Шагыйрь, укытучы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Мөхәммәт Хәмит улы Садыйков 1934 елның 12 маенда Питрәч районының Күн авылында колхозчы гаиләсендә туган. Шигырьләрне 1956 елда яза башлый һәм төрле газета-журналларда бастыра. «Зәңгәр юллар», «Дуслык», «Зәңгәр офыклар», «Яшьлек таңы», «Яшьлек алга ашыга», «Ходай колы» дигән шигырь китаплары авторы. 2023 елның 29 июнендә вафат булды һәм Күн авылы зиратында дәфен кылынды.
.png)
ЯШӘҮ РӘХӘТЕ
Гомеремдә күпме чәчәк күрдем,
Сокланган юк иде бу чаклы,
Үбә җилләр, коча, иркәлиләр
Яр ташында үскән чәчәкне.
Ташны ярып, тамырлары белән
Туган туфрагыма тоташкан.
Гашыйкларча сөелергә теләп,
Иркәләнә, үрелә кояшка.
ШАГЫЙРЬ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Ринат Рәхимовка
Үсмәсен дип, алмагачның
Тамырын чабып була;
Сайрамасын дип, кошчыкны
Читлеккә ябып була.
Язмасын дип, шагыйрьләргә
Ялалар ягып була;
Салларга бәйләп агызып,
Утларга салып була.
Мәсхәрәгә түзеп була,
Сөйгәнеңне сөйсәләр,
Дуэльгә чакырып була,
«Син – дошманым», дисәләр...
Яралардан үлеп була,
Туган туфракка ятып,
Дошманыңның маңгаена
Соңгы пуляны атып...
...Ничә киссәң дә үсәләр...
Талларны була кисеп...
Мишә буйларында йөрдем,
Шагыйрь дус искә төшеп.
Бары да була... тик шагыйрьне
Булмый кабат терелтеп...
Фанилыктан бакыйлыкка
Китте гомере үтеп.
БАЛА
Канат каккан кыя бөркетедәй
Канатлана очып китәргә.
Миңа монда урын тар дигәндәй,
Биләүләрен тели сүтәргә.
Кысса әгәр нәни кулы белән,
Су чыгарыр кебек ташлардан.
Тумыштан ук әзерләнә кеше
Җирдә хезмәт, иҗат башларга.
ЯШӘҮ КӨЧЕ
Иген игеп, маллар көтеп була,
Бизеп була җырдан, шигырьдән.
Иң яманы: сөю-мәхәббәттә
Тиң яр тапмый китү бу җирдән.
Акылыңны чуалтырга була,
Уйлап йөрсәң төн дә, көндез дә...
Гашыйк җанны үтерергә мөмкин
«Сине сөймим» дигән бер сүз дә.
Туң котыпка илтеп япсалар да,
Яшәүдә зур мәгънә бар – беләм...
Сөрген-каторганы кичеп була,
Яшәгәндә сөйгән яр белән.
ПАРСЫЗЛАР
Ярын җуйган адәм яшь яр табар,
Парын җуйган кошка – һәлакәт.
Адәм баласын да, кошларны да
Утка-суга сала мәхәббәт.
Сандугачлар ялгыз яши алмый,
Тугры кала мәрхүм ярына;
Йә таш ярга төшеп бәрелә ул,
Йә йөрәге шартлап ярыла.
Тормыш кыенлыгын яра-таптый
Мин яшәүгә сусап яшимен.
Яшен уты бәреп юлга төшкән
Чуерташка калган кеше мин.
АВЫЛ ҺАМАН ШУЛАЙ
Авыл һаман икмәк, катык ашый…
Ир кендеге җиргә береккән...
Ямьле яздан сары көзгә чаклы
Гел басуда... Эшләп күнеккән.
Ал таңнарга карап, ак өметтә
Авыл агай һаман уйлана...
Җиргә хуҗа булып, теләгәнчә
Яшәү насыйпмы соң дөньяда?!
Авыл һаман икмәк-катык ашар,
Чәй кайнатыр чишмә суыннан...
Бал кортлары таңнан кичкә кадәр
Нектар ташыр басу-болыннан.
Авыл һаман матур төшләр күреп
Таң нурлары белән уяна.
Пакь күңелдән ак өметтә яшәп,
Якты киләчәген уйлана.
Авыл һаман икмәк-катык ашый.
Шулай яши элек-электән...
Ил язмышы – ир һәм җир язмышы
Тир, кан белән бергә береккән.
БЕЗНЕҢ БУЫН
Без хәрефләр танып өйрәнгәнче,
Тормыш безне эшкә өйрәтте.
Сугыш елларында үскәнгәдер,
Без – куркусыз, батыр йөрәкле.
Аударылган тирәк тамырыдай,
Талчыбыктай үстек як-якта.
Мәңге аумас, мәңге корымас булып,
Тамыр җәйдек туган туфракка.
Көзге кырда уҗым булып шыттык,
Язгы кырда буйга үрләдек.
Кайгыларны эшкә җигә белдек,
Җиңә белдек, җиңелә белмәдек.
Аты бетсә, үгезләрен җиктек,
Камытын да кидек муенга.
Корабльдә Галәм иңләргә дә
Насыйп булды безнең буынга.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала