Котлы булсын яз бәйрәме!

Җиребез буйлап яз атлый. Көннәр җылынды. Суык җилләр тынып калды. Челтерәп аккан чишмәләр балланып, суга килүче кызларны көтә. Талтирәк очларында чыпчык халкы чыркылдаша-чыркылдаша каурыйларын тарый. Бәхетле көннәр җитүен көткән күгәрченнәр, гөргөр килеп, куаныша-көлешә. Кыштан уяна башлаган табигать тамашасын күзәтеп, күк патшалыгында алтын кояш күз кыса, төнге күктә йөзгән тулган ай янында берсен-берсе уздырып йолдызлар җемелдәшә...
Сизгәнсездер: әнә шулай озын кыштан соң җиһанда гүзәл затларыбызның бәйрәме хакимлеген урнаштыра. Яз бәйрәме безгә салмак кына, йомшак кына, нурлы, моңлы җыр сыман атлап килә. Нота билгеләредәй тезелеп эзләре кала. Бу көннәрдә ир затларыбыз әниләр һәм әбиләр, апалар һәм сеңелләр, сөекле хатыны, кыз балалары һәм оныкларын сөендерү өчен бүләкләр эзләү белән мәшгуль. Күпләрнең кулында лалә, мимоза, гөлчәчәк бәйләмнәре. Зәркән эшләнмәләре, хушбуйлар сата торган кибетләрдә чират! Авыл агайлары исә иртә таңнан каралты-кураны җыештырып, мунча мичен кабызып җибәрә. Каурый болытлар йөзгән зәңгәр күккә шәмәхә төтен баганалары күтәрелә. Мәтрүшкә кушып бәйләнгән каен, имән себеркесе һәм мунча миченнән чыккан төтен исләрен җилләр авыл өстеннән болынга, урманга кадәр тарата.
Галәм һәм кешеләр зур түземсезлек белән 8 март иртәсен каршы ала. Бу көнне аш-су бүлмәсендә дә ир-егетләр хуҗа. Оста куллар хәтта камыр изә, пилмән, өчпочмаклар бөгә, алар пешергән коймаклар чәй өстәлендә гүзәл затларның авыз иткәнен көтә. Бу көнне өйдә идәннәрне һәм керләрне юып, балаларның кием-салымындагы сүтелгән урыннарны тегеп-ямап кую да җаваплы шөгыль.
Шагыйрь җанлылар, ишекле-түрле йөреп, хисләрен аңлатырга рифма эзли. Гүзәл затларны котлау өчен, дөньядагы иң җылы, иң назлы сүзләрне барлый. Беренче юллар кәгазь битенә төшә... Кадерлеләребез, бәгырь кисәгем, күңел кошы, иркә гөлләребез, фәрештә кызы, татлы җиләк-хөрмә, баллы турам, шикәр шакмагы, кыр кәҗәсе, мөгезсез бәтием... Бәйрәм белән тәбрик итәбез! Сәламәт булыгыз, кайгыхәсрәт күрмичә, бәхетле яшәгез! Йөзегез якты, күзләрегез нурлы, йөрәгегез кайнар, кочагыгыз назлы, хәләл җефетләрегез тыңлаучан булсын! Алар бүген сезнең каршыгызда, барысы да кулларына сөю, тирән хөрмәткә төрелгән бүләкләрен тотып: «Ханым, солтаным!» – дип, бөтен боерыкны үтәргә атлыгып тора. Ашкына, кабалана. Аеруча ярсулары аяк табаны, кул бармакларын үбә...
Бәйрәм әнә шулай кыза. Безнең гүзәл затларыбыз 8 мартта гына түгел, һәрвакыт шундый кадер-хөрмәтләүгә лаек. Соңармыйк кына. Хатын-кызның бәхиллеге – имин тормышның нигезе һәм бәхетсезлекләрдән саклаучы калкан. Мөмкин булса, язгы бәйрәм көннәрендә инде безнең арадан киткәннәрне дә искә алыйк, аларның каберенә гөлчәчәкләр китерик. Рухлары җәннәт бакчасында булсын иде, дип теләп дога кылыйк.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Тормыш юлында сезгә олы мәхәббәт, эчкерсез ярату, яшәү дәрте, шатлык-куанычлар юлдаш булсын! Ходай хакына, хәләл ирегез, сөекле балаларыгыз бәхетенә чәчәк атып яшәсәгез иде. Бәхетле булыгыз!
Роберт МИҢНУЛЛИН
ХАТЫН-КЫЗ ЯМЬСЕЗ БУЛАЛМЫЙ
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә, җүләр була.
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Юньсезе булыштыра...
Кайчакта чип-чибәрләр дә
Күңелне кырыштыра.
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Күрә белергә кирәк,
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Ул шулай яратылган...
Күпмесенә сокланылган,
Күпмесе яратылган!
Хатын-кыз ямьсез булалмый!
Яратсаң, ул нурлана!
Болай да матур хатын-кыз
Тагын да матурлана!
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Хатын-кыз матур, матур!
Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса, яратса...
Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз – таң атса!
Наил КАСЫЙМОВ
И ХАТЫН-КЫЗ – ИЛАҺИ ЗАТ
И хатын-кыз, и изге зат!
Син – җирнең фәрештәсе!
Сүзләр аздыр, килә сиңа
Хис белән эндәшәсе…
Күзләрең – күл, чәчләрең – төн,
Керфекләрең – ярымай,
Кыйгач кашың – кош канаты,
Йөзең алсу алмадай!
Син – кояшы, син – чәчкәсе,
Син – бизәге җиремнең!
Син – сагышы, син – балкышы
Һәм – син моңы җырымның!
И хатын-кыз – иң гүзәл зат,
Җиһанда син бер – тиңсез!
Ул карашың, ул назларың...
Тормыш ямьсез ул синсез!
Син көчле – кирәк чагында,
Көчсез ир кочагында.
Кадерләп карап яшисең
Син гаилә учагын да!
Кайчагында – йомшак песи,
Кайчагында – керпе син!
Матур сүзләр яратасың,
Бездән күпкә хисле син!
Кайчагында син – тыныч күл,
Кайчагында – җил-давыл.
Кайчак – ялкын, кайчак – салкын:
Аңлавы сине авыр...
И хатын-кыз – илаһи зат!
Камил синең бар ягың.
Каршылыклар белән тулы
Зур сере син дөньяның!
И хатын-кыз – алиһә зат!
Килә серең чишәсе.
Кешелеккә җан өрүче,
Син – тормышның чишмәсе!
Ләйсән КӘШФИ
ХАТЫН-КЫЗ
Оҗмахлардан Җиргә килеп төшкән
Ышанучан, садә, акылсыз,
Мең сынауны сынмый кичеп чыккан,
Корычтан да нык син, хатын-кыз.
Фиргавеннең Асиясе кебек,
Сабыр янасың син ялкынсыз.
Синең чыдамлыкка тиңнәр юктыр,
Мәхәббәтле, назлы хатын-кыз.
Хезмәт сөяр зат син, эшкуар син,
Эш дигәндә әрсез, талымсыз.
Ирләр тарталмаска җигеләсең,
Нечкә билле, нәфис хатын-кыз.
Депутат та, дипломат та үзең,
Дөнья бармый синең законсыз.
Кайчак куркак, елак, акылсыз син,
Галиҗанәп зат син, хатын-кыз.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала