Ахыры. Башы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елның 23 нче санында.

Иң борыңгы мәҗүси мифлар тезмә-җыелмасы төрки халыкларның баш алласы Тәңрене аңлатудан башланып китә. Фольклорчы әдип үзе хезмәтенең фәнни планда әшләнүенә дәгъва итмәсә дә, әлеге теонимны аңлатканда аның гыйльми-теоретик әзерлек дәрәҗәсе шактый сизелеп кала. Конкретлаштырып әйткәндә, ул тәңре сүзенең килеп чыгышын зәңгәрләнеп яки йолдызларны балкытып торган түгәрәк күк белән бәйли һәм иң мөһиме, какканда дөнгери-төнгери торган шаман барабанының исеме ( тавыш яңгырашы) төңгер белән бәйләп аңлата. Алай гына да түгел, «күк күкрәгән вакытта яңгыраган авазны да, шушыңа охшатып булса кирәк, «дөнгердәү дибез» гыйбарәсе өстәп, Тәңре теонимы этимологиясен, минемчә, үз телебез һәм башка төрки халыклар сөйләме мисалында гаҗәеп зирәклек белән ачуга ирешә.
Мактанып әйтүем түгел, бу ачыш төрки супертел семьясының Алгы Азиядән килгәнлеген раслау өчен без төзегән иң борынгы кәлимәләрдән торган 1000 сүзле чагыштырмалы сүзлектә аңлатылган караш белән аваздаш. Анда мин яшенле яңгыр вакытында күк күкрәү гөрелтесен белдерә торган гыйбарәнең бик күп халыклар телендә аваз-тавыш ияртеменә корылган тан/тин/тән/ тен авазларына нигезләнгәнен ачыкладым. Баксаң, алла һәм күк төшенчәләре яки атамалары да шул ук аваздаш сүзләр катнашлыгында ясалган икән: семит һәм урарту телләрендә тингир, шумерларда дингир, полонезларда тангароа, французларда тонара, төркиләрдә тенгри / тәңре, кытайларда таң/ тянь, японнарда тиң һәм башкалар. Димәк, Нәкый ага сиземләгән һәм нигезләгән барабан төңгер һәм теоним тәңре атамалары да Якын Көнчыгыштан башлангыч алучы борынгы җирлеккә барып тоташа икән.
Бу гаять озын гомерле кадими сүз соңыннан ислам аша кергән Аллаһ теонимы белән алмаштырыла. Ләкин, әдип төзегән мәкальләр сүзлегеннән алып китерелгән өстәмә текстлардан күренүенчә, ул халык телендә яшәвен хәзер дә дәвам итә.
Ары таба җыентыкта, бер-бер артлы төзелеп, мәҗүси образ-персонажлар, ә алар артыннан ислам дине аша кергән мифологик затлар турында ярым аналитик, ярым белешмә характерында эшләнгән текстлар китерелә. Шактые Каюм Насыйри һәм миссионер Яков Коблов хезмәтләрендә урын алмаган өстәмә мәгълүматлар белән тулыландырылган ошбу белешмәләр һәм мәкаләләр, шулай ук тылсымлы-магик терминнарга бәйләнәшле гыйбарәләр, һичшиксез, укучыны бабаларыбызның мифология белән үрелгән дөньяга карашы һәм яшәү рәвеше белән таныштыра. Хәтта фән булып фәндә бәхәс уяткан кайбер мәсьәләләрне ачыкларга яки дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итә. Әдипнең соңгы нокта куелуга дәгъва итми торган тасвирлама-шәрехләүләре дә шуңа этәргеч бирә.
Бер генә мисал. Бичура турындагы мифны аңлатканда, галим-әдип әлеге исем составында «чура» сүзе катнашуына бәйләп, «Чура батыр» дастанына да туктала. Ошбу әсәрнең, татардан кала, казах, кыргыз, төньяк кавказлы, кырымлы, нугай кебек халыкларда булуына һәм барысында да Чураның Казанны яклап сугышырга килүче халык батыры (аерып язу безнеке – М.Б.) итеп күрсәтелүенә басым ясый. Һәм иң мөһиме, акны кара, караны ак итеп күрә торган кайбер татар белгечләре кебек, ул һич тә әлеге батыр образын явыз Иван IVкә Казанны алырга яугаскәр белән килергә чакырып каткат хат язган, шулай ук ханны һәм идарә башлыкларын тотып бирергә ярдәмләшәчәген белдереп илчеләр җибәргән хыянәтче морза Чура Нарыков белән үзара тиңләштерү юлына басмый. Димәк, исемнәре тәңгәл килүгә карап кына тартып-сузулар һәм йомшарту-шомартулар исәбенә сатлыкҗан морзаны халык батырының прототибы итеп караудан галим ерак тора.
Нәкый ага басым ясап күрсәткәнчә, мифологик караш белән сугарылган фольклор мирасыбызда «Сак-Сок бәете» үзенә бер урын били. Чөнки тормышта һәрчак булган реаль хәлләргә яки реаль вакыйгага нигезләнгән традицион бәетләрдән ул берүзе магик уйдырмага корылуы белән аерылып тора. Шуңа күрә дә әдип хаклы рәвештә «мәсьәлә шактый катлаулы» дип карый һәм «эзләнүләрне дәвам итүчеләр өчен уйланырга символик момент һәм ишарәләр җитәрлек» булуына игътибар юнәлтеп, әлеге бердәнбер үзенә башка әсәр турында тикшеренүләрнең киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерә. «Шәрык мифологиясе контекстында Сак-Сок образлары» дип исемләнгән безнең хезмәт – шушы юнәлештә башкарылган фәнни тикшеренүләрнең берсе. Без анда Сак-Сок атамаларын тәкъдим ителә торган «саклану» һәм «азгын», «тыйнаксыз» мәгънәләрен белдерүче аваздаш сүзләргә түгел, ә «уң» һәм «сул» мәгънәләренә туры килүче сагъ һәм согъ дигән борынгы төрки сүзләргә бәйләдек, димәк, фаҗигагә дучар булган әлеге кошлар кебек, беркайчан да үзара кушыла алмый торган капма-каршы якларга бәйләп аңлаттык. Бәеттә хәтта турыдан-туры шуңа туры килә торган юллар бар: «Беребез сактамыз, беребез соктамыз, / Бер икәвемез ике яктамыз». Ахыр килеп, «бәет» дип аталып йөргән ошбу әсәрнең гыйльми телдә «баллада» дип аталган жанрга туры килүен күрсәттек.
«Жанр» дигәннән, бу урында «миф» дигән киң сыйдырышлы төшенчәгә аерым тукталырга кирәктер дип саныйм. Ни өчен дигәндә, миф үрнәкләре, үз чиратында, янә төрле ваграк жанрларга төренеп гәүдәләнә. Ачыклап әйткәндә, келәү, фал, әфсен-төфсен, арбаур, туй һәм җеназа сыктаулары, сөйдергеч, им-том, имләү, төш юрау, тыю-табу, алгыш, каргыш, бозым салу, ант, бозым-сихер кайтарулар – менә шундыйлардан.
Әмма Нәкый Исәнбәт, киң җәмәгатьчелеккә адресланган җыентыгының план-проспектын төзегәндә, фактик материалны абстракт теориягә яраштырып, бихисап төрләргә, вак төркемнәргә бүлгәләп бирүне күздә тотмаган; ә җиңел аңлашылсын өчен, аларны киң сыйдырышлы аерым жанр атамалары яки гомумиләштерелгән тематик баш астында бер-бер артлы тезеп урнаштыруны кулай күргән. Мәсәлән, китапның шактый зур өлешен алып торучы икенче бүлек материаллары «Ырымнар һәм ырымлы имтомнар» дигән гомуми баш астына берләштерелгән. Мифологик ышанулар белән керешкән әйтем-гыйбарәләр, калыплашкан текстлар һәм гореф-йолалар исә, буталмыйча, эзлекле төстә кабул ителсен өчен, гади яңгырашлы берничә темага туплап бирелгән. Монда, әлбәттә, җыентыкны тулыландырып төзегән Миләүшә ханымның һәм фәнни редактор Фәнзилә Җәүһәрованың да кулы катнашканлыгы сизелеп тора.
Ә менә шушы бүлектә «Төрле авыруларга каршы ырымнар», шулай ук «Авыруны терелтү һәм өшкерү ырымнары» дигән баш астында бирелгән им-томнарның, имләү һәм өшкерү йолаларының ни өчен «Халык медицинасы» дигән бүлек материалларыннан аерып урнаштырылуы турында да әйтеп китәргә кирәктер. Асылда әле генә аталган кадими-архаик дәвалау төрләре дә халыкның традицион дәвалау өлкәсенә керә. Нәкый аганың бары тик дәвалы үләннәр, табигать дөньясыннан алына торган төрле майлар, бәлзәм-мумиё һәм шифалы сүл яки сыекча кебек биологик дарулар белән дәвалау ысулларын гына халык медицинасына кертүе, минемчә, өшкерү-имләү, әфсен-төфсеннәрне хорафат итеп кенә карый торган совет идеологиясенә күрәләтә каршы чыгудан тыелырга мәҗбүр булуы белән бәйләп аңлатырга кирәктер. Бу очракта, билгеле, сүз борынгыларның һәр булган хәл яки күренешкә ишарәле кайтаваз яки иш-тәңгәл итеп каралуы кычкырып торган уйдырма җаваплары турында бармый.
Андый тузга язмаган җавапларның чеч-чи ялган икәнлеген белдереп, әдип еш кына, уйдырма текст ахырына «имеш» дигән сүз өстәп куя.
Төрле идеологик эзәрлекләүләргә дучар ителүенә карамастан, Нәкый Исәнбәт хорафат, сихер мөһере сугылган традицион дәвалау ырымнарын, өшкерү-имләүләрне бергә туплап чыгарырга ниятләвенең җитди сәбәпләре бар. Ничәмә гасырлар буена әби-бабайларыбыз файдаланып килгән әлеге дәвалау ысуллары – кем белми икән белсен – фән күзлегеннән караганда кешенең психикасына тәэсир итә торган инандыру («внушение») белән бәйләнгән! Үзенә күрә ул хәзерге рәсми медицинада кулланыла торган гипноз терапиясе белән тиңдәш. Чөнки «фәләннең кулы җиңел, өшкерүе шифалы» дип даны таралган ак сакаллы бабай яки дәвачы карчыкның савыктыргыч ярдәменнән авыруларның еш кына җиңеллек табуы барыбызга да билгеле. Сүз-йола кодрәтенең уңай тәэсир ясавына, әлбәттә инде, ырымлаганда пәйгамбәрләрнең яки изгеләрнең исемен телгә алу, шул исәптән «Минем кулым, минем телем түгел, ә Гайшә-Батманның кулы, ...теле» (Гайшә – болгар ханы кызының яки хатынының, Батман Фатыйма Мөхәммәт пәйгәмбәр кызының исемнәре булып исәпләнә) дигән калыплашкан традицион формула-гыйбарә куллану да ярдәм иткән.
Димәк, зарарлы искелек калдыгы булып саналган, җитмәсә «бисмилла» әйтеп, дин белән керештереп башкарылган өшкерүләр, әфсен-догалар атеистик замана мохите белән үзара ярашмасалар да, халыкның рухи мирасы рәвешендә җыентыгына керткәндә Нәкый Исәнбәт, һичшиксез, аларның нәкъ менә күп мәртәбә үзе шаһит булган могҗизалы тәэсирен дә күздә тоткан булырга тиеш. Тик әгәр шул якка да басып ясаса, хорафатларны яклауда гаепләячәкләрен белгәнгә, бу хакта белдерергә базмаган яки белдереп тә, җыентыкның тулы нөсхәсе юкка чыгу аркасында сакланмаган.
Әмма дөреслек һәрчак өскә чыга. Миләүшә Хәбетдинова им-томнар тупланган икенче бүлеккә караучы кереш мәкаләсендә әлеге төр ырым-йолаларның психологик ягына, ягъни патриархаль көнкүрештә психотерапия роле уйнаганлыгына да игътибар итә. Шул исәптән Нәкый аганың әнисе ягыннан туган тиешле Әхмәтсафа ахунның өшкерү һәм догалар белән дәвалау практикасында ирешелгән психотерапия нәтиҗәләрен һәм аның үзенең халык арасында алтын куллы дәвачы булып танылуын моңа бер җитди мисал итеп китерә.
Мин халыкның тел-йола иҗатын нечкәләп белүче галим-әдип «халык медицина»сы дигән кирәкле атаманы кулланган кебек, җыентыкның төп нөсхәсендә «халык педагогика»сы дигән үзеннән-үзе соралып торган үтә ятышлы төшенчә-терминны да кулланышка керткән булгандыр дип уйлыйм. Һәрһәлдә, аның бала тәрбияләүгә бәйләнешле педагогик материаллары шактый. Әйтик, «Тәрәзә төбенә утырсаң, кәтүк булып калырсың», «Көянтә аша атласаң, култык астыңа кыярак чыгар», «Идән себергәндә чүп калдырсаң, ирең шадра булыр», «Ир бала сагыз чәйнәсә, сакал-мыек чыкмый», «Сызгырып йөрмә, ут чыгарасың». Болар – асылда калыплашкан тыю-табулар, дөреслеккә туры килми торган, әмма сүз кодрәте ярдәмендә юрамалы (юри) куркытып ышандыру юлы белән балаларны эшкә һәм тәртипкә өйрәтүгә юнәлдерелгән әйтем-гыйбарәләр. Ә менә тәҗрибә нигезендә барлыкка килгән түбәндәге тотрыклы ышануларның: «Янгын чыгасы йорттан кандала күчә», «Эт аунаса, яңгыр булачак», «Мәче тырнашса, көн бозылачак», «Яшен яшьнәгәндә агач астында торырга ярамый», «Пычакны кешегә очы белән бирмиләр» дигән сынамыш һәм табу-тыюларның дөреслеген тормыш үзе раслап тора. Шул ук вакытта җыентыкта, бигрәк тә аның төрле ырымнарны эченә алган икенче бүлегендә, көнкүрештә еш очрый торган хәлләр һәм күренешләрнең һәркайсы, имеш, нәрсәгәдер ишарәли дип самими-наив кузаллауга корылган ышану һәм «шомланулар»ның шактый зур урын алып торуын да искәртергә кирәк.
«Татар мифлары» китабының гамәли һәм фәнни-эстетик кыйммәте, җыеп әйткәндә, – киң җәмәгатьчәлекне, галим-голәмә һәм сәнгать-әдәби иҗат әһелләрен әби-бабайларыбызның дөньяга карашы, шул исәптән дин, гыйлем, фәлсәфә, сурәтле фикер яралгылары белән үрелгән мифлар дөньясы белән таныштыра торган бай чыганак (хрестоматия, кулланма) булуында. Ә инде теге яки бу мифик образларны һәм төрле мифик жанр үрнәкләрен аерып алып, фәнни-теоретик планда шәрехләү, уку-укыту процессында һәм лекцияләрдә катнаштырып сөйләү, әдәби әсәрләрдә файдалану һәм тамаша залларына чыгару кебек гамәли чаралар үлемсез халык иҗаты белән ихлас кызыксынучылардан тора.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала