Республикада Уку өчен 1 минут

Сүзебез Җәлил хәзрәт турында

24 сентябрь көнне башкалабызның күрке булган «Туган авылым» комплексында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның юбилеена – җитмеш яше тулуына багышланган тантаналы кичә булды.

Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән юбилярны республика башлыгы аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады.
Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән юбилярны республика башлыгы аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады.

Мәрасимгә дин, дәүләт, матбугат, мәдәният, бизнес әһелләре җыелды. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән юбилярны республика башлыгы аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов изге, ихлас теләкләрен җиткерде. Республикабыз районнары хакимият башлыклары исеменнән тәбрикләүне Җәлил хәзрәтнең туган ягыннан килгән вәкил – Балтач районы хакимияте җитәкчесе Рамил Нотфуллин ирештерде. Дин әһелләре, имам-мөхтәсибләр, гомумән, өммәттәшләребез исеменнән юбилярны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәбрикләде.

Тәгаен алганда, «Татмедиа» республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменнән «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Җәлил хәзрәтне күркәм бәйрәме белән котлап, матбугат белән хезмәттәшлек иткәне өчен рәхмәтен җиткерде. Котларга һәм бүләк тапшырырга теләүчеләр күп булганга, оештыручылар һәр табын-өстәлдән бер генә кешегә котлау мөмкинлеге бирде. Мин инде форсаттан файдаланып, укучыларыбыз тәбрикләве дә булыр дип, тантанада укыйсөйли алмый калган котлавымны газетада урнаштырырга булдым.

Котлау сүзе

24 сентябрь – гаять үзенчәлекле көн. Бүген – баш казыебыз Җәлил хәзрәтнең туган көне! Татарстанда, Рәсәйдә аның кебек оста, үтемле итеп, динне тормышка бәйләп аңлатучы башка берәү юк, дисәм, ялгышмамдыр. Динне фәнгә бәйләп аңлатучылар бар, тик алар Җәлил хәзрәт кебек халыкчан түгел. Бик яхшы артистлар, биючеләр бар. Тик алар сөйли, бии белсә дә, Җәлил хәзрәт сыман вәгазь сөйли алмый.

Әгәр фән юлыннан китсә, Җәлил хәзрәт һичшиксез авыл хуҗалыгы фәннәре яисә икътисад фәннәре докторы булыр иде. Артист һөнәрен сайлаган булса, нәфис сүз сөйләп, Татарстанның халык артисты исеме алыр иде. Бездә Болгар Ислам академиясе бар. Ул ислам фәннәре докторлары әзерләп чыгара. Белүемчә, әле анда ислам фәннәре академигы дигән исем бирмиләр. Тәкъдим: Җәлил хәзрәткә «Болгар Ислам академиясе академигы» дигән исем бирергә иде. Гомумән алганда, безнең Татарстан Фәннәр академиясендә шәрәфле академик исемен йөртүче шагыйрьләр, язучылар бар. Шәрәфле академик булган бер дин әһеле дә юк. Бу җитешсезлекне тиз арада төзәтәсе иде.

Җәлил хәзрәт миннән өч ел да өч көнгә алдарак туган. Вакыт-вакыт ул миңа 33 яшькә өлкәнрәк тоела. Гыйлемлелеген, диндарлыгын, зирәклеген күздә тотып әйтүем. Ул һәрвакыт хаклы. Газета тормышыннан бер мисал. Бервакыт, «Ватаным Татарстан» газетасында хезмәт кылганда, баш казыебызга газета укучыларның уңайсыз соравын җиткердем. «Үлемсез полк» дигәннәре күршеләребезнең урам буйлап хач күтәреп йөрүләрен хәтерләтә. Сез ни әйтерсез, дип сорыйлар», – дип мөрәҗәгать иттем. Үзең яшәгән дәүләтнең рәсми, ярымрәсми бәйрәмгадәтләренә, бигрәк тә хәрби өлкәгә кагылышлы чараларга без каршы килә алмыйбыз, дип җавап бирде ул. Чынлап та, «үлемсез полкларыбыз» бар лабаса. Моабит төрмәсендә башлары чабылган каһарманнар – Муса Җәлил, Гайнан Кормашлар «үлемсез полк» түгелмени?! Мөхәммәдьяр, Колшәриф, Кошчак углан, Батырша, Бәхтияр Канкаевлар – «үлемсез полк» түгелмени?! Габдулла Апанаев, Мирсәет Солтангалиев, Мулланур Вахитов, Һади Атласи, Шамил Усманов, Газиз Гобәйдуллин, Галимҗан Нигъмәти, Галимҗан Ибраһимов, Мәхмүт Галәүләр – «үлемсез полк» түгелмени?! Газинур Гафиятуллин, Дмитрий Карбышев, Александр Матросов, Гадел Кутуй, Фатих Кәримнәр – «үлемсез полк» түгелмени?!

Бауның – озыны, сүзнең кыскасы яхшы, диләр. Җәлил хәзрәт, күркәм юбилеегыз белән котлыйм! Аллаһы Тәгалә хәләл җефетегез Гөлфәния ханым белән бергә тигезлектә, татулыкта, тазалыкта, саулыкта, муллыкта-иркенлектә, озынозак, бәрәкәтле тормыш кичерүләрне, балаларыгызның, оныкларыгызның җылы карашын, түрә-җитәкчеләребезнең, гомумән, Татарстан, Рәсәй халкының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүләрне насыйп әйләсен! Ягез, бер дога. И Раббым, Җәлил хәзрәтнең йөз яшен дә әлеге мәҗлескә җыелган шушы күркәм кешеләр белән бергә, шушындый мул-юмарт табыннар янында билгеләп үтүне насыйп итсәң иде. Лә хәүла вә лә куәтә иллә билләһил галийил газыйм!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи