III бүлек

Скифлар.
Без, төрекләр, бу сүзне французлардан да, немецлардан да алмаганбыз. Французлар әлеге сүзне «seythes» дип яза, [сит] дип укый. Алманнар «skythe» дип яза, [скүт] дип укый. Бу сүзне төрекләр гарәпләрдән алган булырга тиеш. Ә бәлки, французча һәм алманча белгән тарихчыбыз, ике халыкка да ярарга тырышып, шушы катнаш (гибрид) сүзне уйлап тапкандыр. Вакыт узу белән, «станция» сүзе алдына [и] авазын өстәп, [истасйон] булган кебек, бу катнаш сүзнең башына [и]ны өстәп, [искит] (iskit – төрекчә) барлыкка килгәндер.
Скифлар хакындагы иң борынгы мәгълүмат юнан телендә һәм бу милләткә иң беренче юнаннар исем биргән. Юнан тарихчылары, Һеродот һәм башкалар скифларны кем дип атаган соң? Һеродот хезмәтендә ул юнан хәрефләре белән «Σκυθαι» (скүθай) дип языла. Әлеге сүз өч өлештән тора. «Скү» – тамыр, аннан соң килгән «ай» аффиксы юнанчада күплек санны белдерә. Ә уртада [θ] (сакау [с]) әйтелешне җиңеләйтү өчен ике сузыкны ялгау функциясен үти: [скү-ай] дип әйтүе авыр. Безнең өчен иң әһәмиятле кисәк – «скү» тамыры. Әлеге сүзнең иң борынгы формасын эзләгәндә, шуны истә тотарга кирәк: юнанчада упсилон [ү] авазына кадәр, башта [у] авазының язылышын аңлаткан. Шуңа күрә «скү»нең борынгы формасы «ску» булган. Әйе, юнаннар скифларны башта «ску» дип йөрткәннәр. Һеродот скифларның барысына да [скүθай] дими, бер төркемен [сакай] дип атый. Бу сүзне французлар латин теле аша үзләштергәнгә, «saces» дип язалар, [сас] дип әйтәләр. Алманнар исә турыдан-туры юнан теленнән үзләштергәнгә, «sak-en» дип язалар һәм [сакен] дип укыйлар.
Алдагы бүлектә «а»ның «о»га, «о»ның «у»га әйләнүе турында язган идек. Кайбер сузыкларның йотылуы һәр телдә дә күзәтелә. Мәсәлән, төрекчәдә «сөтле+аш»тан барлыкка килгән «сүтлач» (sütlaç) сүзендә ике сузык кушылып китә (татар телендәге кара+урман=карурман кебек. – Ред.). Юнаннарның «ску» сүзе «соко»ның, ә «соко» сүзе «сака» сүзенең бозылуыннан килеп чыккан. [А] авазын үзгәртмичә әйтүче скифлар, ягъни сакалар үзләрен юнаннарга (бәлки, уң куллары белән күкрәкләренә сугып): «Мин – сака», – дигәннәр, һәм юнаннар аларны «сакай» дип атый башлаганнар. Латиннар бу сүзне «sacae», французлар «saces» (сас) дип үзгәрткәннәр. [А] авазын [о]га үзгәртүче скифлар, ягъни сакалар исә үзләрен: «Мин – соко», – дигәннәр. Иренләшкән [о] белән сөйләшүче сакаларны юнаннар «мин – суку» шәкелендә ишетәләр. «Суку» сүзен күплек санда биргәндә «суку+ай», ягъни [сукуθай] була. Тора-бара беренче иҗектәге «у» төшеп калып, «скуθай» формасына кала. «У» хәрефен соңрак «ү»гә үзгәрткәнгә, сүз «скү+θ+ай» шәкелен ала.

Синьцзянда сак мәдәнияте статуэткасы, б.э.к. III гасыр каберлегеннән.
Ә хәзер [скүθай] сүзендәге «скү» яки «ску» тамырының «ско»дан килеп чыкканын Һеродот хезмәте белән дәлилләп карыйм. Моның өчен фонетиканы читкә куеп, психология белемен кулланырмын. Без, бүгенге кешеләр, тарихи шәхесләрне дә, борынгы тарихчыларны да бөекләштерәбез, аларны гадәттән тыш затлар дип күзаллыйбыз. Аларда да башка кешеләргә хас кимчелекләрнең булуын, аларның да ялгыша, оныта, алҗый, таркау була алуларын уйлап та карамыйбыз. Алар да кеше бит…

В.Эберхардның «Кытай тарихы» хезмәте инглиз телендә язылган.
Без Һеродотның скифлар хакында мәгълүмат туплар өчен Олбия исемле чик буе шәһәренә киткәнен беләбез. Әлеге шәһәрнең ярты халкы – юнан, яртысы скиф була. Галим мәгълүматны йә юнанча белгән сакалардан, йә сака телен белгән юнаннардан алган. Өлкән кешеләрне сөйләштереп, буыннан-буынга күчеп килгән милли сүз тарихы турында ишеткәннәрен ул, һичшиксез, үзе өчен билгеләп баргандыр. Ни өчен боларны язаммы? Һеродот үз хезмәтендә, скифларның төркемнәргә бүленешен санап чыкканнан соң, болай ди: «Алар барысы бергә «сколот» булалар. Хәлбуки, эллиннар аларны [скүθай] дип атыйлар» (Һеродот. – Инглизчәгә Ж.Пауэлл тәрҗемәсе, 1949. – Б. 275). [А]ны [о]лаштырып сөйләүче сака Һеродотка мәгълүмат биргәндә: «Без барыбыз бергә «соколор» булабыз», – дип әйткәндер. Һеродот бу сүзне йә ялгыш ишеткән, йә хата белән язып алган, һәрхәлдә, «scythes» дигән һәм «sküthai» дигән кавем юк. Соколор, ягъни сакалар гына бар.

Чжоу династиясе патшасы У-Ван.
Чжоу
Чжоу кавеменең этрускларга турыдан-туры бәйләнеше юк. Фәкать этрусклар белән чжоулар арасында бер охшашлык бар: этрусклар – Италиядә, ә чжоулар – Кытайда цивилизация башлап җибәргән кавем. Бу кавем хакында атаклы алман синологы Вольфрам Эберхард «Кытай тарихы» хезмәтендә болай ди: «Шан династиясе дәверендә Кытай цивилизациясенең типик элементлары әле булмый. Бары тик чжоу кавеме Кытайга Күк культын һәм гаилә системасына кырыс патриархат режимын китерә. Феодализм үсеше башланып кына килгән җирдәге кимчелекләрне чжоу династиясе бетерүгә ирешә. Чжоулар шан кавеме вакытында Көнбатыш Шэньси өлкәсенең урта өлешендә кечкенә бер дәүләт коралар. Миладига кадәр XI гасыр башында башка кавемнәрнең (бәлки, төрки кавемнәрнең дә) басымы нәтиҗәсендә, чжоулар Көнчыгыш Шэньсига этеп чыгарылалар. Моннан шул аңлашыла: чжоу кавеме баштан ук төрки кавем булган. Миладига кадәр 1050 елда чжоуларның «Сугыш патшасы» кушаматын йөрткән У-Ван исемле башлыклары көнчыгышка юнәлә һәм, Урта Хонанга кадәр барып җитеп, Шан хөкемдарын үтерә. Шулай итеп, чжоу кавеме барлыкка килә. Без Кытайның чын тарихын шуннан соң башланган дип кабул итәбез... Яулап алучылар Кытайның гаилә системасына патриархат режимын һәм тәңречелекне кертәләр... Бу төрки кабиләләрнең дине белән бик охшаш була. Чжоулар кешене корбан итеп китерү йоласын гамәлдән чыгара... Әлеге ыру вакытында Кытайда чүл кабиләләренә махсус калкулык шәкелендә каберлекләр эшләнгән» (Эберхард В. Кытай тарихы. – 1971. – Б. 28, 37, 32, 34.).

Борынгы Кытайда чжоу династиясе.
Күрүебезчә, Эберхард Кытайны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрүче һәм Кытай цивилизациясенә нигез салучылар дип турыдан-туры төркиләрне күрсәтә. Озак гасырлар буе Кытай белән идарә иткән бу төркиләрне алман галимнәре «чжоу» дип атаганнар. Чжоу (төрекчә – «chou») атамасын юнаннарның борынгы «ску» сүзенең йомшак варианты дип кабул итәргә кирәк: [s-c], [k-h] авазларының үзгәреше, [u-ou] дифтонгына әйләнүе.
Болай аңлату хронологик яктан караганда, ялгыш кебек күренә, чөнки сакаларны «ску» дип йөрткән юнаннар – б.э.к. беренче меңьеллык башында, ә «чжоу» (chou) дип йөрткән кытайлар исә аңа кадәр үк б.э.к. икенче меңьеллык азагында яшәгәннәр. Димәк, бу атаманың фонетик үзгәрешен арттан башлап аңлатыргамы? Ягъни [s] авазы [c] авазына әйләнмәгән, ә киресенчә, [c] авазы [s] авазына үзгәргән дияргәме? Юнаннар белән кытайлар арасында үзара бернинди бәйләнеш булмаганлыктан, димәскә!
Менә болай әйтсәм, дөрес булыр: Кытайга цивилизация алып килгән төркиләр – үзләрен «соко» дип атаучы сакалар. Юнаннарның күршесе булган төркиләр дә – үзләрен «соко» дип атаучы сакалар. Юнаннарның «ску» (scu) сүзе белән кытайларның «чжоу» (chou) сүзе бер-берсеннән килеп чыкмаган, ә икесе дә бер тамырдан – «соко» сүзеннән барлыкка килгән:
S=С
K=H
U=OU
Әйе, скифлар кебек үк, чжоулар да – сакалар.
Төрекчәдән Алия Мөбарәкшина тәрҗемәсе.
Дәвамы бар.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала