Журнал «Безнең мирас»

Кил, иркәм, кил инде...

 

С.Камалетдинов фотосы

 

 

Һәрвакыттагыча, очраклылык галиҗәнапләре үз сүзен әйтте. Мин, сүзләрне берәм-берәм чүпләп, тезә-тезә, шушы хикәятне яза башладым. Ә барысына да Фәридә ханымның баянда, «Кил, иркәм, кил инде» җырын уйнап җибәрүе сәбәп булды. Һәвәскәр, өстәвенә хатын-кыз башкаручы булганлыктан, бик исем китмичә генә тыңлый башладым. Ә баянга исә синең ни уйлавың әллә бар, әллә юк, уйнапмы-уйный:

 

Кил, кил, кил,

Кил, иркәм, кил инде…

 

Мин, көй диңгезенә чумып, солдат хезмәтеннән соң, Казанда эшкә урнашкан елларыма кайттым. Уйлап карасаң, әле кичә генә шикелле. Ә бит җырның килеп чыгышына бәйле хәлләр узган гасырларга ук барып тоташкан. Моннан бер гасыр элегрәк, ягъни 1915 елның 2 декабрендә Уфа өязенең Бакалы авылында туган Рәгыйдә Сәетгали кызы Ямбулатова шигырь язган. Андагы сүзләр үзләренең гади, шул ук вакытта йөрәккә үтеп керә торган булуы белән күңелгә сары май булып ята. Шигырьнең тылсымлы сүзләрен эзләп килгән сыман, шул ук башкорт якларында, 1930 елның 24 гыйнварында булачак аккордеончы, композитор Бәхтигани Минияр улы Гайсин дөньяга килә. Әнә шулай итеп, бер-бер артлы дөньяга килүчеләрнең «Кил, иркәм, кил инде» дип исемләнгән җыры туа. Яңа гына туган «бала»ны халык ярата. Аны моңлылар да, моңсызлар да җырлый, радиодан тапшыралар. Җыр концерт залларында тамашачының күңелен яулап ала. Без, ул еллардагы егетләр һәм кызлар, саф сөю килгәнен көтеп моңландык:

 

Яшь йөрәк еш тибә,

Искән җилләр миңа:

Сөйгәнең килә, – дисә…

Ә бит без: «Кил, кил, кил», – дип сөрән салганда, нәкъ менә синең өчен генә туган, үскән, барлык матурлардан да матур ярның шушы сүзләрне ишеткәч тә килеп җитәсенә ышана, өметләнә идек. Әнә ич, Фәридә ханым баянын сайрата:

 

Елмаеп көл инде,

Сагындым, бәгърем, сине…

 

Мин баянчының эчке кичерешләрен бик яхшы аңлыйм. Илдәге үзгәртеп кору җилләре кешеләрнең тормышларын астынөскә китерде. Бик күпләр эшсез, керемсез калды. Кемнәрдер эш урыннарыннан – тартмасы белән сабын, кайберәүләр – он, кемнәрдер кер порошогы алып кайта башлады. Әнә шул михнәтле заманның 1996 елында берәү газетага игълан куйган: «Кулланышта булган, әмма төзек “Кунгур” маркалы баян сатам». Хатыны, ире белән сөйләшеп, хезмәт хакларына шул баянны ала. Үлем чире якынлашып килүенә дә карамастан, ир: «Чәй алырлык акча калса, безгә шул җиткән», – дип хәләлен тынычландыра. Хатын-кызның кулында әнә шул баян. Яшьләй ирсез калган Фәридә ханым баян төймәләренә баса. «Кунгур» ыңгыраша, елый, ярсый. Тавышын көчәйткәннән-көчәйтә барып, Ходайдан сорый:

 

Мәхәббәтнең сафын,

Энҗеләргә хасын,

Алып кил, аккошкаем…

 

Әмма килүчеләр күренми. Килергә тиешлеләрнең бик күпләре мәңгелектә. Ул яклардан кайтырга теләүчеләргә билетлар сатылмый. Китүчеләренә дә билет гомер бәрабәренә алмаштырылып бирелә.

 

Ә хәзергә монда «Кунгур» үзенең якты моңын тирәяктагыларга өләшә. Мин тыңлап хозурланам, тормыш борчулары онытыла. Җитез бармаклар гармун төймәләрен иркәли, тияр-тимәс баскалап ала. Гармун елый, шашып җырлый:

 

Ак чәчәк аткач балан,

Күмелгәч гөлгә ялан…

 

Әнә шул балан куаклары үскән яктан хуш исләр аңкыган көннәрдә күрше малае Фәрит, кармакларын алып, безгә төшә. Ул тотлыга-тотлыга: «Малай, бүген балан чәчәк аткан. Андый көннәрдә чабак, кызылканатлар әйбәт эләгә», – дип, минем йөрәгемне җилкендерә. Без, тиз генә бер кап шырпыны бушатып, эченә киртә буенда үскән кычытканнардан «кычыткан минёры» дип йөртелгән чебеннәрнең личинкаларын чүпләп тутырабыз. Һәрвакыттагыча, тегермән бөясенең тавык фермасы турындагы, елгага авышып үскән юан тал астына кармакларыбызны салабыз. Личинка авызына кармак каптырыла. Шул җимгә балык каба. Алып кайтып кыздыргач, менә дигән кабымлык килеп чыга. Балыклар безнең капка төбендәге баланның чәчәк атканын белгәннәрдерме, әллә белмичә генә эләккәннәрдерме, әмма ул көннәрдә без аларны 15-20 ләпне тота идек. Балан агачы капка төбе бакчабызда үсте. Әле хәзер дә берәр җирдә балан күрсәм, әнә шул баланлы, алмагачлы бакчабыз, йорт, каралты-кура, әти-әни искә төшә. Малай чак, ачык тәрәзәдән Әлфия Авзалованың искиткеч матур тавышы яңгырый:

 

Кил, иркәм, кил инде,

Елмаеп көл инде…

 

Күзләргә – наз, арыганлыкка көч-куәт алмашка килә. Аяклар тизрәк атлый, иреннәр тагын да алсулана. Йөзләр ачылганнан-ачыла, алардан нур саркый. Әле күзләре сукыраймаган, хисләре суынмаган ирләр хатыннарына йомшак кына: «Кхым-кхым», – дип ым кага. Әнә шул чакларда баян да түзми, ул яңа көч белән, күрекләрен ерта язып уйный:

 

Елмаеп көл инде,

Сагындым, бәгърем, сине…

 

Уйнаучының бармак очларыннан үбеп, баянның аркасыннан сыйпыйсы, кысып-кысып сөясе килә. Гомер уза. Бары тик «Кунгур» гына сине юата. Аны тыңлаганда, беләктә көч арта, бер-бер артлы йөрәктәге яралар йомыла. Ул, сиңа хыял канатлары биреп, сине яшьлегеңә кайтару юлларын эзли. Кешенекедәй телләре бар сыман, ул синең белән сөйләшә. Ул юата, иркәли, һаман да җырлавын белә:

 

Алып кил син, дускаем,

Сандугач тавышкаен…

 

Менә шулай итеп, кеше яши. Татар гармуны, халыкны ияртеп, мәйданнарга чыга. Ул уйный. Кешеләр шул көйгә кушылып җырлый, бии, күңел ача. Моң яшәргә көч, илһам бирә. Кешенең гәүдәсе тураеп, күкрәкләре киерелә. Бу вакытларда мунчадан соң чистарып калган тән сыман, җаннарга кунган тормыш тузаны, керләнгән тойгылар юыла. Гәүдә, хисләр җиңеләя. Тел белән әйтергә җөрьәт итмәгән хисләреңне тышка чыгара:

 

Соңлама, кил инде,

Елмаеп көл инде…

 

Әнә шул чакыруны ишетеп, уктай очып килүче генә күренми. Ләкин баянчы хатын-кыз бирешми. Гүя тормыш авырлыклары аның өчен бер сынау гына. Ул кызын да үстерә, ике оныгын да караша. Эшенә дә бара. Эштән соң үзенең ахирәтләре белән мәдәният йортындагы түгәрәкләрдә катнаша. Алар концертлар куя, агитбригада белән игенчеләр каршында чыгышлар ясый. Андый көннәрдә гармун моңына зәңгәр күктәге сабан тургайлары кушыла:

 

Без барасы юллар якты,

Безнең юллар үр менә…

 

Гүя, бу хатыннар өчен тормыш – олы елга. Алар, әнә шул елгадагы җилкәнле кораблар кебек, дулкыннарны ярып, агымсуларга каршы йөзә. Әле боларның юллары үр генә менә. Монда аска таба төшү турында уйлап караучы да юк. Бәхәсләшмим, баянда Фәридә ханымнан да остарак уйнаучылар бардыр. Осталыкның чиге юк. Әмма минем үземә һәвәскәр, өстәвенә, нечкә күңелле хатынның уйнавы күз явын алырлык тылсым чишмәләренең тавышы булып ишетелә. Гармун эченнән чыккан җылы, үзе якты, гүзәл, кайчакларда әрнүле, кайчакларда хәйран калдырырлык нурлы тавышы сокландыра…

 

Фәридә ханымны да, хәтта мондый исемдәге баянны да күргәнем юк минем. Дөрес, Фәридәнең язучы Мөхәммәт Мәһдиев яшәгән Гөберчәк авылы янәшәсендәге Курса Почмагында туганлыгын, ә баянның Пермь якларында, 1934 елларда НКВД тоткыннарының «Кунгур хезмәт колониясе»ндә эшләнә башлаганлыгын беләм. Ул елларда бик күп гаепсез кешеләр Сталин лагерьларында утыра. Бәлки баян шуңа күрә үкси, сыкрый, моңлана торгандыр? Кем белсен, баян белән уйнаучының хисләр уртаклыгы күңелләрне айкый, елата, иркәли торган моң тудырадыр? Нинди генә авыр еллар булмасын, нинди генә кайгыхәсрәт кеше башына килмәсен, моң үзенең йөрәге түрендәге сөю хисен саклап кала алган.

 

Фәридә ханым консерватория бетермәгән. Әйе, бик оста, көйнең һәрбер нотасын җиренә җиткереп башкаручылар бар. Ә безнең кыз исә, әнә шул ноталар арасындагы бушлыкны да моң белән тутыра. Менә шушы билге осталык белән талант арасындагы кыя сыман. Үзен-үзе хөрмәт итүче музыкант, җырчы әнә шул кыяга менеп җитүне максат итеп куя. Исегездәме икән, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә Мансур Мозаффров көй язган иде:

 

Менәргә иде Урал тауларына,

Басарга иде кыя ташына…

 

Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев... Алар әнә шул кыяга менеп бастылар һәм татар моңын бар дөньяга сиптеләр. Халык арасында дан-шөһрәт казангач та, ирешкән уңышларына гына канәгать булмыйча: «Менәргә иде Урал тауларына», – дип хыялландылар. Әйткәнемчә, камиллекнең чиге юк! Ә бүгенге көннең бик күп җырчылары, композиторлар, әнә шул кыяга менеп җитә алмыйча, тау итәгендә, юл буендагы түмгәк, кайсылары печән чүмәләсе яисә салам эскертләре өстендә шыңшып йөри. Бик күпләре, тик торган җирдән, уңга йә сулга, ул да түгел – алга, икенче караганда – артка, корт чаккандай сикерәләр. Мин аларны да кимсетергә теләмим. Бары тик алга барырга, үрмәләргә, хәлең бетсә, ятып шуышырга, ярты юлда туктамаска кирәклеген әйтәм. Әнә ич, Фәридә ханым, тормыш җилләренә баш имичә, моң кыясында үз ташын тапкан.

 

Моң дөньяларны гизә, ул илләр өстеннән оча, диңгезләрне кичә. Аны ишеткәч, аяксызлар торып баса, таш йөрәкләр эри, гөлләр чәчәк ата. Ә Фәридә ханым уйный да уйный. Баяны кешеләргә моң өләшә:

 

Кил, кил, кил,

Кил, иркәм, мин көтәм,

Кил, кил, кил... кил инде,

Сагындым, бәгърем, сине....

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру