Тарихи мирас Уку өчен 6 минут

Атаклы мәдрәсәнең соңгы еллары

Кышкар мәдрәсәсе XVIII гасыр ахырында-XIX гасырда Россия мөселманнарының иң зур һәм атаклы уку йортларының берсе. Ул хәзерге Арча районының Кышкар авылында XVIII гасырның җитмешенче елларында Баязит бине Госман әл-Кышкари тарафыннан ачылган. Кайбер галимнәр фикеренчә, мәдрәсә илленче елларда ук эшләгән. Әлеге уку йортын танылган дин әһелләре-остазлар – Сәгыйть бине Ибраһим әл-Барыши (1813 елга кадәр), Фаяз бине әд-Дөбьязи (1844 ел), Исмәгыйль бине Муса әл-Мәчкәрәви (Үтәмешев, 1887 елга кадәр), Шаһимәрдан Үтәгән (1917 елга кадәр) һ.б. җитәкләгән. Мәдрәсәне тотуга Баязит Госмановлар нәселеннән чыккан сәүдәгәрләр зур өлеш керткән.

 

Арча районындагы Кышкар авылы мәчете.

 

 

Кышкар мәдрәсәсендә Казан, Оренбург, Пенза, Рязань губерналары шәкертләре белем алган, алар арасында, татарлардан тыш, башкортлар һәм казакълар да булган. Укыту кадими ысулга нигезләнгән, Ш.Үтәгәнов идарә иткән чорда ысул савтия керә башлаган, рус теле дә укытылган. Мәдрәсә моназарә – бәхәс алып баручы шәкертләрне тәрбияләүдә зур уңышка ирешкән, моны хәтта рус миссионерлары да таныганнар*. Биредә Габделҗаббар Кандалый, Гатаулла Баязитов, Таиб Яхин, Фатих Халиди кебек әдипләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәдгариф, бабасы Зиннәтулла, остазы Мотыйгулла хәзрәтләр белем алган.

 

Язучы, тәрҗемәче, педагог Гасыйм Лотфиның «Атаклы мәдрәсәнең соңгы еллары» исемле истәлекләре – Кышкар мәдрәсәсе турындагы иң тулы мәгълүмат бирә торган кулъязма чыганак. Ул милли мәдәният, мәгариф тарихы өчен зур кыйммәткә ия. Гасыйм Лотфи әлеге хатирәләрен 1918 елда яза.

Зөфәр Гыйлаҗев

 

 

Кышкар авылы һәм мәдрәсәләре

 

Ясаклы белән Казаклы

 

Революциягә кадәр күп санлы муллалар әзерләп чыгарган мәдрәсәсе белән даны еракларга киткән Кышкар авылы – Татарстанның хәзерге Арча районына кергән уртача зурлыктагы авылларыннан берсе. Казаннан 70 чакрым чамасы төньяк-көнчыгышта, Арчадан 25 чакрым төньякта урнашкан бу авыл элек җирләре дә, администрациясе дә башка булган ике торак пункт булып исәпләнә иде; авылның төньяк өлеше – Ясаклы дип, көньяк яртысы Казаклы дип йөртелде. Уртарак өлешендә урамның бер ягы – Казаклыга, икенче ягы Ясаклыга керә иде. Мәсәлән, урамның көнчыгыш ягына урнашкан мәдрәсә биналары – Ясаклы җиренә, ә 10-15 метр киңлектәге урамның икенче ягындагы таш мәчет Казаклы җиренә карый. Таш мәчетнең мулласы һәм мәзине бер-берсенә каршы йортларда яшәсәләр дә, берсе – Казаклы кешесе, икенчесе Ясаклыныкы исәпләнә.

 

Хәзер исә без авылны, икегә аермыйча, Кышкар дип кенә йөртәбез. Илдәге, республикадагы бик күп авыллар шикелле, Кышкар да социалистик авылларның берсе, әлбәттә. Ләкин биредә мәдрәсәләр яшәгән, иске – Октябрьгача булган Кышкар турында гына сүз алып барачакбыз.

 

Кышкар авылы, гомумән, чокыр-чакырлы урынга – ерымнар арасына урнашкан, «Шәбәрде» куаклыгын исәпкә алмаганда, аның тирәсендә урманнар юк. Төньяктан көньякка сузылып, авылны өч кисәккә аерып торган ерымнар язгы ташу вакытында коточкыч ташкыннарны хәтерләтсәләр, җәен челтерәп агып торган ермакка әйләнәләр яки бөтенләй корыйлар. Симетбаш авылы тирәсендә башланып, Завод буе дип аталган калкулык астыннан көнбатышка таба ага һәм Күшәр авылы болынында Ашытка кушыла торган Симет сулыгы да зур түгел. Кишет һәм Мөндеш авыллары янында, җәй көне буып куйгач, берәр ташны көч-хәл белән әйләндерерлек тегермәнле су исәпләнсә дә, Кышкар җирендәге югары агымында ул да чыпчык су эчәрлек ермакны гына хәтерләтә.

 

 

Кышкар авылындагы завод-мануфактура

 

Авылдан көньяк юнәлештә Симет сулыгына кадәр сузылган болынның һәм аннан көнчыгыштагы тау сыртының Завод буе дип аталуы, тау итәгеннән бәреп чыккан бер чишмәнең Завод чишмәсе дип йөртелүе бу тирәдә кайчандыр ниндидер предприятиеләр булганлыгына ишарә итә. Биредә кытат (кытай ефәге) эшләп чыгара һәм тире-күн эшкәртә торган, байтак сандагы эшчеләрне берләштергән мануфактуралар булган. Ишетеп белүемчә, элек кече атна көннәрендә мәдрәсә шәкертләре һәм авыл кешеләре завод эшчеләре белән үзара сугыша торган булганнар. Тора-бара бу крестьяннар белән шәкертләр арасындагы сугышка әйләнгән. Мәдрәсәне элегрәк тәмамлап чыгучыларның: «Мәчет белән мәдрәсә арасы кып-кызыл була иде», – дип сөйләгәннәрен күп кешедән ишеттем. Күрәсең, бу дошманлык сугышы түгел, бәлки, спорт характерындагы тукмашу гына булып, билгеле кагыйдәләргә (егылганга сукмау, иелгәнне кыйнамау һ.б.) буйсындырылган. Күпмедер тукмашканнан соң, ике якның да өлкәннәре мәдрәсә өйләренең берсендә дусларча гәпләшеп чәй эчә торган булганнар.

 

18 һәм 19 нчы йөзләрдә бу авылда зур байлар булуы билгеле. Госман бай нәселеннән берничә буын – Баязит, Нәзир, Мостафа, Муса байлар үз гомерләрендә зур дәүләткә ия булганнар. Әлеге заводлар да шуларныкы булса кирәк.

 

Шиһабетдин Мәрҗани үзенең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле китабының 2 нче кисәгендә бу байлар хакында болай дип яза (аның сүзләрен хәзерге әдәби телгә күчереп бирәбез): «Кышкар авылында борынгыдан дәүләтле байлар булганлыктан, муллалары мәдрәсә тотып, күп шәкерт җыеп, дәрес әйтеп, дан һәм шөһрәт казанганнар. Хәзерге таш мәчетне шул авылның атаклы кешесе Баязит бай бине Госман бине Габделкадыйр Кышкари һиҗри ел исәбе белән мең бер йөз туксанынчы елда салдырган. Аталары Госманның малын бүлешкәндә, агай-энеләре, мәчет салдыруга тоткан чыгымнарыңны үз исәбеңә алмасаң, риза булмабыз, дигәч, Баязит: «Бик яхшы, мәчетнең чыгымнары минем исәпкә язылыр, әмма мин сезнең Мәкәләй суды буенча әрәм иткәннәрегезгә һич риза түгел, аны үз исәбегезгә алыгыз!» – дип, туганнарының авызын япкан».

 

Мәкәләй вакыйгасы турында Мәрҗани болай дип яза. Имеш, Иске Ашыт (Базарлы Ашыт) авылында Мәкәләй кушаматлы бик көчле кеше булган. Ике ат тартып китергән имән баганаларны ул чокырга берүзе күтәреп утырта икән. Туй мәҗлесләренә чакырылса, чи имәннән дуга бөгеп, атын шул дуга белән җигеп килә икән дә, хуҗалар атны тугара алмагач: «Башкаларның атын тугардыгыз, минекен тугармыйсыз!» – дип тавыш чыгара һәм кайтып китү белән куркыта икән. Шуннан соң атын, ялына-ялына, үзеннән тугарталар икән.

 

Мәкәләй, бераз эчеп алгач, бик бәйләнүчән булган, әле бер, әле икенче сәбәп табып, кемне дә булса тукмап ташлаудан да тартынмаган. Шунлыктан аның дошманнары да бик күп булган. Бервакыт Мәмсә авылында Мәкәләйне бик нык исертеп, үтереп, Ашыт суына ташлаганнар. Әлеге хәлдә Кышкарның Госман бай улларын гаепләп, судка биргәннәр. Алар исә, күп акчалар тотып, котылып калганнар. Югарыда сүз шул турыда бара.

 

Мәкәләйнең үле гәүдәсен судан алып ярдырганнан соң, зиратка күмәргә теләмәгәннәр, болынга – басу итәгенә күмгәннәр, һәм кемдер чардуган корып куйган. (Бу мәкаләнең авторы малай чакта да ул чардуган бар иде әле. Иске Тазлардан (Ташчишмәдән) чыгып, Ашыт базарына «Мәкәләй юлы»ннан баруны да ачык хәтерли.)

 

«Мөстәфадел-әхбар...» китабында Кышкар байларыннан Мусаның Бохара ягында зур сәүдә алып баруы турында да языла. Муса байның остазы Күшәрдәге Габбас мулла аңа әледән-әле хат яза торган булган. Бер табак ак кәгазь ала да шуның дүрт почмагына: «Муса бай, яшел чәй. Габбас мулла-Күшәри», – дип язып җибәрә икән. Шул хатны алу белән, бай үзенең остазына бер-ике кадак яшел чәй җибәреп торган.

 

Госман бай нәселеннән иң соңгы кеше Мортаза Мәрҗанигә замандаш булса кирәк. Аның хакында «Мөстәфадел әхбар...»да: «Хәзер Нәзир балаларыннан Мортазадан башка беркем дә юк. Аның бары бер кыз баласы бар. Мортаза, бурычка батып, бөтен малы бурыч ияләренә бүленеп, үзе мең ике йөз туксан дүртенче елны (1879 ел тирәсе) төрмәгә алынып, Кышкар байларының дәүләтләре тәмам бетте, нәселләре киселде», – дигән сүзләр бар.

 

Мортаза байның кызы Үлмәскамалны Казандагы бер бай малаена кияүгә бирү турындагы мондый риваятьләр хәтеремдә калган. Имеш, ике бай, үзләренең дәүләтләре белән масаеп, сүз алып барганнар. Егетнең атасы: «Килен төшкәндә, капкадан өй баскычына кадәр хәтфә палас җәйдерермен», – дигән. Моңа каршы кызның атасы: «Кияү килгәндә, капкадан өй ишегенә кадәр көмеш тәңкәләр сибәрмен», – дигән. Шундый тәкәллефләр белән кияүгә бирелгән Үлмәскамал гомеренең соңгы көннәрендә фәкыйрьлеккә төшеп, хәер сорашып, тамак туйдырган дип сөйли иделәр…

 

 

Мәдрәсәгә кайчан нигез салынган?

 

Кышкар мәдрәсәләренең кайчаннан бирле яшәп килүе турындагы миңа билгеле булган бердәнбер чыганак – Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфаделәхбар...» китабы. Ләкин монда мәдрәсәләрнең кайчан эшли башлавы турында турыдан-туры әйтелми, бәлки, таш мәчетнең һиҗри белән 1190 елда (милади белән 1775 елга туры килә) салынуы әйтелә. Аннан шул мәчетнең имамнары – мелла Кадер, мелла Сәгыйд, мелла Дәүләтша, мелла Фәезъ, мелла Ягъкуб, мелла Исмәгыйль, мелла Габдрахман – барлыгы 7 имам санап кителә. Әлеге имамнарның барысының да, күп шәкерт җыеп, дәрес әйтүләре искә алына. Бу монда таш мәчет салынганчы ук мәдрәсә булгандыр дип уйларга да мөмкинлек бирә. Мәдрәсә иң соңгы – сигезенче имам Шаһмәрдән Үтәгәнев җитәкчелегендә 1918 елның язына кадәр үзенең эшен дәвам иттерде. (Әлеге юлларны язучы 1913 елның көзеннән 1918 елның язына кадәр биш уку елы эчендә аның шәкертләреннән берсе булды.) Димәк, Кышкар мәдрәсәсе бер гасыр ярым чамасы эшләгән дигән нәтиҗә ясый алабыз. Шулай ук «Мөстәфадел-әхбар»ның 62 нче битендә Мортаза бине Габделгазиз бине Бикмөхәммәднең Кышкар мәдрәсәсендә 1167 һиҗридә (1753) «Нигъмәтулла» дигән китап язып тәмам итүе турында әйтелгән. Моннан Кышкарда таш мәчет салынганчы ук мәдрәсә булганлыгы ачыклана.

 

Сигез дамелланың алтынчысы – Исмәгыйль Үтәмешев. Ул, – Мәчкәрә авылы байлары Үтәмешевләр нәселеннән булып, Мәрҗани белән бер чорда Бохарада укып кайткан кеше. Ләкин бер үк «бакча җимешләре» булган бу ике имам арасыннан ниндидер «кара мәче» үткән булса кирәк: Мәрҗани, үз замандашының галим кеше булуын тану белән бергә, аны шактый кимсетү сүзләре белән искә ала. Хатта аның бабалары арларга (удмуртларга) барып тоташа дигән фикерне әйтә...

 

Кышкар мәдрәсәсенең гасыр ярым эшләү чорында укыту программасы һәм шәкертләрнең тормыш шартлары ягыннан үзгәрешләр бик аз булгандыр дип уйларга кирәк. Әтиләр заманында ничек булса, без укыганда да, нигездә, шул ук тәртипләр саклана иде. Тик иң соңгы елда гына ул байтак үзгәрешләр кичерде. Ул турыда алдарак тукталырбыз.

 

Мәдрәсә Кышкар авылында урнашса да, шул авыл крестьян балаларыннан анда кереп укучылар бик аз булгандыр. Моны мәдрәсәгә крестьян балаларын кабул итмәү белән генә аңлату дөрес үк булмас иде, әлбәттә. Сәбәбе, мәдрәсәнең профиле муллалар әзерләү генә булганлыктан, авыл кешеләренең үз балаларын анда укыту белән кызыксынмаулары булырга тиеш, чөнки бу «кәсеп» өчен мулла балалары да кирәгеннән артык күп иде.

 

 

Мәдрәсәдән кала тагын өч уку йорты

 

Авыл балалары (мин мәдрәсәдә укыган чорда) мәхәллә мәктәпләренә (кыз балалар исә «сабак өе»нә) йөри иделәр. Соңгы ун ел чамасы вакыт эчендә авылның Казаклы өлешендә «җәдидчә» укыта торган мәктәп һәм русча башлангыч белем биргән земство мәктәбе эшләп килде. Соңгысының махсус бинасы булмаганлыктан, хосусый йортларда укытыла иде.

 

Җәдид мәктәбен икенче төрле «Кәрим мәхдүм мәктәбе» дип тә атыйлар иде. Кәрим мәхдүм – Исмәгыйль дамелланың ике улының берсе. Ул атасы һәм агасы Габдрахман юлы белән китмәгән, Мәчкәрәдәге бай туганнары юлын сайлаган. Зур гәүдәле, юаш кына табигатьле бу кеше үзенең ишегалдында таш кибет ачып, Әтнә сәүдәгәрләре нәселеннән булган кече хатыны шунда бакалея әйберләре белән сәүдә итә иде. Яңа Тазлар артында берничә кеше бергә файдалана торган урман хуҗалыгыннан да шактый өлеш тигән булса кирәк, ул, үз йортыннан ерак түгел мәктәп салдырып, шунда Казаннан мөгаллимнәр китертеп, иске мәдрәсәле авылга яңача укыту керткән. Үзе белемле кеше булмаса да, балаларның дәресләрдәге өлгереше белән кызыксына дип тә сөйли иделәр. Ул укучыларны кызыксындыру «методы» да кулланган: балалар сабак тыңлаганда еш кына мәктәпкә керә, байтак кына кызыл билле прәннек алып килә, сабагын бик яхшы белүчеләргә – өч, кайтышрак белүчеләргә – ике, уртача белүчеләргә бер прәннек бирә, ык-мык килеп утыручыларга кукиш күрсәтә икән...

 

 

«Кунак өе» – шәкертләргә куштан кызлар белән кавышу урыны да

 

Мәдрәсәдән ерак булмаган 10-15 йортны шәкертләр «кунак өе» итеп файдаланалар. «Кунак өе» – шәкертләрнең запас азыклары саклана торган өй. Якын-тирәдәге авылдан килгән шәкертләр өчен ул, – аталары һәм якыннары килгәндә, ат куеп тору, чәй эчү урыны да. Ерактан килгән шәкертләр, он сатып алып, икмәкне «кунак өе»ндә пешертәләр, аларга токмачны да шунда җәепкисеп бирәләр. Әниләрен сагына торган иркә мәхдүмнәр, «кунак өе»нә килеп, тулган күңелләрен бушаталар, хуҗа карчыкның иркәләүләрен тоеп, бераз тынычланып китәләр. Әниләренең иркәләве кебек үк булмаса да, күңелләре төшкәндә, шул да ярап куя. «Кунак өе» – үсмер һәм егет исәбенә кергән мутрак шәкертләргә инде күп тапкырлар хат алышып, күзгә-күз карап берничә кәлимә генә сүз сөйләшергә зар вә интизар булган куштан кызлар белән кавышу урыны да. Шәкерт, караңгы төшкәч, «аулак өй»гә барып, сөйгәне белән күрешүне булдыра алмый: авыл матурларына борын сузган килмешәкләрне – җиләнгә төренгән «әч әрвахлар»ны чиртсәң каны чыгарга торган егетләрнең тукмап кайтару куркынычы бар. Ә «кунак өе»ндәге әби «эш рәте»н белүче булса, таныштыра да, кавыштыра да ала. Кыз үзе, ачык авызланып, фәлән шәкерт миңа хат яза, без аның белән күрешәбез, дип шапырынып йөрмәсә, эшләр майлаган кебек бара. «Кунак өе»нең менә шул яклары да бар аның...

 

Шәкертләр «кунак өе» өчен бер тиен акча да түләмиләр. Килгәндә чирек, ярты кадак бөртекле чәй алып килергә онытмасалар, елына берәр күлмәк, яулык бүләк итсәләр, Гаеткәме, Мәүлид бәйрәменәме әбине кунакка алып китсәләр, шул бик җитә, артыгы кирәк түгел. Тик ияләшкән шәкерт, ошатмыйча, үзе башка «кунак өе»нә чыгып китмәсен! Андый хәл була калса, күршеләр арасында озакка сузылган дошманлык урнашу куркынычы да бар…

 

 

Кышкар мужигы бәхәсләшергә ярата

 

Кышкар халкы мәдрәсә белән горурлана да иде шикелле. Шуның белән бергә, авыл кешеләренең байтак өлешендә шәкертләргә охшарга тырышу сизелә иде. Күп кенә кешеләрнең «китапча» сөйләшергә тырышуы да, шиксез, мәдрәсә йогынтысы иде. Кышкар мужигы базарда таныш муллалар белән сөйләшергә, бәхәсләшергә ярата, отып алган гарәпчә сүзләрне аеруча дәрт белән куллана. Читтән тыңлап торучылар аны, шиксез, бер авылның имамыдыр дип уйлый иделәр.

 

Авыл кешеләре арасында хәтта, Карбыз Шәрәфи кебек, Кышкар мәдрәсәсенең мактанычы булган «мантыйк»ны кискен яклаучы, аны популярлаштыручы кешеләр да була. Мәсәлән, кайда гына мантыйк турында бәхәс кузгалмасын, Шәрәфи агай сүзгә кушыла: «Мәнтикъмы? Мәнтикъ ул – тугыз кырлы пычак. Кайсы гына кыры белән сызсаң да, кисә дә чыгара», – дип, мантыйк укытуга каршы кешеләрнең тетмәсен тетеп ташларга әзер тора. Бу бәхәстә аны беркем дә җиңә алмый.

 

Кышкар кешеләре шәкертләрнең төрле гозерләренә колак салырга күнеккән. Шәкерт, Кышкар кешесенең кайсына гына йомыш белән мөрәҗәгать итсә дә, «юк», «булмас» дигән җаваплар ишетми. Ашыт яки Әтнә базарында Кышкарның кайсы гына крестьянын очратып, хатмы, азыкмы, акчамы биреп җибәрәләр икән, әманәт шул көнне үк тиешле кешесенә тапшырыла. Казанчы Шәфикъ исә ерактан килгән шәкертләрнең Казанда Үтәмешевлар исеменә күчерелгән акчаларны, хатларны алып кайтучы почтальон ролен үти.

 

 

Мәдрәсәнең төп һәм ярдәмче биналары

 

Биналарның тышкы күренеше

 

Урам буе – сары буяулы биек койма белән ихаталанган зур ишегалды. Түргә таба сөзәк кенә түбәнәя барып, аның көнчыгыш чиге кечкенә инешкә (ермакка) тоташа. Көнбатышта – урам, аның теге ягында – зур таш мәчет. Төньякта – Гомәр мәзиннең каралтылары. Көньякта – Завод буе, болын. Капкадан шул ишегалдына керү белән сул якта коймадан биш-алты метр эчтәрәк – «контур өе» дип аталган биш стеналы, алдына тактадан салкын өйалды һәм чолан ясалган өй. Бу өйнең бурасы контур өчен әзерләнеп, ниндидер сәбәп аркасында, мәдрәсәгә тиеш калгангамы, әллә ул башка өйләргә караганда шактый зуррак, биегрәк һәм яктырак булгангамы, аны «контур өе» дип атаганнар. «Контур өе»ннән уңда, ике арада берничә метр юл калдырып, аңа караганда аз гына кайтышрак итеп салынган икенче өй «караңгы өй» дип атала. Аңа урталай ярмадан салынган зур салкын өйалды белән тоташтырып эшләнгән тәбәнәгрәк һәм кечкенәрәк өченче өй «дәрес өе» дип йөртелә. Ишегалдының көньяк койма буена урнашкан биш стеналы, тәбәнәгрәк булса да, мәйданы «контур өе»ннән ким булмаган дүртенче өй «кәҗә өе» дип атала иде. Дөрестерме-юктырмы, кайчандыр шәкертләр, кәҗә урлап, аны шул өйнең чормасында суйганнар, исеме шуннан калган дип сөйли иделәр.

 

«Контур» һәм «караңгы» өйләр арасындагы юлдан түбән төшкәч, инештән өстәрәк – кирпечтән салынган зур ашханә, аңа тоташтырып, калын тактадан ясалган, түбәсе калай белән ябылган утын лапасы. Аннан берничә метр көньяктарак икешәр метр биеклектәге баганалар өстенә урталай ярмадан эшләнгән зур, салкын туалет.

 

Без укыган чорда мәдрәсәнең бөтен хуҗалыгы менә шул биналардан тора иде.

 

 

Биналарның эчке төзелешләре

 

Ишектән керүгә, бер квадрат метр чамасы идән, калын планкалар кагып, бүлеп алынган. Бу «әчелек» дип атала. Тышкы аяк киемнәре (кәвеш, киез ката, киез итек һ.б.) белән планкалар аша атлап керү тыелган. Кәвешеңне сал да эчке якка читек белән генә бас!

 

Ике якта башлары түшәмгә кадар сузылган зур мичләр. Мич артында һәр ике якта да, берәр тәрәзә кертеп, такта белән бүлеп алынган бүлмәләр. Аларда хәлфәләр, пишкадәмнәр, олырак шәкертләр яши. Бүлмәләрдән тыш, «зал» өлешендә түрдә дүрт тәрәзә, ян-якта өчәр тәрәзә булып, «зал», берәр тәрәзә кертеп, төрле төстәге чаршаулар белән (чаршау шәкертләрнең үзләренеке) «урын»нарга бүленә. Почмак «урын»нарда – өчәр, башкаларда икешәр кеше яши. Һәр «урын»га, анда торучы шәкертләрнең хәленә карап, йоннан сугылган киез, чүпрәк палас кебек әйберләр җәелгән. Ял вакытларында, уртага тәбәнәк аяклы өстәл куеп, шуның ике ягына идәнгә үзләренең урын-җирләрен җәеп, шәкертләр бишле лампа яктысында китаплар моталәга итәләр, йоклыйлар. Башка вакытларда чаршаулар күтәреп куела.

 

Идәннең чаршаулар эченә керми калган өлеше «җәмәгать сәкесе» дип атала. Бу инде һәркем таптап йөри торган гомуми вестибюль ролен үти. Иртә белән һәр урынны себереп, чүп-тузанны «җәмәгать сәкесе»нә чыгаралар, аны себерү – кизү (дежур) шәкерт эше.

 

Биредә сүз идән турында барды, инде стена һәм түшәмгә килик: мәдрәсә өенең стеналары буйлап тәрәзә өсте биеклегеннән бер такта киңлегендәге шүрлекләр сузылган. Монда, һәр «урын»да шунда яшәүчеләрнең китаплары, төрле төстәге ашъяулыкларга төреп куйган икмәкләре, әчелектә салгач китереп куйган кәвеш һәм киез каталары, тәһарәт алыр өчен җылынып торсын дип су тутырып куйган комганнары тора.

 

Шушы тар шүрлекләргә каршы, стенадан ике метр чамасы «җәмәгать сәкесе»нә чыгарып, түшәмгә тимер таяклар белән беркетеп ясалган киңрәк асма шүрлек йокыдан торгач урын-җирләрне җыеп, күтәреп кую өчен хезмәт итә. Һәр шәкертнең вак-төяк әйберләре саклана торган кечерәк сандыклар да шунда урын алалар. Бу шүрлекләр ялкауларга дәрес вакытында яшеренеп йокларга да җайлы. Шүрлекнең стенага караган ягы ачык, «җәмәгать сәкесе»нә караган ягына тимер челтәрдән яки тактадан өч чирек метр чамасы биеклектәге терәк куелган.

 

Һәр урынны «җәмәгать сәкесе»ннән аерып торган чаршаулар шушы шүрлек астына беркетеп корылалар. Чүпрәк стеналы төнге «бүлмәләр» менә шулай барлыкка киләләр.

 

Шүрлекләр шактый биек булганлыктан, кирәк чакта аларга менү өчен, дүрт аяклы биек баскыч ясалган, һәркемгә хезмәт итәргә лаек булып, «җәмәгать сәкесе»н дә басып тора торган шактый тупас эшләнгән бу «җиһаз» шәкертләр телендә «пишлек» дип атала иде. Аның тагын бер хезмәте бар: төндә, барлык урыннарда да утлар сүнеп беткәч, тышка йөрүчеләр идәндә сөртенеп егылмасын өчен, пишлек өстенә, кыса төшеп, төнге «дежур» лампа утыртып куела.

 

Барлык өйләрнең дә эчке төзелеше якынча менә шулай иде. Тик «контур» һәм «кәҗә» өйләренең алгы бүлмәләрендә генә андый җиһазлар юк, киресенчә, зур-зур бу ике бинаның бер стенасы буена шүрлекләр ясалган булса да, мичләр ягылмаганлыктан, ул шүрлекләрдән файдаланылмады. Күрәсең, бу биналарны салганда, шәкертләр саны бик артып китүгә исәп тотылса да, андый хәл булмаганлыктан, алар шулай максатсыз картаерга мәҗбүр булганнардыр!..

 

Кышкар мәдрәсәсендә аерым класс бүлмәләре, ятаклар һәм башкалар юк иде. Булганы әнә шул дүрт өй. Шәкертләр шунда торалар, димәк, алар – тораклар; шунда дәрес алалар, димәк, алар – класс бүлмәләре; шунда дәрес хәзерлиләр һәм күңел ачалар. Шәкертләр саны сиксән-йөзгә җитсә, дүрт өй дә ачыла, алтмыш-җитмеш белән чикләнсә, ике-өчесен генә ачу да җитә. Биредә уку залы һәм клуб ролен дә шул ук өйләр үти.

 

Бер өй «дәрес өе» дип аталса да, бу шартлы атау гына. Гадәттә, дамелла дәресләре шул өйдә узганга гына шулай аталган булса кирәк.

 

 

Шәкерт кухнясы

 

Инде кухняга да «кереп чыгыйк»: шактый соңрак елларда кирпечтән салынган кухня эчендә, ишектән керүгә, каршыда егерме чиләк сыйдырышлы бакыр куб. Анда көне буе су кайнап тора. Кубка тоташтырып, буе ике метрга сузылган зур плитә ясалган, ике ягына берьюлы егермеләп кәстрүл тезәргә була. Кубның артында бер почмакта зур гына ике казан да бар. Алары зур төркемнәр булып, пылау һәм куллама пешергәндә бик уңай. Стена буйлап идәннән өч чирек метр биеклектә озын, калын такталар сузылган, анда ит турарга, бәрәңге, суган әрчергә җайлы.

 

Кухняның идәне цементланган, бер кырыйда юынтык сулар салыр өчен уемы бар, шәкертләр аны да «әчелек» дип атыйлар. Сыеклык тышка агып тора. Иртән бит-кул юу, тәһарәтләнү дә шул «әчелек» буенда.

 

 

Госелханә

 

Кухнядагы тагын бер «объект»ны онытмыйк: кыш көне бозланып, беркайчан да рәтләп ябылмый торган ишекне ачып керүгә, куе парны ерып, уңга борылсаң, анда такта белән бүлеп алынган чолан кебек нәрсәгә барып керәсең. Бу – госелханә. Һәр көнне таң белән кухняга керсәң, аның ишеге төбендә иңенә тунын салып, муенына сөлгесен асып, яланаякка киез катасын гына элеп йөгергән берничә шәкертне күрәсең. Бер чиләк суга 2 тиен акчасын сторожларга түләп, коенып, пакьләнеп чыгар өчен чират көтеп торалар. Арага хәлфә, пишкадәмнәр кермәсә, ярты сәгать эчендә барысы да боз идәнгә басып, тиз-тиз коенырлар да, мәдрәсәнең үзендә генә «әда кылына» торган иртәнге намазга өлгерерләр. Шунсыз ярамый: госелсез ничек биш вакыт намаз укыйсың?!

 

Элегрәк мондый «уңайлык» булмаган, югарыда телгә алып кителгән «тавык аяклары» өстенә бина кылынган туалетның 8 бүлмәдән берсен госелханә итеп файдаланганнар, анда инде як-яктан да, астан да ачы, салкын җил исеп, сөякләргә кадәр салкын үтә торган булган. Әмма аңа карап кына, бик юлдан язган кеше булмаса, госелсез йөри алмаган…

 


* Школьный вопрос в русском мусульманстве // Мир ислама. – 1913. – Вып. 7. – С. 453.

 

Журналга текстологлар Зөфәр Гыйлаҗев һәм Рузилә Мөхәммәтова әзерләде.

Дәвамы бар.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи