Журнал «Безнең мирас»

Айга кырын карама

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

 

2 август (шимбә). Сәфәр аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 14.36 сәгатьтә калка, 21.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы   15.59 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

 

Яман шешне кисәтү

Тырнак гөл, мәтрүшкә, бака яфрагы, каен бөресе, үлмәс гөл, кара аю баланы (бузина черная) чәчәге һәм җимеше, наратбаш, йорт үләне (спорыш), көтүче сумкасы, валериана, бөтнек, сары мәтрүшкә, нарат җиләге яфрагы, турак уты (толокнянка), тубылгы, әрекмән тамыры - онкологик чирләрне кисәтүдә кулланыла торган үләннәр. Шушы исемлектәге 5-6сын тигез микъдарда кушып, 1 аш кашыгы кушылманы ярты литр суда 3-5 минут пешерәләр, 30-40 минут төнәтәләр. 1,5 ай буе, көненә 4 тапкыр, ашарга 20 минут кала, бал кушып, яртышар стакан эчәләр.

 

3 август (якшәмбе). Сәфәр аеның 9нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 15.56 сәгатьтә калка, 22.01 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  15.55 сәгать.

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

 

Очкылык тотса

Диафрагма янындагы эчке әгъзаларның ярсуы нәтиҗәсендә, күп ашаудан, коры ризыктан, кысып торган киемнән баш миенә сигнал китә, диафрагма кыскара һәм кешене очкылык тота башлый. Озакка сузылган очкылык тоту яки аның еш кабатлануы үпкә яман шеше, инфаркт, кан тамырлары чирләре барлыгын күрсәтергә мөмкин. Очкылыкны басу өчен 1 стакан суны вак кына йотымнар ясап эчәргә яки лимон телеме суырырга була. Кайвакытта тирән сулыш алып, һава йоту да булыша. Гиппократ исә төчкереп карарга киңәш итә. Тиз-тиз итеп нинди дә булса тизәйткечне берничә тапкыр кабатлау да очкылыкны басарга мөмкин.

 

4 август (дүшәмбе). Сәфәр аеның 10нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 17.09 сәгатьтә калка, 22.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  15.51 сәгать.

Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

 

Сарымсаклы кефир

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, көн саен 1 стакан майсыз кефирга вак кына туралган 1-2 бүлем сарымсак һәм 1 аш кашыгы эремчек кушып эчү файдалы. Сарымсак йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан тамырларын чистарта. Кефир һәм эремчек аксымы йөрәк өчен төзү материалы булып тора.

 

5 август (сишәмбе). Сәфәр аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.11 сәгатьтә калка, 23.21 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  15.47 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

 

Шифалы каһвә

Ютәлләгәндә, бронхит һәм астма интектергәндә, йөрәк авыртканда, мондый каһвә эчү файдалы. Газ мичендә имән чикләвекләрен кызарганчы кыздырып алалар, төеп, каһвә кебек пешерәләр, сөт һәм шикәр кушып эчәләр.

 

6 август (чәршәмбе). Сәфәр аеның 12нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.54 сәгатьтә калка, 23.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.44  сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

 

Гөлҗимеш сихәте

Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 5 гөлҗимешне изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр. 4-5 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Өчкә бүлеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 4-5 атна.

 

7 август (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 13нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 19.19 сәгатьтә калка, 0.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  15.40 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

 

Баллы су

Тирене тукландыру һәм җыерчыкларны киметү өчен, көн саен йоклар алдыннан баллы су белән юынырга киңәш итәләр: 1 аш кашыгы бал 2 стакан җылы суда эретелә. 15 минуттан соң битне җылы су белән чайкыйлар.

 

8 август (җомга). Сәфәр аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.38 сәгатьтә калка, 1.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы   15.36 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

 

Сарымсаклы кыяр

4 кг кыяр, 1 стакан үсемлек мае, дүрттән өч стакан шикәр, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1-2 баш сарымсак, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә кирәк. Кыярны һәм сарымсакны түгәрәкләп турап, барлык ингредиентларны өстиләр дә, яхшылап болгатып, 2 сәгать тоталар. Аннары 700 граммлы банкаларга тутырып, 15 минут стерильләштерәләр дә, калай капкач белән ябалар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру