Республикада Уку өчен 1 минут

2027 ел – Минтимер Шәймиев елы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2027 елны Минтимер Шәрип улы Шәймиев елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды.

Киләсе елда Минтимер Шәймиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. /Тatarstan.ru фотолары.
Киләсе елда Минтимер Шәймиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. /Тatarstan.ru фотолары.

ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Татарстан Республикасы дәүләтчелеген торгызудагы зур казанышларны һәм Татарстан Республикасының сәяси һәм социаль-икътисади үсешенә зур шәхси өлеш кертүен исәпкә алып, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиевка тирән хөрмәт йөзеннән, 2027 елны Татарстан Республикасында Минтимер Шәрип улы Шәймиев елы дип игълан итәргә карар бирәм», – диелә Указ текстында.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бер ай эчендә оештыру комитеты төзергә һәм аның составын расларга, ә өч ай эчендә төп чаралар планын эшләргә һәм расларга кушты.

  • ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи