Татарстаннан читтә гомер итеп тә күңелләрендә туган телебезнең моңын, гореф-гадәтләребезнең нурын саклап, яшь буынга тапшырырга омтылган милләттәшләребез бар. Шундый фидакяр затлар – Мәскәүдә яшәүче Дилә Сөләйманова һәм әниле-кызлы Алия белән Ләйсән Аймалетдиновалар күптән түгел Татарстан радиосына шатлыкларын уртаклашырга килде. Сөенечләре зур, чөнки быел аларның иҗат җимеше – Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» повесте буенча төшерелгән кыска метражлы нәфис фильмы «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивалендә күрсәтелде.
Әңгәмәбездә «Кәҗүл читек» фильмының режиссеры, Мәскәүдә балалар өчен «Алиш» театр түгәрәге оештырган Дилә Сөләйманова сүзен үзе белән таныштырудан башлады.
– Мин Әгерҗе районында туып үстем. Мәктәпне Казанда тәмамлагач, Мәскәү дәүләт лингвистика университетына укырга кердем. Инглиз, немец телләренең серләренә төшендем, өстәмә рәвештә педагог белгечлеген алдым. Бүген күпләр, Мәскәүдә яшәп, ничек шулай саф татарча сөйләшәсез, дип сорый. Чыгышым Татарстаннан булгач, татар әдәби теле минем каныма сеңгән, – диде Дилә Сөләйманова һәм «Алиш» театр студиясе эшчәнлеге белән дә тулырак таныштырды. – Мин – җырчы, Мәскәүдә Хәйдәр Вәлиев җитәкчелегендәге «Дуслык» татар-башкорт ансамблендә җырлыйм. Тик бу гына миңа җитми иде. «Милләткә мин ничек файдалы була алам?» дигән сорауны үземә еш бирдем. Әнием – Әлфия Мәрданова, татар теле укытучысы иде. Ул миндә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләде. Шулай итеп, көннәрдән бер көнне мин «Алиш» театр түгәрәген оештырдым. Беренче елны татарча иркен сөйләшә торган балалар килде, эшебез җиңел генә башланып китте, ике пьеса сәхнәләштердек. Ә икенче елны килгән балалар әле бәләкәй иде, программаны аларга җайлаштырырга мәҗбүр булдым. Бу нәниләрне ничек зурлар арасына кертеп җибәрергә икән дип борчылганда, әти-әниләр ярдәм кулы сузды. Балаларга нәрсә кызыклы булыр дип уйландык һәм таптык: ул да булса медиа өлкәсе, фильм төшерү. Үземнең бәләкәй чагымны искә алдым: минем дә йолдыз буласым, телевизордан чыгыш ясыйсым килә иде. Димәк, бүтән балаларның да үзләрен күрсәтәсе, танытасы килә. Без шушы хыялны татар теле белән берләштерергә булдык: сәхнә, кино дөньясы аша уен форматында балаларга туган телне өйрәтәбез.
«Кәҗүл читек» фильмында төп герой – Әхмәдулла ролен уйнаган Ләйсән Аймалетдинованың әнисе – Алия ханымнан «Алиш» театр студиясе турында ничек белеп алулары турында кызыксындык.
– Без гаиләбез белән 2014 елдан Мәскәүдә яшибез. Үзем Татарстанның Нурлат районыннан. Ирем белән икебез дә Түбән Новгород дәүләт университетында, халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укыганда таныштык. Укуны тәмамлагач, Мәскәүгә эшкә чакырдылар, шул рәвешле без башкалада төпләндек. Бүген без – бәхетле әти-әни, өч бала үстерәбез. Әби-бабай мине: «Нижгар татарлары бик усал, ул якка кияүгә чыга күрмә», – дип кисәтә иде, чөнки алар анда еш барып йөргән, дуслары булган. Әмма ирем үзенекен итте, мин Нижгар килене булып куйдым. Мәскәүдә, кызганыч, яныбызда гына татар мәктәбе юк. Гаиләбездә балаларга әйтеп куйдык: «Өйгә керүгә татар телендә сөйләшергә тиешсез!» Аллаһка шөкер, балаларыбызның теле татарча ачылды. Олы кызыбыз Ләйсән татарча яхшы белә, аңа карап энекәше дә сөйләшә башлады, өченче балабыз да аларны тыңлап үсә. Ана телен сакларга тырышабыз, бу – безнең бурычыбыз. Ләйсән ике яшендә егермеләп әкиятне яттан белә, төрле тавышлар белән рольләргә кереп сөйли иде инде. Кечкенәдән сәхнәдә татар телендә спектакльләрдә уйнарга хыялланды. Мәскәүдә исә андый мөмкинлек юк иде. Ике ел элек ирем «Алиш» театр студиясе ачылуы турында ишеткән. Без анда бик куанып бардык. Ләйсән – бу студиядә беренчеләрдән булып шөгыльләнә торган укучы, – дип сөйләде Алия Аймалетдинова.
– «Кәҗүл читек» фильмын төшерү идеясе ничек туды? Гаяз Исхакыйның иҗади мирасына мөрәҗәгать итү аеруча зур җаваплылык таләп итә.
Дилә Сөләйманова: Рамазан аеның соңгы көннәре иде. Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» әсәрендә язылган сүзләр искә төште: «Иртәгә Гает!» Кулыма язучының китабын алып, бу әсәрне укып чыктым. Анда баланың эчкерсез хис-кичерешләре, хыяллары сурәтләнгән. Театр түгәрәгенә йөри торган һәр баланың холкын яхшы тоям-беләм. Ләйсән Аймалетдинова әсәрдәге герой яшендә иде һәм бик сәләтле бала, ул текстларны искиткеч тиз ятлый. Бу рольне башкарып чыгачагына шикләнмәдем. Ләйсән үзенең генә түгел, башка геройларның да сүзләрен яттан белә, ул хәтта миңа операторлык эшемдә ярдәм итеп торды. Фильмны төшерү өчен без өй эзли башладык. Бүген авыллардагы йортлар заманча итеп яңартылган, шуңа күрә алар туры килми. Болгардагы Икмәк музеен барып күрергә киңәш иттеләр. Чыннан да андагы йорт-корылмалар, музей эче үткән заманның рухын чагылдыра. Без җиң сызганып эшкә керештек. Иң элек мин танышым, тәҗрибәле видеооператор Арслан Ганиевка мөрәҗәгать иттем. Ул миңа эш тәртибен өйрәтте-аңлатты, кызыксындырган һәм борчыган сорауларыма җавап бирде. Беренче көнне төшергән кадрлар бәлки бераз тупасрак та булгандыр, әмма алар фильмга искиткеч тормышчанлык белән кереп китте. Миңа балаларны төшерү бик ошады. Алар шулкадәр ихлас, матур уйный... Аларның һәр хәрәкәте, елмаюы – үзе бер кадр. Шунысын да әйтергә кирәк: безнең бер актерыбыз да профессиональ белемле түгел. Фильм әзер булгач, аны «Алиш» студиясендә шөгыльләнүче балаларның әти-әниләренә күрсәттем. Ошаттылар, фестивальгә җибәрергә киңәш иттеләр. Нәтиҗәдә, «Алтын мөнбәр» кинофестиваленә юлладык. Сайлап алу иләгеннән үтәрбез дип һич уйламаган идек. Бу минем өчен үзенә күрә осталык мәктәбе булды. Әлеге матур эшне башкарып чыгарга ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм.
– Ләйсән, син актриса да, оператор, суфлер, режиссер ярдәмчесе дә булгансың. Бу эш ошадымы?
Ләйсән Аймалетдинова: Әйе, бик ошады! Мин татар телендә бик күп яңа сүзләр өйрәндем. Музейларда саклана торган әйберләргә кагылырга ярамый, ә фильмны төшергәндә, без аларны кул белән тотып карый алдык... Хәзер мин элекке заманда авылда татарларның нинди өйдә, ничек яшәгәнен беләм.
Алия Аймалетдинова: Чыннан да фильмда төшкәндә Ләйсән бик күп яңа сүзләр өйрәнде. Аңлашылмаганнарының мәгънәсен сорый иде. Туган тел ул – ана теле. Минем әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә: балаларыгыз татар телендә сөйләшсен. Татарстаннан читтә яшәү ана телен оныту өчен сәбәп түгел.
Дилә Сөләйманова:
Фильмда геройларның сөйләме мишәр диалектында яңгырый. Гаяз Исхакыйның тумышы белән Чистай ягыннан булуын беләбез. Әсәрен экранлаштырганда, ул яшәгән замандагы рух-даирәне мөмкин кадәр саклыйсы килде. Фильмны Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә күрсәтергә планлаштырабыз. Яшь талантларыбызны тамашачы белән якыннан таныштырасы, кайтавазлар ишетәсе килә. Һәркемне чакырып калабыз!
Менә шундый милләттәшләребез булуы белән горурланмый, аларның уңышларына сөенми мөмкин түгел. Татар мәдәнияте дөньясында балкып, башкаларга үрнәк булып яшәүчеләр күбрәк булсын иде.
Әлеге радиотапшыруның язмасын тыңларга тәкъдим итәбез. (12+)
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала