Шәриф Хөсәен улы Байчура – ХХ гасыр башында актив эшчәнлек алып барган татар журналисты, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. Бу шәхес танылган шагыйрьләр, прозаиклар белән якыннан аралашкан, алар белән булган күрешүләрне истәлек итеп ак кәгазьгә теркәп калдырган.
.jpg)
Журналист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Байчура.
Шәриф Байчураның язма мирасы бүген ышанычлы кулларда саклана – журналистның шәхесенә, эшчәнлегенә, аның гаиләсенә (хатыны − татар табибәсе Әминә Алимбәк, улы − тел галиме Үзбәк Байчура) караган материаллар Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә урын алган. Укучыга тәкъдим ителәчәк язмабыз да нәкъ менә Байчура тупланмасыннан алынды. Әлеге мәкаләдә журналист мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукай турындагы истәлекләре белән уртаклаша.
Гөлнирә Хөсәенова
Тукай үз дәверендә татар җәмгыятенең алдынгы катлавына, аеруча яшьләргә, укучыларга һәм, гомумән, төрле катлаулардан чыккан демократик интеллигенциягә зур йогынты ясап торды. Ул вакыттагы татар җәмгыятенең әнә шул катлаулары Тукайны, Пушкин сүзләре белән әйткәндә, «Властитель наших дум» («Безнең фикерләребезнең хуҗасы») дип әйтә алалар иде. 1907-1908 нче еллардан башлап Казан мәдрәсә шәкертләре дә Тукайның газета һәм журналларда чыккан шигырьләрен, аерым җыентыкларын басылып чыгу белән сатып алып кайталар, почмак саен җыелышып яки ялгыз рәвештә укыйлар, шигырьләрнең аерым уңышлы урыннарын күбесе ятлап алалар, үзләренә шуннан күңел җимешләре табалар иде. Тукай үз шигырьләрендә ул вакыттагы татар яшьләренең күңел омтылышларын гәүдәләндереп сөйләп бирә, аларның киләчәкләренә юл сызып күрсәтә. Аның шигырьләре йогынтысы белән яшьләр тормыш планнарын үзгәртеп коралар: мәдрәсәне ташлап чыгу, русча уку, үзен халыкка файдалы хезмәткә әзерләү теләге белән яналар...
«Әнә, шагыйрь Тукаев!»
1907-1908 елның кышы. Казан мәдрәсәләренең берсендә укуым. Бер көнне шәкертләр арасында «Бүген татар театры була» дигән хәбәр таралды. Күбесе: «Их, барасы иде, ничек булса да барасы иде!..» – дип кабатлый. Якын иптәшләремнән берсе миңа да театрга барырга тәкъдим ясады. Мин әле театрның нәрсә икәнен, анда нәрсә күрсәтүләрен дә рәтләп белмим. Ләкин күбесендә шундый омтылыш булгач, миндә дә театрга бару дәрте кузгалды. Әмма ничек барырга, мәдрәсәдән кич белән ничек чыгарга? Чөнки мәдрәсәнең эчке тәртипләре буенча, кичен чыгарга, бигрәк тә театрга барырга һич рөхсәт ителми. Шулай да без өч шәкерт, күп уйлый торгач, ничек чыгып китү турындагы мәсьәләне биек койма аша күрше ишегалдына төшү һәм шул ук юл белән кайтып китү планын төзү белән хәл иттек һәм өчәүләп театрга барырга булдык. Ләкин тагын бер бәла: безнең өчәвебезнең барлык акчасын бергә кушкач та, өч билет алырга тулып җитми иде. Арабыздагы бер иптәш элек тә театрларга баргалаган, шомара төшкән җегет булып чыкты: «Бөтен акчагызны миңа бирегез, үзем җаен табармын», – диде.
Без шулай юлга чыгып, дүрт катлы мәһабәт бер йортка килеп җиттек. Теге иптәшебез алдан кереп китте. Бераздан ул, чыгып, икенче иптәшне дә алып керде. Мин әле тагын көтәргә тиеш булдым. Көн шактый салкын, тик кенә басып тора башлагач, эчкә суык үтә, бишмәт юка.

Шәриф Байчураның кулъязмасы.
Ләкин театрга керү дәрте суыкка да түздерә. Өсләренә җылы пальто кигән ирләр, муеннарына мехлар ураган хатын-кызлар килеп, тукталып тормыйча, театрга кереп китәләр. Аларның кайберсе миңа да күз салып үтә. Алар, бәлки, бернәрсә уйламый торганнардыр, ләкин миңа: «Беләбез эшеңне, театрга билетсыз керергә чамалап торасың!» – дип әйтерләр кебек тоела.
Бераздан иптәшем, чыгып, мине дә алып кереп китте. Менә мин беренче тапкыр татар театрында! Безгә, беренче тамашачыларга, бигрәк тә күптән түгел авылдан килүчеләргә монда бөтен нәрсә яңа, искиткеч, хәйран калырлык булып күренә. Бу театр бинасы ул чакта «Новый клуб» дип йөртелгән урында, хәзерге Горький урамындагы Волга номерларында урнашкан иде. Бүген «Сәйяр» труппасы азәрбайҗанлылар тормышыннан алып язылган «Мөсибәт Фәхретдин» драмасын куя икән.
Спектакль башланырга бераз вакыт бар әле. Халык фойеда, партерга керү юлларында өзлексез йөреп тора. Кайберәүләре урыннарына урнашкан. Без, бер кырыйдарак торып, халыкны тамаша итәбез. Яшьләрнең күпчелеге костюмнан, хатын-кызларның да шулай ук күбесе европача киемнәрдән, ләкин яланбашлылар бик сирәк: ирләр кәләпүштән, хатын-кызлар калфактан. Озын казаки кигән урта яшьтәге ирләр һәм шәл бөркәнгән абыстайлар да беркадәр бар. Шул арада янымдагы иптәшем, фойедан партерга кереп баручы бер җегеткә күрсәтеп: «Әнә, шагыйрь Тукаев!» – диде.
Мин сискәнеп киткән кебек булдым. Шагыйрьгә зур дикъкать белән карыйм. Кечерәк кенә буйлы, үткен карашлы, әле яшь кенә бер җегет. Өстенә кара костюм кигән, ак яка куйган, җиң очларыннан хәтта манжетлары да күренеп тора. Без, «театр куяннары», Тукай белән барып күрешү, танышу уен, әлбәттә, башыбызга да китерә алмадык. Чынлап әйткәндә, әле ул вакытта андый күрешү, танышуларның рәтен дә белми идек. Спектакль дәвамында Тукайны тагын берничә тапкыр күрдек. Ул күбесенчә ялгыз йөри иде. Шулай да бер тапкыр Габдулла Кариев белән үтеп киткәнен күрдек. Безнең күңел сәхнәгә текәлде. Г.Кари, С.Гыйззатуллиналарның искиткеч бер отышлылык белән уйнауларына багланып калды.
«Сине үтәли күргән кебек үткер, көчле карый иде...»
Икенче бер вакытны мин «Болгар» номеры яныннан үтеп барам. Шуңа якын гына булган «Юл» китап магазиныннан минем каршыма ук Тукай килеп чыкты. Бу аның «Ялт-Йолт» журналы редакциясеннән чыгуы булса кирәк, чөнки ул журналның редакциясе шул магазинда урнашкан иде. Тукай үзенең истәлекләренең берсендә: «...аның үзенең караган нәрсәсен үтәли тишеп чыгарлык күзләре булса иде...» – дип яза. Бу сүзләрдән шагыйрь үзендә андый сыйфатның булып җитмәвеннән пошынган иде. Ул сиңа караган вакытта синең йөрәгеңә караган шикелле, сине үтәли күргән кебек үткер, көчле карый иде. Тормышта шундый хәлләр була бит: кайбер кеше белән гомереңдә бер генә тапкыр очрашасың, ләкин бу очрашу синдә мәңгегә онытылмаслык тәэссир калдыра. Тукай турында да моны тулысы белән әйтергә мөмкин.
Мин борылып аның артыннан карап калдым. Ул йөргәндә вак атлап шактый тиз йөри, гәүдәсен төз тота иде.
«Милләт дип йөрүче ул татар торгашларыннан эрәт чыгамы соң?!»
Тукайның шигырьләрен ничаклы яратып укысам да, ул Казанда яшәгән елларны миңа да Казанда үткәрергә туры килсә дә, берничә тапкыр аның белән кыска вакытка гына очрашкан булсам да, ул исән вакытта аңа барырга, аның белән озаклап сөйләшеп утырырга туры килмәде. Аның соңгы елларында (1910-1913 нче елларда) мин инде мәдрәсәдән чыккан, типографияләрдә, редакцияләр һәм китап нәшриятлары тирәсендә төрле эшләр башкару белән дә шөгыльләнәм, ул вакыттагы журналистлар, яшь язучылар белән кайнаша идем. Ләкин Тукайда булырга туры килмәде. Бу, билгеле бер сәбәп булмаганда, тиктомал гына: «Мин Сезнең белән сөйләшеп утырырга килгән идем әле», – дип барып керүдән тартынудан, уңайсызланудан килгән булса кирәк.
Үзем аның белән турыдан-туры аралашмасам да, башлыча ике иптәш аркылы Тукай һәм аның тормышы турында беркадәр хәбәрдар идем.
1912 елда миңа Якуп Байбурин1 дигән бер иптәш белән еш кына очрашырга туры килде. Ул үзе Уфа губернасыннан бер бай булып, фикер ягыннан атасы белән килешә алмыйча, аны ташлап киткән, бу вакытта ярлы бер интеллигент булган хәлдә Казанда китап нәшриятлары (башлыча «Гасыр» китапханәсе) тирәсендә хезмәт иткәләп, шул ук вакытта русча укып, урта мәктәп өчен өлгерү аттестатына әзерләнә иде. Үзе бик мөлаем, бик иптәшлекле кеше иде. Ул Тукайга бик еш барып йөри, аңа төрле эшләрдә булышлык күрсәтә, аңа үзе әйтүенчә, ул Тукайның керләрен юдыра, хәтта аны мунчага да алып йөри иде. 1912 елның җәендә даими бер эшем булмаганлыктан, кайда булса да бер хезмәткә урнашырга йөргән вакытымда иптәш Байбурин мине Шәрык клубында уңайлы гына бер эшкә урнаштырыга тырышып карады, ләкин аның бу омтылышы уңышсыз чыкты. Чөнки ул мине урнаштырырга теләгән урынга клуб членнарыннан бер «тәрәккый пәрвәр» сәүдәгәр үзенең сөяркәсен урнаштырды. Шул уңышсызлык уңае белән, Якупның мондый фикер әйтүе исемдә калган: «Милләт дип йөрүче ул татар торгашларыннан эрәт чыгамы соң?! Син керәчәк урынга ул үзенең сөяркәсен алып куйган бит! Бер татар җегетенең эшләп укырга теләвенә әнә шулай булышлык күрсәтәләр бит алар! Әле моны гына әйтәсеңме! Тукайны дәвалануга, кымызга җибәрү эшендә дә шундый ук хәл. Барысы да: «Җибәрәсе иде, җибәрәсе иде...» – дип сөйләнәләр, ләкин шул эшне чынлап оештыруда берсе дә ныклап чара күрми, юкны лыгырдап йөрүдән узмыйлар».
Тукайның сүзчән кеше булмавы билгеле инде
Бер көнне мин хәзерге Спартак (ул вакытта Әрмәнский) дип аталган урамда 16 нчы йорттагы квартирыма кайтып барганда тагын Байбурин белән туры килештек. Юлыбыз бер юнәлештә булып чыкты. Ул да миннән ерак түгел җирдә – хәзерге Һади Такташ урамында 12 нче йортта тора икән. Без аның квартирына якынлашкач, ул үзенә кереп чыгарга тәкъдим итте. Барып кергәч, мин көтелмәгән бер хәл алдында калдым. Бу вакытта ул язучы Фатих Әмирхан һәм Кәрим Тинчурин белән берлектә өчәүләп берничә бүлмәле квартира алып, дүрт кешелек бер коллектив булып яшиләр икән. Дүртенче кеше Фатих Әмирханны күтәреп йөртүче һәм төрле йомышюлга йөрүче бер яшь татар егете иде. Без барып кергәндә, алар барысы да өйдә һәм алар янына Г.Тукай да килеп чыккан иде. Якуп мине учительлеккә әзерләнүче бер иптәш дип таныштырды. Тукайның сүзчән кеше булмавы билгеле инде. Шуңа күрә сүз башлыча Әмирхан белән ике арада барды. Якуп сүз арасында минем бер рус профессорына гарәп теленнән дәрес бирүемне әйткән. Фатих аганың: «Ууу... алай булгач, бу иптәш архипрофессор, ягъни профессорлар әзерләүче була икән», – дип шаяртуы һәм башкаларның да аңа кушылып көлүләре исемдә калган. Тукай белән сөйләшергә бөтенләй туры килмәде. Шушы елның көзендә, «Кояш» газетасы чыга башлагач, бу квартира хуҗалары «Амур» гостиницасына күченеп киттеләр.
«...түгәм яшем, итәм сәҗдә Ходайга мин»
Тукайга якын мөнәсәбәттә булып, аңа еш барып йөргән иптәшләрдән икенчесе – ул елларда «Тукай мәктәбе» буенча уңышлы гына шигырьләр язып килгән шагыйрь Габдулла Харис иптәш. Ул миңа Тукайга еш кына барганлыгын, аңарда бик озаклап утыруларын сөйли, аны бик хөрмәт итә. Тукайны үзенә остаз итеп саный иде. Г.Харисның шундый бер вакыйганы сөйләве исемдә калган: «Тукайның минем русча белмәвемә ышанасы килми. Ул кайбер шигырьләремнең, мәсәлән, «Сәҗдә» исемле шигыремнең эчтәлеге русчадан алынган булырга кирәк дип уйлый. Ничаклы ышандырырга теләсәм дә, әдәбият аңларлык дәрәҗәдә русча белмәвемне әйтсәм дә, ышанырга теләми». Аның «Сәҗдә» дигән шигыре менә шул:
«Йөзеп чиксез фәзада өй матурланса, бөтенләнсә,
Җитеп унбиш киче аның тәмам тулып көмешләнсә,
Тагын тирбәлсә күктә назланып йолдызлары берлә,
Ничек кем тирбәлә «дәрья» балык, кондызлары берлә.
Җымылдап зур, кечек йолдызлары күкнең көлеп торса,
Алар җирне көмешләтеп тәмам нурга күмеп торса.
Җәелгән булса дулкынлы болынлыклар, игенлекләр,
Бизәкләнеп чәчәкләргә ягылган булса инлекләр.
Көмеш көзге кебек һәрбер су өсте яртап ятса,
Суык чишмәләре дә һәм чырылдап, шалтырап акса,
Вә төннең төрле кошлары һаваларда очып торса,
Тонык нуры белән айда бөтен җирне кочып торса,
Тагын акырын гына җәйге, сөемле җил исеп торса,
Лепердәшеп агач яфракларын селкеп, сөяп торса,
Табигатьнең менә шундый җәмаленә2 әсир булып,
Күңел шул вакыт бер төрле кодсият3 нуры тулып,
Юнәләм дә мокаддәс4 кыйблага чын-чын уңайга мин,
Куям башым, түгәм яшем, итәм сәҗдә Ходайга мин.
Телим шул чакны сансыз күп теләкләремне Тәңремнән,
«Ходаем! Мәгърифәт кыл5 », – дим, орып анларны бәгъремнән».
Г.Харисның Тукай белән булган әлеге вакыйганы миңа сөйләве 1912 елның көзендә булды. Бу вакытта ул хәзерге Киров урамындагы, ул чакта «Ново-Оренбургские номера» дип йөртелгән гостиницада минем янымда тора иде. Икебезнең дә экономик як начар хәлдә, мин «Гасыр» китап нәшриятына Купринның кечерәк кенә бер хикәясен тәрҗемә итеп маташам, Харис исә үзенең шулчаклы язган шигырьләрен бер җыентык итеп бастырып чыгарыр өчен «Гасыр»га сатарга йөри. Безнең материаль хәл шул чиккә җиткән иде: гадәт буенча, гостиница хадимәсе иртә белән безгә самовар кертә, безнең исә икмәк тә, чәй-шикәр дә юк. Ләкин без, хадимәгә серне белдермәс өчен, аннанмоннан күмәч валчыклары җыеп, подноска салабыз, хадимә безне күмәч ашап чәй эчкәннәр икән дип уйласын, имеш. Чөнки безнең хәлнең бик «хөртилеген» белсәләр, гостиница хуҗасы тарафыннан безгә мөнәсәбәт начарланачак, «сер ачылачак», квартир өчен акча сорап кысрыклый башлаячаклар.
Шундый көннәрнең берсендә мин, эш юктан эш итеп, Г.Хариска Пушкинның «Цветок» һәм «Эхо» исемнәрендәге ике шигыренең эчтәлеген татарчага тәрҗемә итеп бирдем, ул аларны беркадәр авторлаштырып шигырьгә әйләндерде, һәм, минемчә, шактый уңышлы шигырьләр килеп чыкты. Шигырь «Кояш» газетасының 1912 елның 16 декабрьдәге 4 нче санында басылып чыкты.
Шуннан соң Харис тагын Тукайда була. Тукай аны: «Әйттем бит, син русча беләсең ич, яшереп йөргән буласың!» – дип бераз шелтәләп тә ала, «Тәрҗемәләрең уңышлы чыккан!» – дип мактап та куя. Ләкин Харис шигырьләрнең эчтәлеген икенче кеше тәрҗемә итеп биргәнлеген Тукайга әйтми.
«Беләсеңме, Тукайның хәле начар бит...»
1913 елның язы. Иске стиль белән 1 апрель көне. Г.Харис бу вакытта инде минем янымда тормый. Ул бу кышны Яңа Бистә мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли һәм шунда ук квартирага да урнашкан иде. Шул көнне ул миңа килә дә: «Беләсеңме, Тукайның хәле начар бит. Ахыр көннәре булырга охшый. Әйдә, аның янына больницага хәлен белергә барыйк. Кем белә, бәлки, ахыргы күрүебез дә булуы да мөмкин...» – ди.
Чыгып китәбез.
Урамда инде яз. Шәһәр урамнары кипкән. Табигатьнең иң матур чоры якынлашып килә, ләкин татар халкының сөекле шагыйре түшәктә үлем көтеп ята. Без, күңелсез уйларга чумган хәлдә, больницага килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Хәзерге Островский урамындагы Яшь тамашачылар театры бинасына каршы почмакта – Клячкин шифаханәсе. Дежур врачтан рөхсәт сорап, Тукай яткан палатага керәбез. Кечерәк кенә бүлмәдә ул үзе генә. Дежур сестра, без килер алдыннан гына берничә кешенең озак утырып киткәнлекләрен әйтеп, авыруны артык ялыктырмас өчен, безгә бик озак тормаска киңәш бирде. (Тукайның соңгы көннәрендә дә тынычлык бирмичә, аны борчып йөрүче ул кешеләр, аның әсәрләрен басу хокукын үз кулларында мәңгеләштерүче татар буржуа наширлары булган икән.)
Без бүлмәгә кергәндә, авыру, мендәрләргә сөялеп, ярым утырган, ярым яткан хәлдә иде. Ул бик ябыккан. Элекке җанлы, үткен Тукайның күләгәсе генә калган. Мондый шартларда аның белән җитди мәсьәләләр турында сүз алып барырга туры килми, әлбәттә.
Харисның:
– Кәефләр ничек, Габдулла әфәнде? – дигән соравына:
– Әйтерлек үзгәреш юк, беркилеш, – дип, әкрен тавыш белән генә җавап бирде.
Яз җитүе һәм һаваларның матурланып баруы хакында 15-20 минут сөйләшеп утырдык.
Ул, Хариска карап:
− Бер якын иптәшем бар дип сөйли идең, шушы иптәш була икән инде ул, – дип куйды һәм, бераз торгач, миңа карап:
− Без Сезнең белән таныш бит, Фатихта очрашкан идек, – дип өстәде.
Без, Тукайга тизрәк сәламәтләнүен теләп, саубуллашып чыктык. Ләкин аның хәленең соң дәрәҗәдә авыр икәне күренеп тора иде инде.
Икенче көнне шәһәрдә Тукайның үлү хәбәре таралды. Язманы басмага филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлнирә Хөсәенова әзерләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала