Мәдәният Уку өчен 2 минут

Тукай – мәңге яшь шагыйребез

2 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә чит ил галимнәре катнашында «Дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый башлангычлар контекстында Габдулла Тукай истәлеген саклау-мәңгеләштерү тәҗрибәсе» Бөтенроссия фәнни конференциясе булды. Татарстан мәдәният министры Ирада ӘЮПОВАның шул конференциядә яңгыраган чыгышын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

 

 

Хәерле көн, хөрмәтле галимнәр, кунаклар!

 

Сезне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни конференциядә сәламләвемә шатмын.

 

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның исеме безнең өчен әдәби тарихның бер өлеше генә түгел. Тукай – милли үзаңның төп символларыннан берсе, татар теленең, мәдәниятенең һәм әхлакый терәкнең җанлы чыганагы ул. Шуңа күрә Тукай һәм аны мәңгеләштерү, искә алу юллары турында, ягъни коммеморация турында сөйләшкәндә шуны аңларга кирәк: бу мәсьәлә турыдан-туры милләтебезнең рухи капиталын ничек формалаштыру һәм аны киләчәк буыннарга ничек тапшыру мәсьәләсе дә.

 

Әйе, Тукайның әдәби мирасыннан башка татар һәм Татарстан мәдәниятен күз алдына китереп булмый. Габдулла Тукай әсәрләре сюжетлары буенча спектакльләр, балет һәм опералар иҗат ителде, тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча күпсанлы картиналар һәм скульптуралар ясалды.

 

Габдулла Тукай бүген төрле телләрдә яңгырый, ул барлык төрки халыкларның рухи маягы булып тора. Тукай – үзенең куркулары (шик-шөбһәләре), бәхетле һәм бәхетсез, күңелле һәм күңелсез чаклары булган гади, әмма шул ук вакытта – бөек һәм даһи кеше. Ул барлык авырлыкларны һәм тормыш чынбарлыгын шигырь юллары аша зур көчкә әверелдергән, тормышын милләтебезгә хезмәт итүгә багышлаган.

 

Тукай – мәңге яшь шагыйребез. Яшь кешегә хас булганча, ул төрле булган: теләсә, модага ияргән, теләсә, мейнстримга протест белдерергә дә куәте җиткән. Әдәбият дәреслекләре өчен калыпка әйләнгән Тукай образы – түбәтәйле, рәсми костюмлы сөйкемле шагыйрь. Әмма кара түгәрәк күзлекле егет тә Тукай бит! Бу детальләр Тукайны тере кеше итә, аны безгә якынайта. Аеруча яшьләр өчен аңлаешлы «текә» образга, «үз» геройга әверелдерә. Бу да үзенә күрә коммеморация, аның яңа күренеше.

 

 

Татар әдәбияты классигының 140 еллыгы уңаеннан Казанда «Коммеморация объекты буларак Габдулла Тукай: дәүләт һәм җәмгыять» Бөтенроссия фәнни конференциясе үткәрелде. С.Камалетдинов фотосы.

 

 

Шуңа күрә Тукай исемен саклаганда һәм аның иҗаты ни өчен бөек мирас икәнлеген аңлатканда шагыйрьне бер постаментка гына куеп калдырмыйча, образның җанлы һәм күп төрле булуын тәэмин итәргә кирәк дип саныйбыз.

 

Тукай гомеренең мөһим мизгелләре узган Кырлай, Җаек, Казан да аерым-аерым урыннар гына булып яшәргә тиеш түгел. Бездән бу урыннар арасында күперләр кору таләп ителә – бер-берсенә бәйле маршрутлар, бердәм нарратив булдырырга кирәк.

 

Гомумән, мемориальләштерү (исемне хәтердә саклау) – константа түгел, тере барыш (процесс) ул. Аның алымнары үзгәрергә, яңарырга, заман белән бергә суларга тиеш. Мәгълүм ки, Казанда Тукайга бәйле рәвештә музейлаштырылган беренче объект – Клячкин хастаханәсендәге Тукай палатасы булган. 1968 елда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов тәкъдиме белән бала табу йорты бинасында Тукайның мемориаль бүлмәсе ачыла. Үзе үк гаҗәеп хәл: яңа тормыш туа торган йортта шагыйрь үлеменә багышланган экспозиция эшләгән. Бу палата, гомумән, бина еллар буе төрле кулларга күчеп йөрде: хастаханә, министрлык булды, хәзер анда «Алдынгылар хәрәкәте» эшен алып бара. Тик бу бүлмәнең мәгънәсе – үлем монологы түгел, шагыйребез мәңгелеккә калдырган мирас һәм аның кыйммәтләре турында диалог. Хәтер урыннарында яшь буын белән диалогны тәэмин иткән очракта, әлеге мәйданчыкларның ачык булуын тәэмин иткәндә генә без аларны киләчәк буыннар өчен мөһим урын итеп саклап кала алабыз.

 

Хәзерге вакытта яшьләр һәм белгечләр белән фикер алышып, булган истәлекләрне саклап, хәтер урыннарын «йомшак» итеп яңарту турында сүз бара. Бу – коммеморация, хәтерне мәңгеләштерү ягыннан чынлап та мөһим «кейс» булып тора. «Алдынгылар хәрәкәте»нә, яшьләргә бу диалог өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

 

Тукай үзеннән соң нәрсә калдырды соң? Мәңгелеккә нәрсә алып китте? Аның иҗаты – кыюлык дәресе дә. Ул хакыйкатьне әйтүдән курыкмаган, кыю булган. Ясалма авторитетлар алдында баш имәгән. Үз позициясен ачык белдергән. Бу – бүгенге көн өчен дә актуаль сыйфатлар.

 

Әллә Тукайның курку-шөбһәләнүләре булмаганмы? Әлбәттә, булган. Халкы өчен дә борчылып яшәгән, үзенең шәхси авырлыклары да булган. Әмма бу куркуларына каршы ул иҗаты аша көрәшкән. Аның шигырьләре – ятларга һәм кабатларга кирәк булган әдәби мирас кына түгел, бу – рухи ирек манифесты. Аның әсәрләре – күңелне сафландыру ысулы, алар аша милләтебезнең рухы чистара.

 

Шекспир, Пушкин, Дантелар дөньяның йөзләгән теленә тәрҗемә ителгән. Аларның иҗаты ни өчен беркайчан да искерми? Чөнки алар бер тел, бер шаблон, стандарт образлар тасвирламасы нигезендә генә укучыга җиткерелми. Әсәрләре кабат һәм кабат төрле телләрдә яңадан басыла, яңача укыла, дөньяда булган барлык яңа технологияләр ярдәмендә бүгенге укучыга барып җитә. Аларның иҗаты хакында һәрдаим яңа фикерләр туып тора.

 

Тукай мирасын саклыйбыз дисәк, без дә яңа технологияләргә мөрәҗәгать итәргә бурычлыбыз. Шул исәптән безнең бабаларыбыз кулланган, элек булган блокчейн технологиясенә дә. Бу парадоксаль яңгырый, әлбәттә. Әмма нәрсә ул блокчейн, ягъни блоклар чылбыры? Һәр төен үз күчермәсен саклый торган, төрле урыннарга бүленгән саклау ысулы бу. Бабаларыбыз бу алымны кулланган: кулъязмаларны күчереп язганнар, кулдан кулга, мәдрәсәдән мәдрәсәгә тапшырып саклаганнар. Алар саклануның шарты даими хәрәкәт икәнен аңлаганнар. Мирас сандыкка бикләнеп кенә саклана алмый, аның иң таза, тук орлыкларын барлап, уңдырышлы туфракка чәчәргә кирәк.

 

Бүген без, ясалма фәһем мөмкинлекләрен кулланып, Тукайның барлык кулъязмаларын, көндәлекләрен, замандашларының хатирәләрен цифрлы мохиткә күчерә алабыз. Шуның нигезендә аның цифрлы образын булдыру, аның мирасы белән диалог кору мөмкинлеге бар.

 

Мин сезгә К.Тинчурин театры әһелләренең ясалма фәһем нигезендә «Исемдә калганнар» әсәренең берничә мизгелен ничек сәхнәләштергәннәрен күрсәтәм. Спектакль яшь режиссерыбыз Айдар Җаббаров тарафыннан куелды, экрандагы видео – сәхнә әсәренең бер өлеше генә. Бу мисал яшь буынны гына түгел, олы буыныбызны да елатты, артистларның җанлы сөйләменә яңа, кызыклы алымнар өстәде.

 

Бу мисалдан да коммеморация дип аталган күренешнең дисциплиналар арасында торуын яхшы аңлыйбыздыр. Шәхеснең исем һәм мирасын мәңгеләштерү – уртак эш. Монда тарихчылар, сәнгатькәрләр, мигъмарлар, IT-белгечләр, әдәбиятчылар да, музейчылар да бергә эшләргә тиеш. Социаль архитектура – ягъни кешеләрне, идеяләрне, институтларны бер максатка юнәлтү – шуның иң мөһим коралы.

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бөек Тукай исемен мәңгеләштерү эшен дәвам итә. Республиканың 1,5 мең китапханәсендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты уза. Яңа Кырлай авылындагы музейны һәм аның территориясен төзекләндерү бара, яңа заманча экспозиция әзерләнә. Сәхнәләребездән Тукай исеме төшми. Милли музейда – Тукай урыннары, Габдулла Тукай әдәби музеенда – шагыйрьнең төп нөсхә ядкәрләре хакында күргәзмәләр әзерләнә. Габдулла Тукай әдәби музее, К.Тинчурин театры һәм «Казан утары» ресторан комплексы «Күңел адреслары» дигән экскурсион-театраль проектны тормышка ашырды. Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре турында «Ядкәрләрдә Тукай рухы» исемле Бөтенроссия иҗат конкурсына апрель аенда нәтиҗә ясалачак. Алда – мәгариф һәм мәдәният оешмаларын колачлаган, Тукайга багышланган «Татарча диктант», «Мин татарча сөйләшәм» акцияләре. Алар яшьләребез тарафыннан башкарыла.

 

25-26 апрель көннәрендә бәйрәм чаралары һәм аларда Тукай белән бәйле проектлар да зур урын алачак. Шул исәптән, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ), Татарстан Рәссамнар берлеге белән бергә 4 ел дәвамында Петербург, Җаек, Әстерхан, Троицк, Кырлай, Казан буенча оештырылган Тукай урыннары буенча пленэр нәтиҗәләре күрсәтелер. Тиздән Татарстан Язучылар берлеге, Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ, театрларыбыз, «Китап радиосы» тарафыннан әзерләнгән 4 томлык татар шигърияте антологиясе тәкъдир ителәчәк. 1 том Тукай шигърияте белән тәмамлана, ул безнең «Тукай укулары» кысаларында күрсәтеләчәк. Анда, текстлардан тыш, тарихи урыннарда артистларыбыз шигырь укый торган видеолар да урнаштырылган.

 

Татарстан Фәннәр академиясе һәм аның фәнни-тикшеренү институтлары музейлар, китапханәләр белән хезмәттәшлек итә; Татарстан Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее белән уртак проектлар әзерләнә, фәнни басмалар нәшер ителә һәм башка бик күп чаралар оештырыла. Гомумән, Тукайның тормышын, иҗатын, татар мәдәниятенә тәэсирен фәнни өйрәнү эше – фәнни, мәдәни, белем бирү оешмаларының бердәмлеген күрсәтә.

 

Бу көннәрдә Тукай һәм аның һәйкәлгә әверелгән образы турында күп сөйләшербез. Мәңгеләштерелгән һәйкәл турында дискуссияләр барышында, әйдәгез, Тукай чишмәсенең суы, күңелне юатучы, җаныбызны пакьләүче Тукай сүзе турында да онытмыйк. Тукай чишмәсенә юлларны япмыйк, ул судан авыз итәргә теләүчеләрне хуш килдегез дип каршылыйк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 1
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи