«Мәдәни җомга» газетасының 2026 елның 22 маенда дөнья күргән 19 нчы санында «Каһарманнар унбер генә булмаган» дип аталган мәкаләдә Әмир Үтәшевнең исеме искә алына.

«Кормашчы-җәлилчеләр унбер генә булмаган. Башкаларның да исемнәрен кайтарасы, Казан Кремле каршындагы гранит диварга барельеф-портретларын урнаштырып, халыкка белгертәсе иде», – дигән фикерне белдерә редакциядә шушы мәсьәлә уңаеннан уздырылган түгәрәк өстәлдә катнашкан зыялыларыбыз. Утырышта «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон җәлилче каһарманнар исемлеген тулыландырырга тәкъдим ителгән шәхесләрне атап үтә. Бу исемлектә унөч кеше бар, шул исәптән Әмир Үтәшев (1919-1996) та телгә алына.
Мин 1980-1993 елларда Казанның «Роторная» тукталышыннан ерак түгел Архангел зираты юнәлешендә урнашкан металл эшләнмәләр заводы бухгалтериясендә эшләдем. Шул чорда 1,5-2 ел тирәсе (кайсы еллар икәне төгәл хәтердә түгел) Әмир Үтәшев безнең заводта баш бухгалтер булып хезмәт куйды. Ул исәп-хисап бүлеге эшчәнлегендә күп кенә кимчелекләрне ачыклап, үз һөнәрендә тәҗрибәле белгеч буларак, тиз арада барысын да тәртипкә китерде.
Әмир ага үзе турында бик ачылып сөйләмәсә дә, Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләккәч Муса Җәлил белән очрашуы, фашистларга каршы көрәшне Франция партизаннары белән дәвам итүе турында әйткән иде. Соңрак шул вакыттагы батырлыклары хөрмәт белән искә алынып, чакыру буенча Франциягә барып йөрүе турында да белә идек. Эш урынында авызны чамалап ачу, мондагы стеналарның да «колагы» барлыгы турында да кисәткәне хәтердә. Әмир Үтәшевне безнең заводка директорыбыз, халык депутаты Рөстәм Шакиров үзе эшкә чакыра. Исән булса, каһарман турында ул күбрәк мәгълүмат бирә алыр иде дип уйлыйм. Безнең заводка килгәнче, Әмир ага Казанның Гадел Кутуй урамындагы кирпич заводында исәп-хисапчы булган. Сугышка кадәр дә шушы һөнәрдә көч куйган. Сугыштан кайткач, утырган урынында склад мөдире вазифасын башкарган.
Сүз уңаеннан, 1988 елда металл эшләнмәләр заводы «КазанЭнергоКомМаш» дип аталып йөртелә башлады, хәзер ул предприятие юк инде.
Газета редакциясендә мөһим тема күтәрелгән түгәрәк өстәлдә катнашучыларга кирәк булса дип, Әмир Үтәшев турында үзем белгән кыскача мәгълүматны язып җибәрергә карар кылдым.
Нәсимә ИБРАҺИМОВА, Казан
«Мәдәни җомга» газетасы
Икенче Бөтендөнья сугышы елларында Франциянең Каршылык хәрәкәтендә катнашкан Әмир Галимҗан улы Үтәшев 1919 елның 15 сентябрендә Уфа губернасы Каргалы авылында туган.
Бөек Ватан сугышы елларында кече политрук була, 1942 елда әсирлеккә эләгә. Совет әсирләреннән төзелгән гаскәри берәмлектә – «Идел-Урал легионы»нда хезмәт итә. Хәрби әсирләр арасында алып барылган яшерен хәрәкәттә катнаша. 1943 елда Едлино лагеренда (Польша) М.Җәлил белән очраша (соңрак легионерлар Г.Шәрипов һәм Н.Терегулов белән бергә аның шигырьләре язылган блокнотны коткаруда катнаша.
1943 елда легион батальоннарының берсе составында Франциягә җибәрелә. 1944 елда Үтәшев легионерлар төркеме белән бергә француз партизаннары ягына чыга. Партизаннар отряды командиры була. Француз армиясе капитаны исемен ала. Сугышчан казанышлары өчен Франциянең ике хәрби хачы белән бүләкләнә.
1945 елда Ватанга кайта. 1948 елда әсирлектә булганы өчен кулга алына, 25 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1955 елда иреккә чыгарыла, 1962 елда аклана.
1996 елның 6 февралендә Казанда вафат була.
«Tatarica. Татар энциклопедиясе» интернет-ресурсы белешмәсе
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала