Журнал «Безнең мирас»

Раил Нургалиев "Манзара"да кем җиңәчәген фаразлады

Көрәш буенча дөнья чемпионы Раил Нургалиев “Манзара” бәйгесендә Татарстан көрәшчеләре җиңәчәген фаразлады һәм үзенең дә җиңүче булырга исәбе барлыгын әйтте. Ә чит төбәк һәм илләрдән киләчәк көрәшчеләр белән ул инде очрашкан икән.

“Бәйгедә катнашучы көндәшләр барысы да көчле. Минемчә, чит ил көрәшчеләренә караганда, Татарстанныкылар көчлерәк. Алар арасында 4-5 көчле көндәш бар. Һәркем дә бәйгедә җиңү яулый ала, һәрбер көрәшченең мөмкинлекләре тигез. Минем исәп – бары тик җиңү яулау”, – диде Раил Нургалиев.
Көрәш 130 кг кадәрге бер авырлык үлчәвендә алып барылачак. Анда барлыгы 32 көрәшче катнашачак. “Манзара” бәйгесендә чит илләрдән (Казахстан, Молдавия, Үзбәкстан, Таҗикистан) көрәшчеләр катнашачак.
Раил Нургалиев сүзләренчә, 130 кг көрәшчеләр булу аны куркытмый, чөнки ул аннан да авыррак үлчәүдәге көрәшчеләр белән бил алышкан. Хәтта бәйгедә катнашучы чит ил көрәшчеләренең күбесе белән аның келәмдә инде очрашканы да бар икән.
Көрәшчеләрнең кем белән кем көрәшәсе бәйге вакытында җирәбә белән ачыкланачак.
Күренекле җырчы Римма Никитина исә “Манзара”ның спорт белән музыканы берләштергән бердәнбер проект булуы турында җиткерде. “Бу проект тормышымда зур үсеш ясады. Декабрь аенда мин Санкт-Петербург шәһәрендә продюсер белән контракт төзедем. Ул мине “Манзара” проектында чыгыш ясаган вакытта күреп алган. Бу минем өчен “бәхетле билет” булды. Мин әлеге проектка рәхмәтлемен”, – диде Римма Никитина.
Аның сүзләренчә, “Манзара”ның киләчәге зур, чөнки ул кызык, аның үсеше күренә. "Бәлки киләсе елда чара “Татнефть арена”да узар әле", - диде Римма.
“Манзара” проекты 2019 елның 19 гыйварында Казанның цирк аренасында узачак.
Чараның музыкаль өлешендә Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Нурзадә, Иван Громов, Динар Шәймәрданов, Римма Никитина кебек танылган һәм күренекле артистлар чыгыш ясаячак.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру