А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонны Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»е (12+) белән башлап җибәрде. Спектакльне сәхнәгә театрның сәнгать җитәкчесе, режиссер Олег Кинҗәгулов куйды, рәссамы Ләйсән Хөсәенова, ут куючы Денис Иванов, композиторы Йосыф Бикчәнтәев, хормейстеры Әнәс Фәйрушин.
Татар театрының үлемсез әсәрләреннән берсе булган «Хуҗа Насретдин» пьесасы 1939 елда языла. Билгеле булганча, үткән гасырның 30 нчы елларында совет идеологиясе әдәбиятсәнгать өлкәсендә эшләүчеләрдән совет җәмгыятен мактауны, хезмәт җиңүләре турында язуны таләп итә. Бу исә иҗади эзләнүләрнең кимүенә китерә. Шундый шартларда Нәкый Исәнбәт халык авыз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итә һәм әдәбиятка өр-яңа герой – Хуҗа Насретдинне алып килә. Пьесада тарихи сюжет яшьләрнең мәхәббәт өчен көрәше белән кушылып китә һәм халыкның ил азатлыгы, рухи хөрлек өчен көрәшкә килүен, аның теләк-омтылышын чагылдыру булып үсә. Беренче тапкыр 1940 елны куелган «Хуҗа Насретдин» сәхнәләрдән төшми диярлек, шуңа да татар сәхнәсендә иң күп уйнала торган спектакльләрнең берсе булып санала.
Хуҗа Насретдин – барлык шәрыкмөселман дөньясында, төрки халыкларда киң таралган герой. Һәр халык аны үзенеке дип саный, һәм Хуҗа мәзәкләре, тапкыр сүзләре, зирәк гамәлләре милли төсмер белән баетылган хәлдә яши, буыннан буынга тапшырыла. Нәкый Исәнбәт пьесасы сюжетны, геройларның эшгамәлен төрлечә укырга, яңа мәгънәләр белән баетырга мөмкинлек бирә.
Яңа алымнар белән тәкъдим ителде
Чаллы театры коллективы алдында җитди бурыч торганын һәркем яхшы аңлый – башкаларны кабатламыйча, заманча яңгырашлы спектакль иҗат итү. Моңа ирешелә дә. Шактый озын пьеса бераз кыскартылып, яңа алымнар белән, әмма төп идеясен саклаган хәлдә тамашачыга тәкъдим ителә.
Олег Кинҗәгулов кызыклы алым тәкъдим итә: Хуҗа Насретдин сәхнәгә Габдулла хәлфә исеме белән чыга. Дөрес, Габдулланың кем булуы, чын исеменең Хуҗа булуы вакыйгалар барышында тамашачыга билгеле була. Шул ук вакытта идарәчеләр Хуҗа исемен берничә тапкыр телгә алып, аның оста-тапкыр булуын, халыкны үз артыннан ияртергә мөмкин икәнлеген искәртә. Моңа кадәр Хуҗа Насретдингә хан тарафыннан ике тапкыр җәза бирелсә дә, ул серле рәвештә котылып калган икән.
Спектакльдә вакыйга Җиһангир хан басып алган илдә бара. Һәр нәрсәне кылыч белән куркытып хәл итүче ханнан халык өркеп яши, баш иеп аның Тимерчеләр бистәсендәге туймас филенә әйбер ташый. Кайгы-хәсрәттән иза чигү соңгы чиккә җитә – гади халык үз зарын җиткерү өчен Җиһангир ханга илче җибәрергә кирәк дигән фикергә килә.
Әлеге хәлләр белән параллель рәвештә Габдулла-Хуҗа кызы Сәлви белән Хаммат һәм Алчын белән Зөбәрҗәт арасындагы мәхәббәт, аннан да бигрәк, кызларны Җиһангир хан һәм аның куштаннары кулыннан тартып алу өчен көрәш сурәтләнә. Вакыйгалар үзәгендә яхшылык һәм явызлык тартышы бара. Бер якта хан һәм аның яраннары булса, икенче якта Габдулла-Хуҗа һәм гади халык вәкилләре. Хуҗа ролендәге Равил Гыйләҗев (ТР ның атказанган артисты) героен гади-гадәти крестьян һәм гаделлекне яклап чыгучы итеп уйный һәм тамашачы тарафыннан яратып, аңлап кабул ителә. Ул гаять тапкыр, иң кыен хәлдә дә өметен югалтмыйча үз максатына бара. Хуҗаның эш-гамәлләрендә күпләрнең теләгеомтылышы чагыла. Спектакльдә ул халыкның күпгасырлык тәҗрибәсен чагылдыручы, татарга хас сабырлык, түземлек, кыенлыктан юмор көче белән чыгучы, максатчанлык кебек милли сыйфатларга таянып эш кылучы герой булып ачыла. Вакыйгаларны Хуҗаның халыкчан юморы, көлкеле хәлләр тудыруы, тапкыр сүзләре, мәзәкләре баета, җанландыра, хәрәкәткә китерә һәм тамашачы күңеленә өмет хисе сала.
Хуҗа хатыны Гөлбану (Ләйсән Нургалиева, ТР ның атказанган артисты) беренче күренешләрдә байлар белән туганлашып, тормышларын яхшыртуны максат иткән хатын буларак таныла. Ләйсән Нургалиева героинясы кемгәдер ялагайлана белгән кебек, ирен һәм кызын төрле сүзләр белән хурларга да мөмкин. Соңгы күренешләрдә инде ул иренең фикердәше, аны яклап теләсә нинди адымга барырга әзер хатын буларак эш итә. Сәлви ролендәге Гүзәл Шамагсумова кыю, үткен, мәхәббәте өчен көрәшергә әзер героиняны иҗат итә. Халык фольклорында еш очрый торган булдыклы кызларның берсе ул: сөйгәне белән өйдән качарга әзер, ирләр киеме киюгә дә каршы түгел һ.б. Хамматны Инсаф Һидиятуллин бүгенге көнгә якынайта. Әнә ул заманча көрәш алымнары белән мактана, урынлы-урынсыз әтәчләнеп тә ала. Вакыйгалар барышында сөйгәне өчен кызлар киеменә төренергә әзер герой үзгәрә, сабырлана, хистән бигрәк акыл белән эш йөртә башлый һәм нәтиҗәдә Сәлви белән никахлашуга ирешә.
Яшь геройлар Алчын (Руслан Әюпов) һәм Зөбәрҗәт (Алсу Сәгыйдуллина) арасындагы мәхәббәт хисе, егетнең кызны коткару өчен утка-суга керергә әзер булуы, шул юлда кыюлык үрнәге күрсәтүе спектакльдәге романтик пафосны баетуга, эмоциональ тәэсир итү көчен арттыруга хезмәт итә.
Конфликтның икенче ягында торучы Җиһангир хан (Илфат Әскәров, ТР ның атказанган артисты) – бөтен барлыгы белән сугыш кешесе. Ул үзенең чатанлыгы белән тарихта билгеле Аксак Тимергә охшап китә. Халыкны җәберләүче хөкемдар никадәр нык һәм көчле булмасын, Габдулла-Хуҗаның үткен җаваплары, тапкыр фикерләре аңа да йогынты ясый, тапкырлыгын танырга мәҗбүр була. Габдулла-Хуҗа корган уен белән мавыгып, Илфат Әскәров герое бер көнгә властен бирергә ризалаша. Вәзир Зәйнәгыйне Руслан Ибраһимов (ТР ның атказанган артисты) аеруча уңышлы ача. Әле куркак, әле ялагай кеше ул, әмма Ходай аны акылдан мәхрүм итмәгән. Вәзир Габдулла хәлфәнең Хуҗа булуын беренчеләрдән булып аңлап ала.
Җиһангир сәфәрдә вакытта халыкны буйсындырып тору эшен җирле куштаннар – Колый тархан, Бики сәүдәгәр, Ахун һәм Казый кебекләр башкара. Әлеге бәндәләр – хан властен яклаучы һәм саклаучы булып кыланып, үз мәнфәгатьләре, байлыкка, күңел ачуга бәйле вак теләкләре белән яшәүчеләр. Халыкны төрлечә алдаган кебек, аларга бер-берсен алдау да берни түгел. Бикине Разил Фәхертдинов (ТР ның атказанган артисты) акча-алтын өчен теләсә нинди түбәнлеккә төшәргә әзер итеп уйный. Ә инде Рафик Каюмовның (ТР ның халык артисты) Кылый тарханы үткәннән бүгенгегә килгән диярсең – шома балык кебек, һәр каршылыктан чыгу юлын оста таба. Ахун ролендәге Фирдүс Сафин исә, һаваланырга яратса да, шактый көчсез, куркак һәм мескен кеше образы тудыра. Аңарда ахмаклык та җитәрлек, әнә бит хан биргән мәсьәләләрдән бөтенләй коелып төшә. Рафил Сәгъдуллин (ТР ның атказанган артисты) казый Ниязыйны һәртөр властька яраклашып, үзенә файда гына эзләүче итеп ача. Сәхилә карчык (Гөлфия Фәйзрахманова, ТР ның атказанган артисты) – шактый традицион образ. Ул әдәбият-сәнгатьтә билгеле явыз яучы карчыкларның дәвамчысы. Аның өчен кемнең кем булуы мөһим түгел, акча каерырга гына булсын. Шуңа да кызлар сатып гомер итүче герой тамашачының нәфрәтенә генә лаек.
Төп максат тагы да киңрәк ачыла
Шул рәвешле сәхнәдә бер-берсен яхшы аңлаучы, вакыйгаларда ачылган конфликтның асылын тамашачыга җиткерүгә хезмәт итүче бердәм ансамбль хәрәкәт итә. Күмәк күренешләр матур тәэсир калдыра. Аларда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашу әлеге бөтенлек кыйммәтен тагы да үстерә. Спектакльдәге музыка вакыйга-күренешләрне кабул итүгә, эмоциональ тәэсирлелекне арттыруга ярдәм итә. Анда күп төрле уен коралларыннан чыккан шәрык моңы, татар көе, заманча джаз авазлары бергә кушылып китә кебек. Шуңа да музыка вакыты белән тарихка алып китсә, вакыты белән бүгенгенең кырыслыган тоярга булыша.
Җиһангир хан гаскәренә каршы торып булмый, әмма аның белән көрәшерлек башка көч табыла – ул халык тәҗрибәсен, тапкырлыгын үзенә җыйган Габдулла-Хуҗа. Хуҗаның Җиһангир хан янына илче булып килеп, бер генә көн булса да дәүләт белән идарә итү күренеше спектакльнең кульминацион ноктасы булып тора. Монда инде һәркем бөтен барлыгы белән ачыла. Аеруча Хуҗаның эш-гамәлләре артында халык һәм хөкемдар мөнәсәбәте, соңгысының үз халкын кайгыртып эшгамәлләр кылуында гаделлеккә бәйле теләк, омтылыш, хыял алга чыга. Спектакльне сәхнәгә куючыларның төп максаты тагы да киңрәк ачыла. Ул пьесадагы тарихи вакыйгалар аша заман проблемаларына чыгу, шуларга җавап эзләү белән бәйле. Хуҗаның Габдулла исеме белән бирелүе артында халык акылын үзенә туплаган зирәкләрнең һәр чорда һәм һәркайда булуын искәртү ята. Ә инде үлемгә хөкем ителеп тә тапкырлыгы аркасында аннан котылып калуы белән Хуҗа Насретдин үлемсезлеген тагын бер кат раслый.
Спектакльнең бизәлеше җитди роль уйный
Спектакльнең бизәлеше, геройларның киеме дә аны кабул итүдә җитди роль уйный. Сәхнә түрендәге тәгәрмәч вакыт агышын искәртеп тора. Терәү салынган Хуҗа йорты хәерчелекне аңлатса, күршедәге Бики байның биек тимер койма белән уратылган йорты бүгенгебезгә, байларның, һәртөр җитәкчеләрнең шул рәвешле гади халыктан читләшүенә, аралашудан качуына ишарә итә. Вакыйга барган урынның тимер корылмалар белән уратып алынуы аның Тимерчеләр бистәсе булуы белән бәйле.
Ә менә сәхнәдәге манекеннар күпләр өчен табышмак булып калды. Аларны Җиһангир хан ял иткәндә биюче кызларҗарияләрнең дәвамчылары дип кабул итәргә мөмкин. Башка күренешләрдә ялган битлек киеп, яхшатлы булып йөрүчеләргә контраст тудыру өчен хезмәт итүче метафорик деталь вазифасын үтиләр кебек.
Режиссер белән рәссам Ләйсән Хөсәенова геройлар киеменә зур игътибар биргәннәр. Хуҗа киеме миллилектән бигрәк күп халыклар өчен уртаклыкка йөз тота, ә инде Җиһангир хан походлардан кайтып кермәүче сугышчы киемендә – каралык, кырыслык, ныклык сизелеп тора. Ә менә җирле куштаннар киеме төсле һәм ялтыравыклы булуы белән игътибарны җәлеп итә. Рәссам аларның кара күзлектән йөрүен дә кирәк тапкан. Болар барысы да бу бәндәләрнең һәр җирдә, һәр халыкта булуына ишарә итә, чөнки кием үзгәртүдән аларның әдәпсез, әхлаксыз асылы үзгәрми. Гади халык исә кара киемнән һәм алар барысы да бертөрле.
Тәкъдим һәм теләкләр
Тәкъдим буларак берничә мәсьәләгә игътибарны җәлеп итәсе килә. Сәхнәдәге ярымшәрә манекеннарга салынган вазифага ишарә итәрлек детальләрне үстерү кирәк, әлегә ул аңлашылып бетми. Габдулла-Хуҗа ишәгенең тимер чыбыклардан торган эт зурлыгындагы тәгәрмәчле корылма гына булуы тамашадагы ролен киметә кебек. Тимерчеләр бистәсендәге фил турында байтак сүз булса да, ул тамашачыга барып җитми кала, сөйләмдә булса да басым ясап, игътибарны җәлеп итү сорала. Колый тархан, Бики сәүдәгәр кебекләрнең кара күзлектән булуы да икеләнүле халәт тудыра: чын йөзләрен, эчке асылларын яшерүгә ишарә булса да, татар җәмгыятендә кара күзлек детале бик кабул ителми. Камиллекнең чиге юк: спектакль әле тагын да шомарыр, аерым күренешләргә, сүз-репликаларга акцентлар да өстәлер дигән теләктә калам.
Шулай итеп, Чаллы татар дәүләт театры Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» пьесасы буенча заманча яңгырашлы спектакльне тамашачы хозурына куйды. Олег Кинҗәгулов тәкъдим иткән алым-чаралар вакыйгаларны бүгенгебез белән бәйләнештә кабул итүгә, урыны белән бәхәскә, фикер алышуга китерә һәм шуның белән үзенең максатына ирешә.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала