Республикада Уку өчен 2 минут

Тәрбиядән таралган тәрбия

Бу дөньяда бер нәрсә дә очраклы гына була алмый. Тәрбияледән тәрбияле туа, гыйлемледән-гыйлемле. Моннан 170 ел элек хәзерге Арча районындагы Наласа авылында туган Сөләйман улы Ибраһим Казанга кырык яше тулганда килеп урнаша.

 

Шагыйрь, педагог, нашир, сәүдәгәр Ибраһим Идрисовның (1857-1944) Казандагы Нариманов урамында урнашкан «Милләт» типографиясе бинасы бүген дә төзек һәм бүген дә милләтебезгә хезмәт итә.

 

 

Аңарчы да, күрәсең, ул дини һәм дөньяви белем алгандыр, Казан белән ике арада йөреп сату да иткәндер. Ник дигәндә, ул чакта да, хәзер дә, Казанга буш кул белән килеп, берәү дә йорт өлгертеп керә алмас иде. Ибраһим өлгертә. Алай гына да түгел, ул Казандагы мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе хуҗасы Галимҗан Баруди белән бергә китаплар һәм язу кирәк-яраклары сата торган сәүдә йорты ачып җибәрә. Шул рәвешле тормышын рәтләгәннән соң, Казан үзәгендәге агачтан салынган йортын сүтеп, аның урынына өр-яңадан ике катлы таш пулат өлгертә. Ул бинаның беренче катына типография урнашса, икенче каты торак йорт хезмәтен үти.

 

Бу урында Ибраһим абзыйның «Милләт» дип исемләнгән типографиясе табыш алу максатын алга куеп кына түгел, ә ул чакта барлыкка килгән яңа укыту ысулы белән белем бирә торган уку йортлары өчен китаплар чыгарып, милләткә хезмәт итүне күздә тотып та ачылганлыгын искәртергә кирәктер. Чөнки ул үзе дә шундый ук уку йортлары өчен китаплар яза. Китапларын үзенең шигырьләре белән башлап җибәрә торган була. Аның шундый беренче китабы «Тәрбияле ата» дип атала. Атаклы мәгърифәтче галим һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин язган тәрбияви китапларга охшаш бу хезмәтне ул чакта, ягъни моннан 126 ел элек, сораучылар күп булганлыктан, кабат-кабат бастырып таратканнар.

 

 

Ибраһим Идрисовның «Тәрбияле ата яки тормыш дәресе» китабы (16+) янә 2020 елда басылып чыкты. Ул Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда саклана торган 1915 елгы нөсхә нигезендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән дөнья күрде. Ибраһим Идрисовның тәрбия нигезләренә багышланган әлеге хезмәтендә тәрбия өлкәсендәге кыйммәтле фикерләре, киңкырлы карашлары, акыллы киңәшләре чагылыш тапкан. «Тәрбияле ата» китабы хатын сайлау, тормышны башлап җибәргәндә хәләл җефет белән мөнәсәбәтләрне төзеп җибәрү кебек темалар белән ачылып китә. Автор бала тәрбияләүдә булган төрле психологик алымнарны күрсәтә, дини һәм милли тәрбиягә нык игътибар бирә.

 

 

Читекченең читеге юк дигән гыйбарә бу очракта Ибраһим абзыйга һич туры килә алмый. Чөнки ул үзенең барлык балаларына да (ике улы һәм биш кызына) белем һәм милли тәрбия бирү өчен бөтен көчен куя. Бигрәк тә гаиләдәге беренче улы Мөхәммәтне ул тормышта югалып калмаслык чын ир, үзенә терәк булырлык дәвамчы итеп тәрбияли. Аны үзенең фикердәше һәм якын кешесе Галимҗан Барудиның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Укыган вакытында ук эшкә дә өйрәтә башлый. Мөхәммәт башта ул чактагы данлыклы И.Харитонов типографиясендә эш рәтенә төшенсә, укырга һәм рәсем ясарга сәләте барлыгын аңлаган Ибраһим абзый аны Мәскәү, Петербург кебек шәһәрләрдәге алдынгы типографияләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп кайтырга җибәрә. Дөнья күрү, телләр өйрәнү өчен дип Мөхәммәт Төркия, Лөбнан (Ливан), Мисыр һәм Алманияләрне йөреп кайта. Шундый тырышлыкларның нәтиҗәсе дә озак көттерми – «Милләт» типографиясе Казандагы иң сыйфатлы, иң алдынгы типография булып таныла. Сыйфатлы дигәндә бу очракта улы Мөхәммәт ясаган моңарчы күрелмәгән басма хәрефләрнең һәм бизәкләү чараларының кулланыла башлавын күздә тотарга кирәк. «Милләт» типографиясе беренчеләрдән булып төсле карталар бастыра башлый. Боларны татар китабын бастыру өлкәсендәге революция дип атап булыр иде. Татар китабы тарихын өйрәнгән академигыбыз Әбрар ага Кәримуллин раславынча, Ибраһим Идрисовның «Милләт» типографиясе 1908-1917 еллар аралыгында 256 исемдәге 1 миллион 376 мең данә татар китабы бастырып чыгара һәм тарата.

 

Ибраһим абзый милләтне агарту эшен алга таба да дәвам иткән булыр иде, билгеле. Әмма әлеге дә баягы шул революция илнең, ил белән бергә зыялыларыбызның тормышын астын өскә китерә. Бу очракта татарның асыл затларыннан булган шагыйрь, педагог, нашир һәм сәүдәгәр Ибраһим Идрисовның бу өермәдән исән калуын бер могҗиза итеп карарга кирәктер. Ул үзенең балалары, оныклары, милләте алдындагы барлык бурычларын үтәп, васыятьнамәсен язып, исән чагында ук үзенең кабер ташын эшләтү хәстәрен күреп, 87 яшендә бакыйлыкка күчә. Аның Яңа татар бистәсе зиратындагы кабер ташына үзе язган мондый шигырь юллары уелган:

 

Йөрдем атсыз – талмады аякларым,

Эшләдем эш – тынмады бармакларым.

Мәхрүм итмәгез догадан

Дусларым, тармакларым.

 

Безнең бу язмабыз да татар тарихында якты эз калдырган Ибраһим абзый Идрисовның рухына дога булып барып ирешсен иде. Ә аның югарыда искә алынган «Тәрбияле ата, яки тормыш дәресе» китабы безнең көннәрдә тагын бер кабат басылып чыкты. Димәк, ул бүген дә милләткә хезмәтен дәвам итә дигән сүз.

 

Әтисенең матур үрнәген күреп үскән Мөхәммәт Идрисовның татар китабын танытуга гына түгел, СССР дип аталган ил халыкларына күрсәткән олы хезмәтләре турында сөйләүне киләсе язмага калдырыйк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи