Татар гаме Уку өчен 3 минут

Җәлил эзләре Мостафа музеена илтә

Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылы гүзәл табигате һәм борынгы тарихы белән кызыклы. Авылның исемен ишетүгә үк, иң беренче күз алдына халкыбызның олуг улы, милләте өчен каһарманнарча җанын биргән шагыйрь Муса Җәлил килеп баса. Мостафа сулыгында ул кызу җәйләрен су коенган, киң болыннарында уйнап үскән, кышларын карлы сукмакларыннан йортына утын ташыган. Нәкъ менә шулар беренче шигырьләренең илһам чыганагы да булып торгандыр. Кыскасы, нәкъ бу җирдә булачак шагыйрьнең балачак кайтавазы калган.

 

«Хәзерге көндә музей авыл һәм район тормышында, туризм өлкәсендә мөһим урын тота».

 

 

Муса Җәлилнең беренче мемориаль музееның туган ягында ачылуы да – табигый хәл. Хәзерге көндә аның эшчәнлеге ни рәвешле алып барыла? Авыр вазгыятьтә музейга туристлар киләме? Әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләп, музей мөдире Нәфисә Фатыйх кызы Гобәйдуллина белән әңгәмә кордык.

 

– Нәфисә ханым, музей ачылу тарихын сөйләп китсәгез иде. Аның ачылуына нинди шартлар китерде?

 

– Мостафа авылындагы Муса Җәлилгә багышланган музей – Оренбург өлкәсендә бердәнбер. Аның тарихы 1960 елда укытучыларның һәм тарихны өйрәнүчеләрнең мәктәптә Муса Җәлилгә багышланган музей почмагы булдыруларыннан башланып киткән. Бу чорда шагыйрьнең иҗатына һәм тормышына игътибар аеруча арткан: авылга журналистлар һәм язучылар килгән, Муса Җәлил белән бәйле истәлекле урыннар, аның шәхси әйберләре өйрәнелгән, якыннарыннан мәгълүмат җыелган. Авыл советына һәм шулай ук мәктәпкә музейга кагылышлы тәкъдимнәр язылган хатлар килә торган. Бу бина еллар дәвамында төрле үзгәрешләр кичергән. 1974 елдан исә музей яңартып төзелгән авыл мәдәният йортына күчерелгән. Ә инде 1991 елда Мостафа музеена, Муса Җәлилнең исемен, батырлыгын һәм иҗатын мәңгеләштергән өчен, «Халык музее» исеме бирелгән. («Халык музее» ул – халык хәтерен һәм татар халкының мирасын күрсәтә торган мәдәни киңлекләр өчен гомуми исем, еш кына бу исем зур булмаган як, авыл музейлары яки җирле тарихка, традицияләргә һәм реликвияләргә багышланган экспозицияләргә бирелә. – А.С.) 2000 нче елларда музейда яңа экспозиция булдырылган, Оренбург өлкәсе хакимияте һәм Татарстан хөкүмәте катнашында зур реконструкция эшләре алып барылган һәм Муса Җәлил һәйкәле ачылган.

 

 

Муса Җәлил хәрби дусты белән. Мәскәү. 1942 ел башы

 

 

Хәзерге көндә музей авыл һәм район тормышында, туризм өлкәсендә аеруча мөһим урын алып тора. Башка төбәкләрдән килгән кунакларга, студентларга, мәктәп укучыларына төрле экскурсияләр уздырыла. Өлкәнең экс-губернаторы Юрий Берг һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, заманча технологияләр кулланылган интерактив экспозицияләр эшли башлавы да музейга уңай йогынты ясады. Хәзер бинада өч зал эшләп килә. Беренче зал нәни Мусаның балачагы, ул замандагы Оренбург губернасы һәм авыл тарихына багышланган. Икенчесендә шагыйрь иҗатының кызган чоры – комсомолда эшләгән вакыты, беренче шигырьләре, ул оештырган «Кызыл чәчәкләр» балалар клубы, Татрабфакта укыган мизгелләре тасвирланган. Өченчесе – шагыйрьнең үлемсез мирасы һәм соңгы еллары турында. «Моабит дәфтәрләре»нең күчерелмәсе дә биредә саклана.

 

– Музей ачу турындагы уй кемнең инициативасы һәм ярдәме белән барлыкка килгән?

 

– Укытучы Габдрахман Халиулла улы Әбүзәров Муса Җәлил белән таныш, «Кызыл чәчәкләр» түгәрәгендә катнашып, аның белән аралашкан кеше булган. Мәдрәсәне тәмамлагач, Габдрахман абый совет мәктәбендә беренче укытучы булып хезмәт куйган. Авылга килгән кунакларга Муса Җәлил хакында сөйләп, истәлекләре белән бүлешеп, ул йөргән урыннарны күрсәтеп, хәленнән килгәнчә бу мөһим эшне башлап җибәргән. Әлеге изге эштә аңа Мостафа мәктәбе коллективы һәм шулай ук укучылар да ярдәм иткән. Язучылар, шагыйрьләр, тарихчылар да читтә калмаган, алар шагыйрь хакында истәлекләр язганнар, китапларын бүләк иткәннәр. Акрынлап шагыйрь турындагы материаллар, тарихи чыганаклар баетылган. Ул вакытта Муса Җәлилне шәхсән белгән, аның гаиләсен күргән авылдашларыбыз да исән булган.

 

 

«Балаларның музей белән кызыксынуы аеруча куандыра».

 

 

– Нәфисә ханым, ә хәзерге көндә Мостафа авылында Җәлилләр гаиләсен хәтерләүчеләр бармы икән? Нинди кешеләр булганнар, ничек көн күргән алар?

 

– Кызганыч ки, авылда Җәлилләр, ягъни Җәлиловлар гаиләсен күргән-хәтерләгән кешеләр калмаган. Ләкин истәлекләр әле дә саклана. Мусаның әнисе Рәхимә ягыннан туганнары авылда муллалар булганнар. Аның карт бабасы Әхмәтҗан Рәмиев Мостафа авылына Эстәрлебаштан (Башкортстан) мулла итеп җибәрелгән. Ул Гарәбстанда белем алган, медицинаны өйрәнгән, бик белемле кеше булган. Бохара аша Россиягә кайтканда, үзе белән бик күп китаплар да алып кайткан. Аның уллары да мулла вазифасын үтәгән. Әнисе Рәхимәгә әйләнеп кайтсак, аны Мостафа абзыйга бик яшьли кияүгә биргәннәр. Мостафа Габделҗәлил улы Җәлилов шулай ук укымышлы шәхес булган, авылда үз кибетен тоткан. Аның бинасы 1975 елга кадәр кулланылышта булган, ләкин, кызганыч ки, хәзерге көндә сакланмаган. Күрәсең, ул вакытта аның кыйммәтен аңламаганнар. Муса Җәлилнең биографиясе хакында тыңлаганда, еш кына «ярлы крестьян гаиләсендә туган» дигән сүзләрне ишетәбез. Билгеле, авылда кибет тоткан гаилә ярлы була алмый. Мостафа Җәлиловның ишле гаиләсе өчен ике катлы йорт сатып алуы да моның киресен раслый. Соңыннан, Оренбург шәһәренә күченгәч кенә, гаилә авыр тормыш кичерә башлый. Җәлиловларның нәсел җебе олуг шәхес, актер һәм режиссер Хәлил Әбҗәлилов белән тоташканы да билгеле.

 

 

Музейның беренче залы Муса Җәлилнең балачак еллары белән таныштыра.

 

 

– Җәлиловларның туганнары һәм якыннары музей оештыруга һәм аның фондын тутыруга нинди өлеш кертте?

 

– Музей фондының күп өлеше туганнарының истәлекләре, замандашларының сөйләүләре нигезендә тупланды дип әйтергә кирәк. Музей оеша гына башлаганда, авылга Ташкенттан Муса Җәлилнең бертуган абыйсы Ибраһим кайтып йөргән. Аның зиратта бабаларының каберләрен карап йөргәнен авыл кешеләре әле дә хәтерли. Мәдәният йортында музей ачылгач, шагыйрьнең бертуган сеңлесе Хәдичә апа китаплар һәм фотосурәтләр бүләк иткән. Соңгы елларда кызы Чулпан ханым фотолар тапшырды. Бишкәк шәһәреннән Мостафа авылына Ибраһим Җәлиловның архивы кайтуы да музей өчен әһәмиятле вакыйга булды. Аның Муса Җәлилнең исемен һәм иҗатын мәңгеләштерү өчен зур эш башкарганлыгы һәм язучылар белән хатлар алышканлыгы билгеле.

 

 

Муса Җәлилнең абыйсы Ибраһим белән Зөбәйдәнең туй көненә багышлап язган шигыренең кулъязмасы. 1922 ел

 

 

– Музейда шагыйрьнең нинди шәхси әйберләре, нинди кыйммәтле экспонатлары саклана?

 

– Экспонатлар шагыйрьнең шәхесен төрле яктан ачу функциясен яхшы үти дип саныйм. Һәрберсе мөһим һәм кызыклы! Мәсәлән, Муса Җәлил нәселенең истәлекле әйберләреннән агачтан ясалган юл чемоданын, борынгы тастымал һәм җиз комганны күрсәтергә мөмкин. Алар шагыйрьнең безнең авылда яшәгән ике туганында сакланган. Күп кенә фотосурәтләре, кулъязмалары, «Моабит дәфтәрләре» һәм башка китаплар – бездә барысы да бар.

 

– Кайсы аеруча кызыклы һәм зур игътибарга лаек дип саныйсыз?

 

– Иң кыйммәтле нәрсә – Муса Җәлилнең кулъязмасы. Ул – 1922 елны Ибраһим белән Зөбәйдәнең туйларына язылган котлау шигыре. Игътибарны шулай ук өч фотосурәткә юнәлтергә кирәк: 1927 елны Рәхимә апа кызы Хәдичә белән төшкән фотосурәт, баһадир Мусаның хәрби формадагы фотосы һәм 1942 елны Мәскәүдә үзенең хәрби иптәше белән төшкән фотосурәт.

 

– Нәфисә ханым, музейда барлыгы ничә әйбер саклана?

 

– Хәзерге вакытта музейда 1250 экспонат исәпләнелә, калганнары – ярдәмче фонд. Барлыгы 2000гә якын әйбер.

 

– Оренбургта гына түгел, бөтен татар дөньясында беренче музей булу зур җаваплылык өстидер?

 

– Әлбәттә! Иң беренче чиратта, туган авылында ачылган музей буларак. Безгә «Җәлил эзләре» буйлап киләләр, әлеге кунаклар шагыйрьнең иҗаты белән таныш һәм аларның аның тормышы турында да беләселәре килә. Бөек шагыйрьнең туган ягын күрү теләге аеруча көчле. Музейга башка милләт вәкилләре, яшь гаиләләр, балалар да килә. Музеебыз юл өстендә торгач, безгә керүе дә бик җиңел, юлчылар моны яхшы белә.

 

– Хәзерге көндә фондны тулыландыру эшләре алып барыламы?

 

– Муса Җәлил мирасын саклаган экспонатларны эзләү дәвам итә. Мәсәлән, күптән түгел миңа әтисе Мостафа Җәлилов кибетенең тәрәзә капкачын табу бәхете елмайды. Ул да музейда үз урынын табар дип уйлыйм.

 

– Нәфисә ханым, Муса Җәлил мирасы белән кызыксыну географиясе киңме?

 

– Без туристик фирмалар белән дә хезмәттәшлек итәбез. «Ак калфак» оешмасы белән дә һәрдаим элемтәдә торабыз. Оешма кысаларында Ишембай, Күмертау һәм Ярмәкәйдән дә кунаклар килде, Башкортстаннан да туристлар күп. Җәен исә Татарстаннан килүчеләр арта. Бигрәк тә Азнакай, Яр Чаллы, Казан, Арча һәм Әтнә якларыннан киләләр. Язучылар, шагыйрьләр һәм журналистлар да актив. Мәсәлән, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов һәм Рөстәм Галиуллинны аерып әйтергә мөмкин. Алар безгә Муса Җәлилнең кызы Люция ханымны да алып килделәр. Шулай итеп, ул әтисенең туган ягына беренче тапкыр кунакка кайтты. Зиратта булып, әбисе Рәхимә һәм нәселдәшләре рухына дога кылды. Әйтеп бетергесез хисләр кичерде, дияргә кирәк.

 

– Әңгәмә өчен зур рәхмәт Сезгә! Музейга игътибар тагын да артсын, кызыксыну кимемәсен дигән теләктә калабыз!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи