Татар халкының сөекле шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмовның тууына 80 ел тулды. Ул 1946 елда дөньяга килгән, үзеннән соң бай әдәби мирас калдырып, 2006 елда арабыздан китте. Юбилее уңаеннан Татарстан радиосы дулкыннарында берничә тапшыру яңгырады, аларның берсе шагыйрьгә кагылышлы фонд язмаларыннан файдаланып әзерләнде. «Мәдәни җомга» газетасын укучылар игътибарына нәкъ менә шул тапшыруны тәкъдим итәбез, чөнки анда Мөдәрис Әгъләмовның үз тавышы кергән язмалар урын алды.
Иҗади мирасын яңа буынга тапшыру таләп ителә
Тузга язган сүзләр генә калыр,
Дөрес сүзләр калыр безнең хакта, – дип язган иде Мөдәррис Әгъләмов.
Чыннан да адәм баласы бу якты дөньяда яшәгәндә фанилек тузаны арасында йөреп, төрле төс-килбәткә керә, аның турында төрле сүзләр йөри. Ә инде бакыйлыкка китеп, еллар үткән саен, әлеге тузаннар тарала һәм шәхеснең чын асылы ачыла. Менә без дә Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләренә салынган әнә шул асылын еллар үткән саен ачыграк аңлый барабыз. Аллаһы Тәгалә безгә никадәр олы шагыйрь биргән булган икән бит, дип төшенәбез. Аның фикере, хисе, әйткәннәре бүген, шушы буталчык заманда, безнең өчен зиһен һәм күңел ихтыяҗына – кыйбланамәгә әверелергә тиештер. Мөдәррис Әгъләм үзе исән вакытта да 1960-1980 елларда туып үскән милләттәшләребезнең зыялы катлавына көчле йогынты ясаган, аларның шәхес булып формалашуына этәргеч биргән шагыйрьләрнең берсе булды. Һәм менә ул калдырган рухи ризыкны бүген мәйданга чыккан буыннарга тапшыру таләп ителә. Монысы инде – безнең бурыч. Шуңа күрә дә шагыйрьнең әсәрләре радио эфирында даими яңгырап тора.
Радиобыз фондында, шулай ук хезмәткәрләребезнең шәхси архивлырында шагыйрьнең иҗатына багышланган тапшырулар, аерым әңгәмәләр, аның үз укуындагы шигырьләрнең язмасы шактый. Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган әлеге тапшыруда әнә шул мирас хәрәкәткә китерелде.
Тапшыру Мөдәррис Әгъләмовның 1970 елларда язып алынган аудиоязмасы белән ачылып китә. Биредә үз укуындагы шигырьләрен ишетергә була. Аннары 1990 елларда радиобызның ул чактагы баш мөхәррире Җәүдәт Дәрзаманның шагыйрь белән әңгәмәсеннән берничә өзек тәкъдим ителә.
Иҗат тәкъдире, шагыйрьнең бу җиргә килү максаты турындагы уйланулар танылган журналист Флера Низамованың Мөдәррис Әгъләмов белән әңгәмәсендә дә дәвам иттерелә. 2000 еллар башына караган бу аудиоязма да безнең радио фондында саклана, һәм, әйтергә кирәк, ул – Мөдәррис Әгъләмов биргән соңгы интервью. Аның кайбер урыннарын сайлап, кәгазъгә күчерик.
«Шагыйрьлек ул – иң зур җаваплылык»
– Шагыйрьлек Сезнең өчен нәрсә ул?
– Шагыйрьлек ул – миссия, шагыйрьлек ул – иң зур җаваплылык. Хәзер инде халык белемле, укый-яза белә, шуңа күрә, туган телен яхшы белсә, һәр татар баласы шигырь яза ала. Ныклап берничә ай шөгыльләнсә, язганнары күпмедер остара, аннары китап чыгара ала. Шуңа күрә дә безнең арада унбишәр китап чыгарган иптәшләр бар, тик бу әле шагыйрьлек түгел. Шагыйрьлек ул, әйткәнемчә, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән миссия. Хәтта табигатьтән бирелеп тә, Ходай тарафыннан иңдерелеп тә, шагыйрь була алмаган кешеләр бар. Болар – милләт алдындагы җаваплылыкны күтәрергә авырсынган кешеләр. Авырсына, чөнки аның татлырак, иркенрәк, рәхәтрәк яшисе килә. Әйе, әгәр дә син халык алдында шундый җаваплылыкны үз өстеңә алгансың икән, Ходай сиңа шундый миссия тапшырган икән, аны күтәреп бару бик авыр. Бик күп рәхәтлектән, бик күп мөмкинлектән, бик татлы нәрсәләрдән мәхрүм булып яшәргә туры килә. Менә шул вакытта инде үзеңнең бераз кимсенүеңне дә сизәсең. Әмма миссияңнең җаваплылыгын тоеп, ул кимсенүне җиңәргә кирәк. Нишләп әле, бу бит инде уртакул гына шагыйрь миннән әйбәтрәк яши дип, кешедән көнләшмәскә, хөсетләнмәскә, үзеңнең кем икәнеңне белеп эшләргә, үзеңнең кем икәнеңне белеп яшәргә кирәк. Әгәр дә шагыйрь үзенең кем икәнлеген белеп тә, әнә шул җаваплылыгын оныта икән, бу инде – уртакул шагыйрь, – дип җавап бирә Мөдәррис Әгъләмов.
Әлеге әңгәмәдә Флера Низамова Мөдәррис Әгъләмовка шәхси тормышына кагылышлы сораулар да биргән. Алар кызыклы да, гыйбрәтле дә.
– Сез озак еллар буе Казанда язучыларның Аккош күле буендагы наратлыкта урнашкан дачасында яшәдегез. Анда бит бернинди шартлар да юк, утын ягып торгансыздыр…
– Мин бит урманда үстем. Баскычтан йөгереп төшү белән, урманга кереп китә идек. Безне урман ачлыктан алып калды, җиләк-җимеш тә, дару үләннәре дә, гөмбә дә урманнан булды. Мин табигатьтә яшәргә җайлашып үскән кеше. Аккош күлендә дә мин 32 ел гөмбә җыйдым. Аннары элек утын ягы да иркен иде, анда урман чистарту бригадасы бар иде, аларга бераз «төртсәң», машинасы белән аударып китәләр. Хәзер ул йорт юк инде, ишелеп төште.
– Шунысы кызык: шул йорт ишелеп төшүгә, сезгә гомерегездә беренче тапкыр фатир бирделәр, әйеме?
– Мин бит ел саен язын-көзен ремонтлый идем ул йортны. Эчлим, тышлыйм, мичен яңадан чыгарам. Фатир алгач, анда ел буе барылмады, ремонтламадым. Ардыргандыр да, аннары җылыда да утырасы килгәндер, архивларны, китапларны әзерлисе бар иде. Барсам, ул инде җимерелеп төшкән. Әле һаман шулай карап торсам, тагын бер 30 ел хезмәт итәсе иде ул йорт.
– Мөдәррис абый, дөрес сүзме ул, фатир алганчыга кадәр сезнең хәтта паспортыгыз да булмаган? Паспортсыз да рәхәтләнеп яшәгәнсез дип сөйлиләр.
– Югалган иде шул. Мин аны якынча хәтерли идем, кайсыдыр районга баргач, кунакханәдә калды ул. Зәйдә тәрәзә төбендә калган булып чыкты. Казанда пропискам юк иде, аны кайда җибәрергә белмәгәннәр, ул 11 ел Зәйдә яткан. Зөлфәтнең хатыны Фирая төрле районнарга запрос биреп, эзләп тапты аны. Факс аша ул паспортның күчермәсен җибәрделәр, шуның нигезендә мин монда яңа паспорт алдым. Шуннан фатир бирделәр. Шундый әкәмәт булып алды инде. Әмма ул вакытта СССР Язучылар берлеге билеты бар иде бит. Кайда барсам да, паспрорт урынына шул йөрде. СССР Язучылар берлеге члены дигән билетның дәрәҗәсе гаять зур иде. Иҗат кешесенә хөрмәт булган. Шуннан файдаланып, хәтта уртакул гына язучылар да бик рәхәт яшәде ул чакта.
– Менә шул матди як турында сөйләгәндә, Сезнең Тукай премиясе алуыгыз искә төшә. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, Сез премия алган елны акчаның бәясе бөтенләй калмады бит, нәрсәгә җитте ул премия, ни алырга?
– 1992 елда бирелде Тукай премиясе. 20 мең сум, ягъни машина бәясе иде. Ә инде акчасын 1993 елның февралендә генә алдык. Мәдәният министрлыгыннан хат килде, килеп алырга чакырганнар. Ул вакытта «Шәһри Казан» газетасында эшли идем, 800 мең сум хезмәт хакы ала башлаган идек. Миллионнар заманы җиткән иде. Бервакыт Нәҗибә белән Кремль урамыннан барабыз. Өйдә акча беткән чак иде. Кайсы редакциядән гонорар аласы бар соң әле, дип сөйләшеп киләбез. Нәҗибә әйтә, теге 20 меңне алыйк әле, ипи-сөткә булса да ярар иде, ди. Кереп киттем Кремльгә. Аны тиз генә актарып таптылар да, 17 мең акча бирделәр. Өйгә кайтып җиткәндә, урамда бер абзый сыер башы сата. 15 меңгә бирәм ди...
– Бер Тукай премиясе!
– Шуннан Нәҗибә аны кайнатып, дөге кушып бик әйбәт тушенка ясады. Кыш буе рәхәтләндек инде шуңа. «Тукай премиясен ашыйбыз!» – дип көлешә торган идек…
***
Бу, әйткәнебезчә, шагыйрьнең радиога биргән соңгы интервьюсы. Гомеренең соңгы мизгелләре якынлашканын үзе дә бәлки тойган чагы булгандыр. Һәм менә шул әңгәмәне шагыйрь үзенең «Еракка китеп кара» дигән шигыре белән тәмамлаган:
...Үз халкыңның киләчәген,
Үткәнен, бүгенгесен;
Кайгысының, шатлыгының
Зурлыгын белер өчен
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара!
Мөдәррис Әгъләмов дигән шагыйрь иҗатының зурлыгы да, тирәнлеге дә, ераккарак киткән саен, ныграк аңлашыла барачак әле.
Әлеге радиотапшыруның язмасын тыңлап, шагыйрьнең фикерләрен үз авызыннан ишетик. 16+
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала