Аксубай районында Эльмира Сөләйманова музее барлыгын белә идегезме?

Татар эстрадасы җырчысы Эльмира Сөләйманова. С.Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» архивы.
Моннан бер елга якын элек Аксубай районының Иске Ибрай авылында Татарстанның атказанган артисты, җырчы Эльмира Сөләйманованың музее ачылды. Хәзерге вакытта аның экспозицияләрен туплау юнәлешендә эш алып барыла. Мәрхүмә җырчының туган ягында истәлеген мәңгеләштерүгә автор-башкаручы Нияз Җәләлов зур өлеш кертә.
Татар эстрадасы җырчысы Эльмира Сөләйманова 2022 елның 16 декабрендә йөрәк өянәгеннән вакытсыз арабыздан китте. Аңа 40 яшь кенә иде, гаиләсе – ятим, ике яшүсмер баласы – кызы һәм улы әнисез калды. Мәрхүмә Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләнде.
Моңлы җырлары белән тамашачы күңелен яулаган, 2018 елда «Татарстанның атказанган артисты» мактаулы исеменә лаек булган Эльмира Сөләйманова Чаллы шәһәрендә туып үссә дә, аның балачагы әнисе туган як – Аксубай районының Иске Ибрай авылында уза.

2018 елның октябрендә Эльмира Сөләйманова «Татарстанның атказанган артисты» мактаулы исеменә лаек булган иде. Дәрәҗәле бүләкне Казанның «Пирамида» комплексында узган «Җанлы концерт»та Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. «Әлеге исемгә лаек булу – зур дәрәҗә, иҗатымны яратучыларга рәхмәт белдерәм. Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям», – дигән иде Эльмира Сөләйманова ул көнне.
– Бер ел элек Иске Ибрай авылы клубына ремонт ясалды. Моңарчы анда Эльмира Сөләйманова иҗатына багышланган зур булмаган экспозиция булган инде. Эльмираның әнисе Фидания апа клуб мөдире Нәфисә Шәрифуллинага кызының берничә сәхнә күлмәген тапшырган. Мин бу авылга концерт белән килгәч, клуб мөдире мәдәният учагы бинасына ремонт ясалачагын хәбәр итте. Нәкъ шул вакытта клубның бер бүлмәсендә Эльмира Сөләйманованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган музей оештырырга мөмкин икән дигән уй килде. Клуб зур, ишектән керүгә сул якта киң, якты гына урын да бар. Клуб мөдире белән җырчының музеен оештыру турында сөйләшеп торганда, авыл җирлеге башлыгы Мансур Минигулов килеп кушылды. Ул Иске Ибрай авылының сөекле кызы истәлеген мәңгеләштерү тәкъдимен хуплап, музей ачуга риза булды. Шул рәвешле экспозицияне тупларга алындык. Мин җырчының сәхнә күлмәкләре өчен манекеннар алып кайттым, стенага элеп куярга фото һәм язулы мәгълүмати баннер ясаттым. Җырчының төрле иҗади бәйге һәм фестивальләрдә лаек булган грамота, дипломнарын да тезеп куйдык. Алга таба музейга башка җиһазлар – шкаф һәм витриналар, телевизор алырга кирәк. Җырчының сәхнә аяк киемнәрен тезеп куярлык киштәләр шушы көннәрдә кайтып җитәргә тиеш. Музейга килгән һәр милләт кешесенә Эльмира Сөләйманованың иҗаты белән танышу, аның башкаруында татар җырларын тыңлау мөмкинлеге булдырылачак, – дип сөйләде Нияз Җәләлов.

Эстраданың танылган җырчысы Нияз Җәләлов. /Э.Газизова фотосы.
Якын киләчәктә экспозициядә тәкъдим ителгән ядкәрләр саны артачагына шик юк. Мәсәлән, анда җырчының балачагы белән бәйле истәлекләр, яраткан уенчыклары да урын алачак.

Нияз Җәләлов искә алганча, алар Эльмира Сөләйманова белән еш кына бер сәхнәдә чыгыш ясап, аралашып яшәгән. Бүген ул җырчының әнисе Фидания апа белән гел элемтәдә тора.

– Эльмирадан җылылык бөркелә иде. Ул шулкадәр саф күңелле, ачык, якты кеше иде. Иҗат юлында безгә концертларда бергә күп эшләргә туры килде. Хәлләребезне белешеп тордык. Вафатына ярты ел кала репертуарын яңарту өчен миннән биш җыр алды. Аларның берничәсен генә сәхнәгә чыгарырга өлгерде. Соңгы концерты пандемия елында Казан дәүләт филармониясе сәхнәсендә булды. Ахырда «Сиңамы соң?» дигән җырны дуэтта башкардык. Мине Чаллыда узган тәүге концертына да җырларга чакырганы исемдә. Минем сәхнәгә әле чыккан гына, популяр вакыт иде. Шулай итеп, аның иң беренче һәм соңгы концертында чыгыш ясадым... – ди Нияз Җәләлов. Шушы үткән еллар хатирәләрен күңелендә яңартканда аның күзләре яшьләнде.

– Гадәттә, кешенең исән чагында кадерен белмиләр шул, әле үлгәч тә искә алулары икеле. Эльмираны соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында мәдәният һәм сәнгать әһелләреннән Чаллы артистларын, Ильмира Нәгыймова, Рамил Галимҗановны гына күрдем, Казандагы хезмәттәшләре юк иде кебек... Иске Ибрайдагы музейны исә киләчәктә тагын да тулыландырып, аңа рәсми статус бирергә кирәк дип саныйм. Хәзерге вакытта үз эшен башлап җибәрүе дә куанычлы хәл, әлбәттә. Эльмира Сөләйманованың туганнары, якыннары, авылдашлары, иҗатын яратучылар бик сөенде. Фидания апа белән даими аралашып торабыз. «Артистлардан син генә шылтыратып, хәлемне белешәсең», – ди. Шушы көннәрдә аның белән кызының каберен зиярәт кылырга җыенабыз, – дип сөйләде җырчы.
Нияз Җәләлов иҗади планнар корып яши – яңа җырлар яза, концертлар куя. Майда Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә берничә концерт тәкъдим итәргә уйлый. «Моннан 10-15 еллар элек төбәкләрдә Казаннан килгән татар артистларының концертлары бик сирәк күренеш иде. Элек минем әле бер татар җырчысы да чыгыш ясамаган шәһәр һәм районнарга гастрольләр белән барганым булды. Көненә икешәр концерт куеп, кич белән яшьләргә дискотека оештырып кайта идек», – дип сагынып искә ала ул. Кайчандыр үзенең тотрыклы, табышлы эшен ташлап, иҗат дөньясына чумуына бер дә үкенмәве турында да әйтте. «Әгәр халык алдына сәхнәгә чыкмаган булсам, үкенечкә калыр иде», – ди Нияз Җәләлов. Ул татар эстрадасында «Яшиселәр килә» җыры белән танылды, башка күп кенә җырлары да хитка әйләнде. «Беләсезме, минем дәрәҗәле исемнәрем юк, аның артыннан йөрмим дә. Иң мөһиме – халык мәхәббәте. Без җыр, моң сөючеләргә хезмәт итәбез. Хәйрия концертларын да куябыз. Туган ягым – Әлки районы Бибай Чаллысы авылында да бушлай концерт куйганым бар, Сабан туйларында чыгыш ясыйбыз», – ди Нияз Җәләлов. Аның татар халкына хезмәт иткән моңлы җырчы Эльмира Сөйләманованың якты истәлеген мәңгеләштерүгә көч куюы да – мәдәнияткә хезмәт итү. Сөекле җырчыбызның рухы шат булсын иде дип догада булыйк.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала