Журнал «Безнең мирас»

Рифат Сәлах. Тимер юл

Келтер-келтер поезд чаба,
Без ятабыз вагонда.
Ә тимер юл артта кала,
Артта туган ягым да...
Кая илтер тимер юл дип,
Кайгырасы юк бер дә.
Тимер юлның басмалары,
Охшаш безнең гомергә.


Чаба поезд келтер-келтер,
Карамыйча бернигә.
Мең түгел шул безнең гомер,
Бер генә ул,
Бер генә!
Артка кайту мөмкин түгел,
Китсәң ялгыш юллардан.
Язмыш сайлау ихтыяры
Үтте безнең куллардан.
Көтә безне кайлардадыр
Тимер юлның азагы:
Әллә җәннәт каршы алыр,
Әллә тәмуг газабы?
Фото: pixabay

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Рифат Сәлах Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру