуршлагка салып, суын сыгалар, иттарткычтан чыгаралар, йомырка, он һәм тоз кушып, яхшылап болгаталар һәм, коймак кебек салып, әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Табынга каймак белән бирәләр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала