Фикер дәрьясы Уку өчен 2 минут

Туган тел сихәте

Тел хасияте – Тәңре тылсымыннан. Сүзләрдән үрелгән рухи талисман ул. Һәр кавемгә, аерым ниятләп, мәңгелеккә дип иңдерелгән могҗиза.

Өч бергәлек. Марсель Галиев, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев. 2011 ел.
Өч бергәлек. Марсель Галиев, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев. 2011 ел.

Җир йөзендә меңнәрчә исем йөрткән халык-милләт яши: тән төсләре үзгә, гореф-гадәтләре үзгә, телләре – үзгә. Гаҗәп бит, каян килә бу кадәр төрлелек? Югыйсә, риваятьләр буенча, без, кеше кавеме, бер ата-анадан, ягъни Адәм белән Һауадан туып, үрчи-үрчи кыйтгаларга таралышканбыз... Ә нигә телләребез болай күптөрле соң? Адәм белән Һауа гарештән җиргә төшерелгәнче үк ниндидер телдә үзара сөйләшеп аңлашканнар бит. Аларның күк теле буыннан-буынга җир теленә әверелеп таралган икән, димәк, уртак бер телнең төш ядрәсе, үзәк тамыр сүзләре бер үк, авазлары охшаш яңгырашта булырга тиеш иде. Чынбарлыкта алай түгел бит! Гүяки һәр ыру-кабилә галәм чиксезлегендәге аерым планеталардан җиргә төшерелгән. Ничек? Нигә? Бу сорауларга җавап эзләү дә куркыта…

Һәр кош төренең сайрашуы, авазлашуы – үзенчә. Телләр дә шулай: бәлки, яшәгән төбәк, андагы табигать-манзара авазлар яралышына, сүзләр ясалуга тәэсир иткәндер? Җил иркендәге япан далада – яңгыравыклы авазларга бай тел, кыя-таулар арасында үз кайтавазыннан дәрт алган тел, тынгысыз дулкынлы диңгез буйларында сабырлыкка сусаган тел, шомлы урман эчләрендә сагаюлы авазлардан тукылган тыныч табигатьле тел, мәңге карлы сахраларда ымлы-кыска борын авазларына корылган тел – әнә шулай яралгандыр Җирдә сүзләр мириадасын хасил иткән Ана телләр йолдызлыгы?!

Иң әүвәл нинди аваз яңгыраган? Иң соңгы аваз нинди булачак? Җирдәгеләргә бу хакта мәңге белә алмау бәхете насыйп ителгәнме әллә?

Кояш нуры кабызган һәммә әшьяга үзенә чат килешеп торган исем-нам ягылган. Гаҗәп бит: борынгы заманда халыклар, бергә җыелып, бу тауга шушы атаманы бирик, бу чәчәккә болай дип дәшик, бу агачның кушаматы менә нинди булыр, дип тавышка куеп, расламагандыр ич. Сөт дигән сүздән сөт тәме, кан дигән сүздән кан исе аңкып тора икән, исемнең җисемгә сеңеп шундый да ятышып тәңгәл килүенә гаҗәпләнергә генә кала... Һәр халыкның тел язмышы катлаулы дәверләр кичә; гасырлар буена отыры чарлана, үткенләнә, шомара, камилләшә, байый бара. Яшәү догасына әверелгән тел хәзинәсендәге һәр бирмеш Сүз хасиятенә Раббы әфсене өретелгәндер…

«Казан утлары»нда Масель Галиев, Гәрәй Рәхим, Айдар Хәлим, Равил Фәйзуллин. 2012 ел.
«Казан утлары»нда Масель Галиев, Гәрәй Рәхим, Айдар Хәлим, Равил Фәйзуллин. 2012 ел.

***

Җир – Су – Кояш кадереннән яралып, матурлыкка юаныч гөле булып калыккан җете-җазибәле үсемлекләр, иңгә-иң килеп үскән манарадай агачлар үзара нинди телдә ымлаша, үзара ничек сөйләшә, аңлаша икән?

Сүзләргә әверелмәгән тойгылар телендәме?

Галәми тибрәлешкә көйләнгән дулкын кагышындамы?

Без ишетә алмаган аһәңнәр яңгырашындамы?

Марсель Галиев, Мөдәррис Әгъләм, Рәдиф Гаташ. 1990 ел.
Марсель Галиев, Мөдәррис Әгъләм, Рәдиф Гаташ. 1990 ел.

Һәммә тереклек иясенең җан тибешенә кинәнеп яшәү оеткысы, талымлы үрчү дәрте, үсенеп үсү куанычы, мин-минлеген раслау куәсе, һәр мизгелнең кызыгын табу, мавыгу һәвәслеге, мәңгелек өметкә багынган рух, имле игә көйләнгән көрәш тәвәккәллеге нәсыйхәтле дога белән иңдерелгән.

Әйләнмәле Җир сәхнәсендә әкияти су асты дөньясы, туфрак бәрәкәтеннән бар ителгән нәбат – үсемлекләр; нәни бөҗәкләрдән алып, хайванат, кош-кортлар хәятенә кадәр – барчасының да коты, сөйкемле нуры, соклангыч рәвеш-кыяфәте мең-мең төрлелектә, искиткеч кәмаләтле үрнәктә бөек Сәнгать Иясенең үз иҗатыннан мәмнүн калып, соклану сулышыннан яратылган.

Һәммә терек җанның яшәү асылы максатлы мәгънәгә ия. Мәгънә бар икән, димәк, тел дә бар…

Дуслар. Вакыйф Нуриев, Марсель Галиев, Газинур Морат, Камил Кәримов. 2020 ел.
Дуслар. Вакыйф Нуриев, Марсель Галиев, Газинур Морат, Камил Кәримов. 2020 ел.

Бу очракта мин әллә нинди фәнни хезмәтләргә аркаланмыйча, белмәгәнемне белергә юаш кына омтылып, фәкать үзем күргәннәрне генә бәян итәргә алынам. Менә мин, урман ешкынлыгына кереп, каенлы, чыршылы, юкәле, имәнле агач халкы эченә чумып, бер мәлгә тын калам. Бөтен тән-рухың сизә: син сынаулы, ятсынулы күз карашлары, ниндидер пышылдаулар чолганышында урман телен аңларга теләп басып торасың. Бу агачлар гомер буе бер-берсенә битараф, хиссез, уйсыз, тойгысыз үсәләр дә үсәләрме? Төн белән көн алышына, ел фасыллары үзгәрә тора, ә алар һаман бер көйгә битараф гамьсезлектә гомер кичәләрме? Юк, моңа һич тә ышанасы килми.

Минем Малеевкада иҗат йортын каймалап алган кыргый урман сукмагы кырыенда үскән пар агачны күреп шаккатканым бар. Чыршы белән усак янәшә. Яшь вакытта усакның бер ботагы, ни хикмәттер, чыршы кәүсәсенең нәкъ урта бер җиренә мәхәббәт хәнҗәре булып кадалган булган. Ботак кереп үскән урында бернинди җәрәхәт, шеш эзе дә күренми. Җирдән шул ботакка кадәрге ике метрлы арада чыршы белән усак кәүсәләре, бер-берсенә охшашып, уртак төскә кергәннәр. Гаҗәеп күренеш. Бу пар агач, тамырдан күтәрелгән сутларын бүлешеп, бер-берсеннән аерылмаска вәгъдә куешкан шикелле, кулга-кул тотынышып, берегеп үскәннәр. Бер-берсен юатышып, сөешеп, мәхәббәтен тын гына белдерешеп, уртак телдә аңлашып, алар бүтән агачларга караганда күркәмрәк булып, куш бәхеттә тирбәлешеп яшиләрдер кебек иде. (Ничә еллар үткән инде, шул урмандагы пар агачны мин вакыт-вакыт искә төшереп, күз алдыма китерәм дә, мәҗүси халәттә бер хисләнеп алам. Һаман да исәннәр микән, барып бер күрергә иде, дип нәүмизләнеп куям.)

Ике шагыйрә – Гөлүсә Баттал һәм Лилия Гыйбадуллина уртасында. 2022 ел.
Ике шагыйрә – Гөлүсә Баттал һәм Лилия Гыйбадуллина уртасында. 2022 ел.

Җәйге хозурлыкта урман аланында тукталып, мәшәкатьле уйларыңнан кагын да, бер сафланып ал. Әнә ул – нәбат дөньясы – аллы-гөлле чәчәкләр, бер-берсен көнләштереп, таҗитәкләрен җилбәзәләп, гүя күз алдында иркә көлемсерәп ачыла. Күз салчы безгә, кешем, дигән кебек, һәммәсе аерым игътибар көтеп, үзен танытасы килү тәкатен яшермичә, дөньяга өмет нурын чәчеп, мөлдерәп карыйлар шикелле.

Матурлык соклануга сусаган. Әнә, көяз чәчәк таҗларына чикерткәләр кунып тезләнә – сәҗдә кыла. Күбәләкләр, җилфердәшеп, рәхмәтле алкышлыйлар. Кайный дөнья, тәкатьсез гөжли дөнья – аланда кинәнеп яшәү симфониясе төрле телләрдә агыла. Һәммәсенең дә мактаныр балкышы, әйтер сүзе бар. Бары тик... үлән арасыннан шым гына шыткан салкын гөмбәзле гөмбәләр генә телсездер шикелле…

Нинди бу – бал кортларындагы акыл кимәле! Мәңгелек канун ихтыярындагы дәүләтле булу үрнәге; җәмгыять пирамидасында һәммәсенең үз баскычы... хезмәтлеләр, аксөякләр, тәхеттә – Ана-ханбикә... Бу алтын бөҗәкләр патшалыгы, аерым бер кадергә ирешеп, Аллаһы учыннан җиргә иңдерелгәндер.

Кырмыскалардагы имле тәртип, әлмисактан бирле килгән, тотрыклы кагыйдәгә буйсынып, дәүләтле булып яшәү рәвеше дә шаккатмалы.

Нинди икән аларның әмер бирү, туктаусыз хезмәткә өндәү, аргач ял итү, сирәк кенә сабан туе ясап бәйрәм итү теле?

Дәвамы бар.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи