Япониянең Токио шәһәреннән Әлмәт төбәгендәге мөселман кардәшләре белән очрашуга килгән Алия ханым Яхшы гыйбрәтле язмышлы кеше. Мин шәһәр җәмәгатьчелеге белән очрашу башланыр алдыннан аның белән берникадәр үземне кызыксындырган сораулар бирдем. Ул җаваплар укучыларыбызга да кызыклы булыр дип исәпләдем.
— Алия ханым, Сезне нинди җилләр ташлады Япониягә?
— Гасырның болгавыр елларында күп татар Себер аша Кытайга күченде. Минем ата-аналарым да төянеп шул тарафка кузгалганнар. Юлның һәммә ачы-төчесен татыганнар алар, Кытайга җиткәндә бер тиен акчалары, бер тәгам ризыклары калмаган, өс-башлары да төкәнгән булган. Бераздан кояш чыгышы иленә – Япониягә юл тотарга карар кылганнар!
Япон халкы эш ярата. Минем әти-әниемне японнарның менә шул ягы тарткан. Килеп төшкәч, кулдан килгән, булдыра ала торган һәммә эшкә тотынганнар. Аз-азлап кулга акча керә барган. Ул берникадәр туплангач, өй сатып алганнар. Әти-әниләремне фәкыйрьлек баткагыннан кием эше коткарган. Алар мине яшь чагымнан ук кием кисү эшенә өйрәттеләр. Бик ярап куйды бу һөнәр. Аның аша михнәт күрмәдем, мал-мөлкәтле булдым.
— Алайса, япон халкын киендердегез инде.
— Әйе, шулай дип әйтә аласыз. Яраталар японнар кием кисүчеләрне, аларга аерым бер хөрмәт белән карыйлар. Өемнән бервакытта да кеше өзелмәде.
— Алия ханым, Сез татарча искиткеч матур сөйләшәсез. Ничек телне шулай матур итеп саклый алдыгыз?
— Минем әтиләрем Япониягә күченгән чакта аларның үз араларында Русиядә белем үзләштергән мөгаллимәләр дә булган. Мине татар теленә Саимә ханым Касыйм укытты. Оркыя ханым Мөхәммәди исә татарчадан тыш урыс теле белеме дә бирде. Мин Оркыя ханымнан урысчаны һәйбәт кенә өйрәнгән дә идем, ләкин соңыннан сөйләшергә генә форсат табылмады. Мин яшәгән төбәктә якын-тирәбездә ул телдә сөйләшер кеше юк иде. Хәзер аңлыйм үзе, тик сөйләшә генә алмыйм.
Безне япон һәм инглиз телләренә аерым-аерым мөгаллимәләр укытты. Башка фәннәрдән дә мәгълүматлар алдым. Әйтергә онытканмын икән, мәктәбебезне шул күмәкләшеп яшәгән татарлар төзеде. Сигез сыйныф белем алдым мин, җитәрлек күләмдә дин гыйлеменә дә өйрәндем. Коръәнне рәхәтләнеп укыйм.
Алган белемебез заманы өчен аз булмаган. Арабызда эшмәкәрләр дә, докторлар да, инженерлар да бар. Әмма берсе дә японнар арасында кайнап, телен онытмады. Без гел бергә булырга, аркадаш яшәргә тырыштык. Аннан соң шунысы бар: Төркиядәге кардәшләр белән мөнәсәбәтләр нык булды безнең. Теләсәң ул илгә барып килеп була. Андагы татар кардәшләребез дә Япониягә төрле эшләр белән килеп чыга иделәр. Без, әлбәттә, алардан төркичә язылган китаплар алып килүләрен сорый идек. Безне әнә шул латин хәрефләре белен язылган китаплар яшәтте. Латин хәрефләре димәктән, сез кириллица белән язасыз, укыйсыз. Ә бит латин алфавиты татарлар өчен гаять уңай. Анда телнең барлык үзенчәлекләрен бирү өчен һәммә нәрсә дә бар. Икенчедән, әгәр дә сез латин алфавитына күчсәгез, безнең аралар тагын да якынаер иде. Без дә сездә басылган китапларны рәхәтләнеп укый алыр идек.
— Япония кебек туган төбәктән, мөселман дөньясыннан ерак илдә телеңне генә түгел, татарлыгыңны саклап калу да җиңел эш түгелдер. Килешәсезме?
— Әйе, килешәм, җиңел түгел. Ләкин безне рухи якынлык саклады. Без озак еллар дәвамында сөйләнешүдәге алыш-бирешне бары тик үз арабызда гына башкардык. Кызлар алдык, кызлар бирештек. Ләкин соңгы елларда Япониядәге татарларның бер өлеше башка илләрдән күченә, чит илләрдә укыган егет-кызларыбыз шул илләрдә төпләнеп кала башлагач, бу алыш-бирешнең төсе китте. Шулай да өметне өзмәдек. Кызлар-егетләрне Төркиядәге кардәшләребездән ала башладык. Бер татар егете сезнең Русиядән килеп төште. Без моңа чиксез шатландык. Ләкин бу чаралар гына коткара алмастыр, ахры, безне. Кызларыбыз чикләү-тыюларга да карамастан, япон егетләренә карый башладылар, егетләребез дә япон кызларына күз төшергәлиләр. Хәзер без Япониядә аз калып барабыз. Шуны да уйласаң, хәлебез чыннан да шәптән түгел.
— Хәлегез, әйе, җиңелдән түгел икән. Болай булгач, мәктәбегез дә эшләми торгандыр инде.
— Дөрес, эшләми. Япон мәктәпләре конкуренциясе зур. Балаларыбызга татар телен бары тик гаиләдә генә бирәбез бүген. Кем ничек булдыра ала инде. Күбесенчә бу үзара аралашуга, гади сөйләшүгә генә кайтып кала.
— Алия ханым, гаиләгез хакында кыскача мәгълүмат биреп китсәгез иде.
— Мин татар егетенә чыктым. Ирем бик әйбәт кеше булып чыкты. Сөенечле тормышта яшәдем. Башта улыбыз, аннан кызыбыз туды. Тик, кызганычка каршы, кызым 5 яшендә авырып вафат булды. Улым Сәгыйть исемле. Аны 9 яшендә Төркиядәге сеңелемә озаттым. Сеңелем аны бик яхшылап карады, укытты, кеше итте. Улым бүген 46 яшендә. Табиб булып эшли, бик сирәк очрый торган һөнәр иясе – нейрохирург. Улым минем кебек үк бик һәйбәт татарча белә. Киленем дә татар. Оныкларым да татарча сөйлиләр. Төрек теле – безнең кардәш тел. Аны үзләштерсәң, татар теле онытылмас. Шуңа да улым аларны төрек мәктәбенә бирде.
— Алия ханым, Сезнең арада дингә мөнәсәбәт ничек? Сездәге татарлар дин тоталармы?
— Тоталармы дип... Әлбәттә, тоталар. Заманында японнар ярдәме белән мәчет салынды. Анда йөрергә теләгән кеше кереп гыйбадәт кылып чыга. Тик соңгы вакытларда аңа йөрүчеләр азайды шул. Мәчет үзе дә бик искерде, тузды. Хәзер аның урынына төрек хөкүмәте ярдәме белән яңа мәчет салыначак.
— Татарстаннан алган тәэсирләрегез ничек?
— Тулаем уңай дияргә була. Шулай булмыйча хәле юк. Безгә бит биредә һәммә нәрсә яңа. Әти-әниләремнең соңгы теләкләрен үтәдем мин: изге туфракка аяк бастым, газиз чишмәләреннән ятып су эчтем, җанга кадерле һавасын суладым. Шуның кадәр күп кардәшләребезне күрү – үзе олы куаныч. Дөрес, берникадәр кәеф кырыла торган күренешләр дә бар сездә. Халык, аеруча яшьләр, урыска авышкан, нәкъ бездә японнарга авышкан кебек. Ләкин сез күп әле, илегез-дәүләтегез бар. Татар телен югалтуга ирек бирмәссез. Онытмагыз: халыкны тел яшәтә. Әгәр дә аның бер канаты дин булса, икенчесе – ата-ана теле. Сезнең аның гомерен озайту өчен мөмкинлегегез зур...
Безнең сөйләшүдән соң байтак вакыт үтте. Алия ханым анда миңа җиткергән сүзләрен бераз кыскарак рәвештә башкаларга да ирештерде.
«Мирас». – 1994. – №1. – Б.49-50.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала