Бу атна республиканың сәяси һәм социаль-икътисади тормышында мөһим вакыйгаларга бай булды.
28 сентябрьдә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 23 нче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә – Татарстан Республикасы Рәисенең ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы иде.
Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләренә караган мәсьәләләр күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисади хәленә җентекле анализ ясады, алдагы чорга Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгеләде. Республика Рәисе Татарстанда киләсе елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Рөстәм Миңнехановка алдагы чорга төгәл куелган бурычлар өчен рәхмәт белдерде. «Катлаулы шартларга карамастан, Татарстан үзенең ышанычлы үсешен дәвам итә. Хакимият һәм җирле үзидарә органнары тормыш сыйфатын күтәрү буенча системалы эш алып бара, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Безнең гражданнар бердәмлекне саклый, тыныч хезмәттә батырлык һәм махсус хәрби операция кырларында батырлык күрсәтә, сугышчыларга һәм тарихи төбәкләрдә яшәүчеләргә һәрьяклап ярдәм итә».
Якын арада парламент депутатлары башкарма органнар белән берлектә юлламаны гамәлгә ашыру чараларын әзерләячәк.
ТР Дәүләт Советы рәисе сайланды
Көннең икенче яртысында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 24 нче утырышы узды. Анда беренче укылышта 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты, ТР дәүләт символлары, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары каралды.
Депутатлар көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән дә чыкты. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисен сайлау мәсьәләсе кертелде. Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрид Абдулганиев сайланды. Аның кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, Фәрид Абдулганиев 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча депутат итеп сайланды. Депутат урыны Азат Җиһаншинның ТР экология һәм табигый байлыклар министры вазифасына билгеләнүенә бәйле рәвештә депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы нәтиҗәсендә бушаган иде.
Фәрид Абдулганиевны котлап, ТР Рәисе аның бай тәҗрибәсен билгеләп үтте. «Фәрид Солтан улы шәһәрдә дә, министрлыкта да эшләде, кече һәм урта бизнеска ярдәм кысаларында бик күп эшләр башкарды. Һәр эш компетенция таләп итә. Ул Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы, парламент урынбасарлары кебек тәҗрибәле парламентарийлар белән янәшә эшләячәк, алардан өйрәнәчәк. Барыбызга да Татарстан иминлеге өчен бердәм эш телим», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Фәрид Абдулганиев 1976 елның 13 мартында хәрби гаиләсендә туа. Хезмәт эшчәнлеген Казан башкарма комитетында башлый. Аннары «Универсиада авылы»ның мэры була. Республиканың Экология һәм табигый байлыклар, Икътисад министрлыкларын җитәкли. Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил була.
«Мин үземнең төп бурычымны традицияләрне саклап, ирешелгәннәрне арттыруда күрәм», – диде Фәрид Абдулганиев утырышта. Ул үзенең чыгышында бөек татар мәгърифәтчесе Һади Максуди сүзләрен җиткерде. «Милләт сайлаган вәкил – хакимлек һәм дәрәҗә алучы түгел, ул үзенә ышанып тапшырган һәрбер җанның җаваплылыгын үз иңнәренә алучыдыр». Бу сүзләр, моннан йөз ел элек кебек үк, Татарстан иминлегенә депутатлык эшенең төп юнәлеше булып калсын. Сезнең белән бергә бу зур җаваплылыкны үз өстемә алырга әзермен», – дип белдерде.
- ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала