Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Ләбиб Лерон. Синең барлыгыңа сөенеп

Ләбиб Лерон. Синең барлыгыңа сөенеп

Чын СөюнеңБар икәнен белгәч,Гел яшисем килә - сөелеп...Җилдәй җилеп, гөлдәй көлепЯшим -Синең барлыгыңа сөенеп!Чын СөюнеңСин икәнен белгәч,Иркәләндем - Сиңа сыенып...Иртәләрем-кичләремдәЯшим -Синең бар...

Чын Сөюнең
Бар икәнен белгәч,
Гел яшисем килә - сөелеп...
Җилдәй җилеп, гөлдәй көлеп
Яшим -
Синең барлыгыңа сөенеп!
Чын Сөюнең
Син икәнен белгәч,
Иркәләндем - Сиңа сыенып...
Иртәләрем-кичләремдә
Яшим -
Синең барлыгыңа сөенеп!
Чын сөюнең
Без икәнен белгәч,
Йолдыз яуды җанга - сибелеп...
Бәхет кошын тоткан кебек
Яшим -
Синең барлыгыңа сөенеп!
#Ләбиб Лерон #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи