Музейларыбыз Уку өчен 1 минут

Сырлы бәләк

Сырлы бәләк ярдәмендә хатын-кызлар кер үтүкләгән. Озын­ча агачның бер очында тоткыч урнашкан, бер ягында аркылыга түгәрәкләнгән сырлар ясала, ә икенчесенә төрле бизәкләр төшерелә. Кул белән сыгылган к...

Сырлы бәләк ярдәмендә хатын-кызлар кер үтүкләгән. Озын­ча агачның бер очында тоткыч урнашкан, бер ягында аркылыга түгәрәкләнгән сырлар ясала, ә икенчесенә төрле бизәкләр төшерелә. Кул белән сыгылган керне уклауга чорнаганнар һәм сырлы бәләк бе­лән тәгәрәткәннәр.Керне шулкадәр тә­гәрәткәннәр ки, әйбәтләп юылмаган киемнәр дә чистарганнар.


Этнографлар сырлы бәләкләргә тө­­шерелгән бизәкләр ярдәмендә аны нинди халыкка һәм кайсы төбәккә хас булганын әйтә. Славян халыкларында сырлы бәләк уен коралы булып та кулланылган. Аның өчен бәләкне кыс­карак, сырларын очлырак ясаганнар, ә көй матуррак чыксын өчен бер кырыеннан тишек тишкәннәр. Хәзер дә кайбер халык оркестрларында андый уен кораллары очрый.



Фотолар ТРның Милли музее фондыннан
#Гүзәлия Җәләлева #Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи