Шәхесләребез Уку өчен 4 минут

Нәҗип Нәккаш: «Габдулла Тукай – иманлы шагыйрь»

(«Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары Ленар Гобәйдуллин әңгәмәсе)

 

Әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе Нәҗип Нәккаш.

 

 

– Сез – «Мирас» журналын бизәүгә һәм аны татар әдәбияты ядкярләре белән баетуга саллы өлеш керткән шәхес. Моннан 35 ел элек булган вакыйгаларга кайтыйк әле…

 

– «Мирас» журналының 1991 елда дөнья күргән иң беренче санында ук шамаилем бар. 1980 нче еллар ахыры-1990 нчы еллар башындагы үзгәртеп кору вакыйгасы татар халкы өчен гаять файдалы булды. Хәбәрдарлык, демократия, сүз, вөҗдан һәм дин иреге татарлар өчен бик күп әйберне яңадан ачты. 70 ел дәвамында тыелып торган ислам дине акрынлап тернәкләнде һәм бабайларыбыз мең ел дәвамында кулланган гарәп язуы кайта башлады. Иң мөһиме – татар тарихын дөрес итеп язарга мөмкинлек туды.

 

 

Нәҗип Нәккашның «Мирас» журналының тәүге санында басылган шамаиле.

 

 

«Мирас» журналын университеттагы сабакташым Әхмәт Сәхапов оештырып җибәрде. Флүн Мусин, Һәнүз Мәхмүтов, Әнвәр Хәйри, Рәшит Ягъфәровларның да журналга керткән хезмәте зур булды. Әхмәт Сәхапов үз тирәсенә мәшһүр галимнәрне җыйды. Мин дә, текстолог һәм шамаилләр ясау остасы буларак, әлеге хезмәткә бик теләп кушылдым.

 

«Мирас» журналында төп игътибарымны гарәп текстларына түгел, ә татар телендәге гарәби язулы әдәби чыганакларга бирдем. Татарның гаять затлы шигырьләре, Коръән белән аваздаш, фәлсәфи, бай һәм гыйбрәтле иҗаты бар.

 

 

Коръәндәге сабырлык темасы һәм Габдулла Тукайның «Сөткә төшкән тычкан» шигыренә шамаил.

 

 

Журналда басылган беренче шамаилемнең тарихын искә алыйм әле. Империя чорында Сөембикә манарасы очында ике башлы бөркет тора, әмма 1918 елның 8 мартында, аны төшереп, ярымай куялар. Большевиклар хакимияте ныгыгач, 1930 нчы елларда ярымайны кире алалар. 1993 елда исә янәдән куялар. Мин дә әлеге вакыйганы үз күзләрем белән күрдем. Дөрестән дә, бу – татарның үзәге, борынгы җире. Сөембикә манарасы, һичшиксез, ислам диненең символы булырга хаклы. Шунлыктан «Мирас» журналында басылган беренче шамаилемә Коръәннән «Хаклык килде, ялган юкка чыкты» дигән юлларны алдым. Безне ничә ел буе ялганлап, чын тарихны яшереп килделәр, әмма дөреслек барыбер өскә калыкты. Шамаилнең читендәге текст Габдулла Тукайның «Пар ат» шигыреннән алынган:

 

«Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары;

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!»

 

дигән юллар әйтергә теләгән фикеремне тагын да куәтләде. Шамаилдә төркиләрнең яраткан зәңгәр төсен һәм яшел, гөлбакчалы туфрактан калкып чыккан «Нурлы Казан»ның символын – Сөембикә манарасын күрәсез.

 

 

Шәһадәт кәлимәсе һәм Габдулла Тукайның «Тәәссер» шигыренә шамаил.

 

 

– Бөек шагыйребезнең шигырьләре шамаилләр теленә ничек кереп китте?

 

– Габдулла Тукайны сабый чагымнан ук яратып укыйм. Аның моннан 120 ел элек язган шигырьләре замандашларыбыз өчен дә актуаль. Шагыйрьнең күп шигырьләре Коръән белән аваздаш. Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәдгариф, бабасы Зиннәтулла да мәшһүр хәзрәтләр булган. Габдулла Тукай үзе дә мәдрәсәләрдә гыйлем ала һәм аң-зиһененә дини әдәбиятны, комга сеңгән яңгыр тамчысы кебек, камил сеңдерә. «Исемдә калганнар»да тәрәз төбендә «Рисаләи Газизә»не укып утыруы турында яза. Бу – шактый катлаулы, мәгънәле һәм саллы китап. Шулай итеп, Габдулла Тукайда җиде буын бабайларыннан килгән укымышлылык гены калкып чыга. Нәтиҗәдә, ул дини эчтәлектәге текстларны, гыйбарәләрне, шигъри калыпка салып, укучыларга җиткерә.

 

 

Габдулла Тукай туграсы.

 

 

Әйтик, бер шамаилемдә Коръәндәге «Аллаһы Тәгалә сабырлар белән» дигән сүзләрне яздым. Ә инде Габдулла Тукайның сабырлык темасына бик мәгънәле «Сөткә төшкән тычкан» исемле шигыре бар:

 

«И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!

Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат!»

 

Бу юллар да әлеге шамаилемдә урын алды.

 

Бер шамаилемдә Габдулла Тукайның Аллаһның күркәм исем һәм сыйфатларын, Коръәнне телгә алган, Коръәнне тәрҗемә иткән шигырьләренең исемнәрен яздым: «Таян Аллага!», «Ана догасы», «Тәәссер», «Мигъраҗ», «Кадер кич», «Китап», «Тәфсирме? Тәрҗемәме?», «Васыятем» һ.б. Габдулла Тукай гаять иманлы шагыйрь булган! Үзенең «Васыятем»ендә дә: «Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!» – дип яза. Аның «Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә» дигән юллары да Коръәннең «Әл-Фәҗер» («Таң») сүрәсендәге аятьләрдән алынган. Әлеге шигъри юлларны элекке кабер ташларында да очратырга мөмкин.

 

– Габдулла Тукайның туграсына нинди мәгънә салдыгыз?

 

– Габдулла Тукайның берничә туграсын эшләдем. Иң беренчесен Габдулла Тукайның әдәби музеена бүләк иттем. Ул төрек солтаннары туграсы стилендә, әмма татарча сүзләр белән язылды. Яңа иҗат иткәнендә Аллаһ колы – Габдулла исеме – түбәндә, ә Тукай югарыга таба омтылышны күрсәтә. Габдулла Тукай татар шигъриятендә, татар дөньясында иң югары урында, хәзерге көндә дә шул дәрәҗәдә кала һәм һәрвакыт милләтенең киләчәге өчен борчыла. Шуны да истә тотып, шамаилнең читенә «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» исемле шигыреннән:

 

«Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар,

– Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!» –

 

дигән юлларны урнаштырдым.

 

– Сезнең ярдәм белән Арча районындагы Кушлавыч авылы зиратында шагыйрьнең әтисе Мөхәммәдгариф Мөхәммәдгалим улының да кабер ташын яңартып эшләдек.

 

– Әлеге кабер ташының бизәлешен һәм текстын Казан ханлыгындагы кабер ташлары үрнәгендә иҗат иттек. Ташның алгы ягына Коръәннән «Һәрбер җан иясе үлем ачысын татыр, соңыннан миңа (Аллаһка) әйләнеп кайту булыр» дигән юлларны һәм: «Аңа Аллаһның рәхмәте насыйп булсын», – дип яздык. Икенче ягына Мөхәммәдгарифның туграсын урнаштырып, борынгы шигырьне күчердек: «Һәркем бу кабергә кылса назар иясен догасында яд итәр: «Рәхмәтуллаһи галәйһи рәхмәтән васигатән». Бирегә килгән һәр кеше мәшһүр хәзрәт, бөек шагыйрьнең әтисе рухына дога кылыр, яшәү һәм мәңгелек турында уйланыр дип өметләнәм.

 

Кабер ташлары тарихына мөрәҗәгать итсәк, Казан ханлыгына караганнары аеруча сыйфатлы һәм мәгънәле итеп эшләнгән. Аларга Кырым ханлыгының да тәэсире бар. Сәхибгәрәй хан, Кырымнан Казанга килеп, шактый уңышлы гына идарә итә, үзе белән осталарны да алып килә. Шулай ук бу ташларга Дагстан, Төньяк Кавказ эпиграфик сәнгатенең дә тәэсире бар. Шунлыктан Казан ханлыгы кабер ташлары Алтын Урда чорына караганда сәнгатьлерәк, затлырак булуы белән аерылып тора. Әлеге ташларның өске өлешендә чәчәк бәйләме – гөлләмә урнашкан. Ул җәннәтне символлаштыра. Казан ханлыгы чоры кабер ташлары тарихчыларга яхшы билгеле. Шулай итеп, мин ханнар заманындагы бай мирас, затлы мәдәнияттән үрнәк алам һәм аны үземнең иҗатымда файдаланам.

 

– Дөрестән дә, Мөхәммәдгариф хәзрәтнең кабер ташы бик тә мәгънәле килеп чыкты. Анда язылган сүзләр каберне зиярәт итүчеләрдә кызыксыну уятыр дип уйлыйм.

 

– Дөрес, әлеге язулар гарәп графикасында кабул ителгән кануннар белән туры килмәскә дә мөмкин. Әлбәттә, стильләр туры килә. Иҗатымда нәсех, сөлес һәм башка стильләрне кулланам. Мәчетләргә эскизлар эшләгәндә классик хәрефләр белән язам, әмма үзебезнең милли, татарча хәрефләребез дә бар, каллиграфик мирасыбыз да шактый бай. Хәзерге каллиграфларның күбесе Коръән аятьләре һәм хәдисләр яза, әмма татар телендәге текстлар белән эшләүчеләр бик сирәк. Мин каллиграфия сәнгатендә татар телен, татар язуын сәнгати югарылыкка күтәрергә тырышам, Габдулла Тукай кебек мәшһүр шәхесләребезнең иҗатын танытам.

 

– Каллиграфиягә сәләтегез кемнән килә?

 

– Совет мәктәбендә матур язу аерым предмет буларак укытыла иде. 3 класста укыганда ук сәләтемне күреп алдылар. Шуннан бирле язудан туктаганым юк. Элегрәк плакатларны һәм стена газеталарын бик күп язарга туры килде.

 

Гарәп каллиграфиясе нигезләрен университетта, соңрак уймачы-рәссам Бакый ага Урманчедан һәм үзлегемнән өйрәндем. Хәрефләрдән, сүзләрдән, орнаментлардан матур сәнгать тудыруны үземнең төп юнәлешем итеп алдым. Бу сәләт миңа ата-бабаларымнан килә. Алар барысы да – балта осталары, язулары да бик матур иде.

 

– Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи