16 октябрь 2024 яңалыклары
-
Көлке куа килә...
Авылга кунакка кайткан депутаттан бер авыл агае: – Әтәч булып кычкырган тавыкны суйганнарын беләсеңме? – дип сорады. – Беләм, – диде депутат. – Ә ни өчен суйганнарын беләсеңме? – диде агай. Депутат уйга калды. Җавабын белә иде ул белүен, тик менә надан авыл агаена әйтергә курыкты. Тегенең кулында пычак иде чөнки.
