Милләтебезнең хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен үрнәк булырлык бик күп лаеклы уллары һәм кызлары бар. Андый шәхесләрне Дәхтәрни, Ялгаш һәм Татар Кынадысы авыллары тарихында да очрата алабыз.

Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев.
Бу мәкаләмне халык бәхете өчен көрәшүче, беренче татар революционеры, «Урал» газетасының мөхәррире Хөсәен Ямашевка (1882-1912) багышлыйсым килә. Ул, үзенең якын дусты һәм фикердәше, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай кебек үк, кыска, әмма шулкадәр якты һәм вакыйгаларга бай тормыш кичерә. Гомере буе Россия империясендә яшәүче хезмәт кешеләренең иреге һәм бәхете өчен көрәшә.
Хөсәен Ямашевның Дәхтәрни авылына нинди катнашы бар соң? Бактың исә, ул әлеге авылга бик якын икән. Аның әтисе – Казан сәүдәгәре Минһаҗетдин – Дәхтәрни авылында яшәгән Хәсән Сәнҗәп улы Габдуллинның өлкән улы. 1858 елда 8 яшьлек Минһаҗетдинның әтисенә – 30, ә бабасы Сәнҗәп Габдуллинга 62 яшь була (кара: ГАСО. 28 нче ф. 1 нче тасвир., 2574 нче эш). Дәхтәрни авылы буенча 6 нчы ревизия (1811 ел) материалларына мөрәҗәгать итеп, Сәнҗәпнең Габдулла Ямашевның өлкән улы булуын беләбез, аңа исә 69 яшь була (ГАСО. 28 нче ф., 1 нче тасвир., 693 нче эш, 693 нче б., об.-694). Ниһаять, 2 нче (1744 ел) һәм 3 нче (1762 ел) ревизия китаплары авылга нигез салучы Емеше Кулбаев хакында мәгълүмат бирә, 1744 елда аңа – 45, ә улы Габдрахманга 3 яшь була (РГАДА. 350 нче ф., 2 нче тасвир., 2919 нчы эш; шунда ук 2933 нче эш). Шулай итеп, Минһаҗетдин Дәхтәрни авылына нигез салучыларның берсе – 1776 елда вафат булган Емеш Кулбаевның алтынчы буын варисы була.

Хәдичә (сулда баскан) һәм Хөсәен (уңда баскан) Ямашевлар.
Күрәсең, 1860 нчы елларда Минһаҗетдин әтисенең гаиләсе белән яки ялгызы гына туган авылыннан киткән һәм сәүдә белән шөгыльләнә башлаган. Бу гаиләнең кайбер вәкилләренең Самара губернасының Осинов Гай дигән татар авылында да яшәгәнлекләре мәгълүм.
Казан тарихчысы Хөсәен Хәсәновның революционер Хөсәен Ямашевның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы китабыннан билгеле булганча, Ямашевлар гаиләсе 1870 нче елларда Казанга күченә. Алар хәзерге Габдулла Тукай урамында үз йортлары белән торалар. Минһаҗетдиннең сәүдә эшләре бик уңышлы бара. Ул Чистай өязенең Мөслим авылыннан Бибифатыйма исемле кызга өйләнә. 1882 елның 6 гыйнварында уллары Хөсәен туа.

Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашевның Яңа татар бистәсе зиратындагы кабер ташы.
1870-1890 нчы еллар татар халкы тарихында аерым урын алып тора. Бу еллар милләтебезгә Йосыф Акчура (1876), Гаяз Исхакый (1878), Галиәсгар Камал (1879), Мулланур Вахитов (1885), Фатих Әмирхан (1886), Габдулла Тукай (1886), Галимҗан Ибраһимов (1887) кебек затлы шәхесләрне бирде. Алар барысы да татар халкын мәгърифәтле итү, патша самодержавиесе мыскыллавыннан азат итү өчен, үз-үзләрен аямыйча көрәшүчеләр буларак дан казандылар. Әлеге асыл затлар, милләтнең чын патриотлары арасында Хөсәен Ямашев та лаеклы урынны били.
Әтисе бердәнбер улын үз эшенең дәвамчысы буларак күргән һәм, туплаган байлыгын мирас итеп алып, аны алга таба үстерүен теләгән. Әмма Хөсәен, яшьтәшләре кебек үк, башка тормыш юлын сайлый. 1897 елда ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән китә һәм Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Биредә ул үз заманының алдынгы идеяләре белән мавыга, аерым алганда, марксизм белән кызыксына башлый. Ул тыелган революцион һәм демократик әдәбиятны тарата торган яшерен түгәрәк оештыра. 1902 елда мәктәпне уңышлы тәмамлый, ә киләсе елның гыйнварында исә Казан социал-демократик оешмасына керә. Аның өлкән иптәшләре, остазлары В.Адоратский һәм Н.Семашко була. Соңрак алар совет дәүләтенең күренекле эшлеклеләре булып китәләр. Хөсәен иптәшләре белән бергәләп РСДРП программасын татар теленә тәрҗемә итә, гектографик ысул белән бастырып, революцион листовкалар һәм прокламацияләр тарата. Ул 1905 елның 19-20 октябрь көннәрендә Казан эшчеләр һәм студентлар кораллы күтәрелешендә актив катнаша. Күтәрелеш патша гаскәрләре тарафыннан бастырылган вакытта ул кулга алынудан качып котыла һәм үзенең эшчәнлеген яшерен рәвештә җәелдерә.
1907 елның гыйнварында Хөсәен Ямашев, Урал һәм Уфа РСДРП комитетлары ярдәмендә, Оренбургта беренче татар социал-демократик легаль «Урал» газетасын чыгара. Газетаның рәсми нашире һәм мөхәррире аның сөекле хатыны Хәдичә Зариф кызы Ямашева (Таначева)* була. Матбугат патша хакимияте тарафыннан ябылганнан соң, Ямашевлар 1907 елның маенда Казанга кайталар. Биредә Хөсәен яшь шагыйрь Габдулла Тукай белән очраша һәм дуслаша.
Столыпин реакциясенең авыр шартларында да Х.Ямашев үз идеалларына тугры кала, революцион эшчәнлеген дәвам итә. 1911 елның декабрендә ул Казан университетының юридик факультетына укырга керә, кызганыч ки, аның студент тормышы озакка сузылмый. 1912 елның мартында 30 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат була.
Революционерның вакытсыз үлеме якыннарын, дусларын һәм фикердәшләрен авыр кайгыга сала. Габдулла Тукай үзенең хисләрен «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» исемле шигырендә белдерә.
* Хәдичә Ямашева (Таначева) 1912-1937 нче елларда Казанда, Мәскәүдә һәм Урта Азиядә теш табибәсе булып эшли. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917-1918). Хатын-кызлар хәрәкәтендә актив катнаша: 1917 елда 1 нче Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтаеның делегаты һәм оештыру бюросы рәисе (1917, апрель), Мөселман хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, Казан шәһәр думасы депутаты. Берничә тапкыр кулга алына. 1937 елда эмигрантлар белән элемтә урнаштырганы һәм «пантюркистлар һәм милләтчеләр оешмасында катнашканы» өчен хөкем ителә. Икенче ире В.Ш.Таначев белән бергә Коми АССРның Ухтижим лагерена җибәрелә. 1945 елда иреккә чыгарыла, 1949 елда яңадан кулга алынып, Красноярск төбәгенә сөрелә. Кабере Красноярск краендагы Эстәрлетамак авылы зиратында. 1957 елның 7 декабрендә аклана.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала