Журнал «Безнең мирас»

«Безнең мирас» елъязмасы / Апрель

🏷 Admin

1045 ел элек (979)

 

Чүл төркиләре оештырган Төньяк Хань дәүләтен (ул 29 ел яши) чиннарның Төньяк Суң дәүләте гаскәре юкка чыгара.

 

635 ел элек (1389)

 

Алтын Урда дәүләтенең бер төркем югары катлам хакимияте вәкилләре, Идегәй морза җитәкчелегендә, Туктамыш ханга каршы зур фетнә күтәрә. Алар арасында Бикеш морза, Тордычык-Бирде, Даут морза һәм Идегәйнең бертуган абыйсы Иса бәк тә була.

 

305 ел элек (1719)

 

Алман галиме Даниил Готлиб Мессершмидт Себергә фәнни сәфәр оештыра. Аның төп юлдашы – швед офицеры (элеккеге хәрби әсир) Филипп Иоганн Страленберг, Тубыл каласы ахуны белән аралашып-дуслашып, гаять кыйммәтле тарихи-фәнни кулъязмаларга тап була. Ул, шул рәвешле, Хива ханы вә тарихчы галим Габделгази Бахадур төзегән Шәҗәрәи-төрки (Төркиләр шәҗәрәсе) кулъязмасын дөньяга чыгара.

 

105 ел элек (1919)

 

Берлин шәһәрендәге Вюнсдорф хәрби лагеренда татар әсирләре өчен «Татар иле» дип аталган журнал нәшер ителә башлый. Ул аена ике тапкыр басыла.

 

4 апрельдә Казанда мәшһүр трагик артист Мохтар Мутинның бенефисына азәрбайҗан революционеры вә язучысы Нариман Наримановның «Надиршаһ» трагедиясе сәхнәләштерелә. Режиссеры – Кәрим Тинчурин.

 

100 ел элек (1924)

 

22 апрельдә Казандагы татар дәүләт театрында студент яшьләрнең В.И.Ленинның туган көненә багышланган кичәсе була. Әлеге кичәдә Һади Такташ үзенең яңа язылган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасыннан өзекләр укый.

 

55 ел элек (1969)

 

26 апрельдә Ибраһим Газига «Онытылмас еллар» трилогиясе өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

 

Журналга Айдар Закиров әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №4. – Б. 119.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру