Россиянең Ямал-Ненец автоном округында яшәүче рәссам-акварелист, талантлы график, мөгаллимә Гүзәл СИБАГАТУЛЛИНА иҗат иткән портретлар һәм картиналар бүген күп кенә күргәзмәләрнең күрке булып тора.
– Гүзәл, үзегез белән таныштырыгыз әле. Сез нинди гаиләдә үстегез, туганнарыгыз арасында тагын рәссамнар бармы?
– Мин – гаиләдә бердәнбер бала. Әтием Мәвзит һәм әнием Галина (Гөлүзә) чыгышлары белән Башкортстанның Дүртөйле районы Түбәнге Маншыр авылыннан. Бүген без яши торган Яңа Уренгой шәһәренә 1975 елда нигез салына, бу – газ-нефть чыгару тармагы белән бәйле төбәк. Бирегә күченгәч, әти – төзелешләрдә, әни шәфкать туташы булып эшләде. Мин биредә 1991 елда дөньяга аваз салганмын. Җәйге каникулларны әбием Рәҗибә, бабам Гомәр янында Түбәнге Маншырда үткәрә идем. Кызганыч, әби дә, бабай да инде арабызда юк, алар турында якты истәлекләрне, үзем ясаган портретларын кадерләп саклыйм.
Мин кечкенәдән рәсем ясарга яратам. Ләкин әти бу мавыгуыма җитди карамады, иҗади эш тормышны алып барырлык һөнәр түгел дигән фикердә торды, техник һөнәрләргә, төгәл фәннәргә өстенлек бирде. Мин мәктәптә яхшы укыдым, төгәл фәннәр дә җиңел бирелде. Әмма күңелем һәрвакыт иҗатка тартылды. Мәктәпне тәмамлар елны әти-әнигә киләчәктә бары тик рәссам булырга теләвем хакында әйттем. Мәктәптә сызым укытучысы еш кына: «Гүзәл, син бит бик яхшы сызасың!» – дип мактады. Шуны исәпкә алып, мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанга юл алдым, Уфадагы архитектура-төзелеш институтына укырга кердем. Тик 1,5 елдан, ошатмыйча, ташлап кайттым. Әти ачуланды инде. Бергәләп шәһәребездәге сәнгать мәктәбе директоры Олеся Бондаренко янына киттек. Аңа рәсемнәремне күрсәттем. Олеся Михайловна мактады. Әти мондый бәя бирерләр дип көтмәгән дә иде. Директор Магнитогорскидагы педагогика университетына укырга керергә киңәш итте. Әти: «Үзеңә кара, кызым», – дип, ризалашты. Шулай итеп, әлеге университетта читтән торып укыдым. 22 яшемдә сессияләргә сабый балам белән йөрергә туры килде. Бу чорда әни бик булышты. II курстан эшли, укыта башладым.
– Үсеп килүче кызларыгыз ниләр белән кызыксына?
– Аврора белән Вирсавия икесе дә сынлы сәнгать белән кызыксына. Аларның тырышлыгына, уңышларына куанып туя алмыйм.
– Гүзәл, сезнең профессиональ уңышларыгыз шактый, иҗатыгыз чит илләрдә дә югары бәя ала.
– Рәссам һәрвакыт хыялланып, иҗатта яңа үрләр яуларга омтылып яшәргә тиеш дип саныйм. Иҗат офыкларын киңәйтү, осталыкны үстерү максаты белән иң әүвәл 2019 елда Португалиядә узган Халыкара пленэрда катнаштым. Анда танылган акварелист, акварельдә грануляция ысулын файдалану осталыгына өйрәтүче Николас Лопес (Перу) белән дуслаштым. Беренче тапкыр хезмәтемне дә шул илдә сатып алдылар... Мин инглизчә һәм испанча яхшы сөйләшәм, бу белемнәрем шул елны Мәскәүдә үткәрелгән Халыкара заманча акварель фестивалендә кирәк булды. 38 дәүләттән акварелистларны җыйган әлеге чарада осталык дәресләре алып барган рәссамнарның сөйләгәнен испан теленнән инглизчәгә, инглизчәдән русчага тәрҗемә итеп тордым.
– Хезмәтләрегезне беренче тапкыр тамашачы хозурына кайчан тәкъдим иткәнегезне хәтерлисезме?
– Беренче шәхси күргәзмәмне 2017 елда, 25 яшемдә оештырдым. Алга таба 2018, 2020, 2022 елларда да күргәзмәләрем уңышлы гына үтте.
Элек хезмәтләремне социаль челтәрләргә куймый идем, хәзер куя башладым инде, чөнки мин яшүсмерләргә белем бирәм, аларга үз сәләтенә ышанычны ныгытырга, үрнәк күрсәтергә кирәк. С.В.Рахманинов исемендәге 2 нче Балалар сәнгать мәктәбендә эшли башлавыма 13 ел. Укучыларым арасында губернатор стипендиясен, премияләр алучылар, Бөтенроссия конкурслары, олимпиадаларда җиңүчеләр күп. Сәнгатькә тугрылык, фидакяр хезмәт өчен губернатор грантына лаек булдым.
– Сезне ни өчен сынлы сәнгатьнең акварель һәм графика юнәлешләре җәлеп итте икән?
– Мин акварель буяулар белән юеш кәгазь битенә ясыйм, мондый өслектәге сурәтләрне кат-кат төзәтеп булмый... Акварель – зур осталык таләп итә торган катлаулы сәнгать. Ә графиканы – яратам! Рәсем сәнгатенең нигезе ул.
Бервакыт язучылык белән дә шөгыльләнергә теләгән идем, чөнки аңа да сәләтем бар. Әмма хәзер бу сәләтне хезмәтләремә исем сайлаганда гына файдаланам. Мине Ямалның поэзиягә мөкиббән рәссамы дип атыйлар. Хезмәттәшләрем дә, яңа картиналар иҗат иткәч, аңа исем уйларга сорап, кайвакыт миңа мөрәҗәгать итә.
– Ватандашларыбызның элекке һәм бүгенге хезмәт каһарманлыгы темасына ничек килдегез?
– Төрле иҗади бәйгеләр дә кызыксынуны арттырды. Хезмәт кешеләре, Себер якларында эшләүчеләр, Яңа Уренгойны төзүчеләргә багышланган хезмәтләрем әле тагын да булачак.
Мәсәлән, «Кызыл төньяк» хезмәтен кызыл сангина белән ясадым, алгы планда – кадерле әтиемнең образы. Бу әсәрем быел Новая Третьяковкада узган «Вакыт, алга!» VI заманча сәнгать фестиваль-күргәзмәсендә күрсәтелде. 2018 елдан алып оештырыла торган, гади хезмәт кешесенең көнкүреше, тормышын яктырткан әлеге фестиваль-күргәзмәгә 2 мең хезмәт юлланган, Россия төбәкләреннән 150 дән артык рәссам катнашкан. Индустриаль сәнгать юнәлеше елдан-ел популярлаша бара. Сүз уңаеннан, 2025 елның гыйнварында Новая Третьяковкада узган зур күргәзмәгә ике хезмәтем куелган иде. Мондый уңышлар, әлбәттә, күңелгә горурлык, иҗат итәргә илһам өсти.
2025 елда Түбән Тагил металлургия комбинаты музей-күргәзмә үзәгендә индустриаль биеннале нәтиҗәләре буенча оештырылган, шушы металлургия комбинаты юбилеена багышланган «Индустрия энергиясе» күргәзмәсендә дә өч әсәрем тәкъдим ителде. Биеннале өч этапта узды: башта комбинат эченә экскурсия оештырдылар, картиналар ясау урыннарын сайладык, аннары цехларда натура буенча эскизлар әзерләдек, соңрак шуларга карап җитди хезмәтләр иҗат иттек. Мин РСФСРның атказанган металлургы, Түбән Тагилның мактаулы гражданы М.И.Аршанский портретын ясадым. Комбинатның чуен кою цехында иҗат итүем гомерлеккә истә калды! Чуен койган урыннан йөз метрдан артык ераклыкта басып торсам да, анда шулкадәр эссе дә, күзләр камашырлык якты да иде.
– Гүзәл, үзегезне кемнәргә һәм ни өчен рәхмәтле дип саныйсыз?
– Тормышта, иҗатта барысы да җиңел генә булмады, әмма сынауларга бирешмәдем, гел иҗатта булдым. Ниһаять, кадерле әтием дә минем белән бик нык горурлануы турында белдерде! Бүгенге көндә мин – заманча сәнгать буенча Халыкара академиянең шәрәфле әгъзасы, заманча сәнгать өлкәсендә «Виртуоз йолдызы» I Халыкара премиясенең алтын медале иясе. Мин кадерле әти-әниемә, нәсел-тамырларыбызга рәхмәтле! Алар – минем дөньямның нигезе. Алдагы көннәр һөнәремдә, һичшиксез, яңа мөмкинлекләр, ачышлар гына алып килер, дип өметләнәм.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала