Шагыйрә, җыр текстлары aвторы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр иясе Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова (әдәби тәхәллүсе – Сания Гәрәбә) 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районындагы Курса Почмак авылында туган. Китаплары: «Оч иреккә, җырым» (2002), «Пар алма» (2008), «Гәрәбә» (2012), «Язмышлар такыясы» (2019), «Балачак баланнары» (2021), «Күчеш дәвере» (2022) һ.б.

ДИҢГЕЗ КҮЗЕ
«Кайчандыр бу урында диңгез булган.
Җир убылып, диңгездән тирән бер күл генә калган...»
(Диңгез Күзе күле турындагы риваятьтән.)
Галәм бага Җиргә, сынап бага,
Чагылышы – Диңгез
Күзендә.
Тирәнәеп баткан чоңгыл-караш
Күпме серне саклый үзендә.
Җир убылган диләр бу урында,
Кайсы гөнаһлысын ул йоткан?
Күлнең суы, имеш, күз яшьләре,
Кем бәлагә монда юлыккан?
Тау булып тау юкка чыккан, диләр,
Җир куенын ачкан урында...
Төрле-төрле риваятьләр йөри
Серле Диңгез Күзе турында.
Мин дә килеп чыктым бу якларга –
Шомлы-уйчан Мари Иленә.
Дуслар белән сәфәр кылып кайттык
Диңгез Күзе дигән күленә.
Юллар тигез - очыш-тизлек сорап,
Тәгәрмәчләр җырлап әйләнә.
Тәрәз аша игез йортлар түгел,
Борынгылык күзгә шәйләнә.
Төсләре дә үзгә: җете кызыл,
Куе сары, салкын зәңгәрдән.
Таныр идем – ярты гасыр элек
Килеп күргән булсам әгәр дә.
Галиҗәнап Вакыт монда хуҗа,
Тузгый көмеш тарих тузаны.
Җыйнак йортлар белән янәшәдә
Үсеп чыккан биек-сузаны.
Өскә авам-авам диеп кала
Юл буенда куе ешлыклар,
Кинәт кенә калкып чыга алга
Әрем баскан кыргый бушлыклар.
Шом сарыла җанга, мәҗүсилек…
«Син тик кунак монда, онытма!
Тыйнак кунак булсаң, Изге көчләр
Зыян салмас сиңа, курыкма».
Әйтерсең лә шулай кисәткәндәй,
Анда-санда - төссез сын-ташлар.
Үзгә рух бар, сихри көч бу якта –
Шул ук уйда икән юлдашлар.
Шарибоксад* сүзсез каршы алды,
Барлыкны да гүя белмичә.
Менә үзе – сыңар Диңгез Күзе,
Хозур кылдым якын килмичә.
Яшькелт караш – сихри тирәнлектә,
Йотты гүя, эреп югалдым.
Һәм, таяныр нокта эзләгәндәй,
Күтәрелеп күккә күз салдым.
Бары төртке, тузан бөртеге тик,
Без түгел шул дөнья мәүласы.
Күл төбеннән күтәрелә гүя
Чыршыларның алып шәүләсе.
Шуны тойдым: килгән һәр мосафир
Үз уена кереп бикләнгән.
Заманчалык монда ерак әле,
Кәеф-сафа кору чикләнгән.
Уятмыйк дип гүя Күл иясен,
Кузгатмыйк дип төптән шомлыкны,
«Күккә асмый» күлне Мари Иле,
Саклап яши кыргый тынлыкны.
Күл карашын артык күтәралмый,
Сүзсез генә бердәм кузгалдык.
Арттан кемдер күзәткәндәй булып,
Бер борылып, дәррәү күз салдык.
Сүз алмашмый, артык куаламый,
Уйга чумып кайттык җай гына.
Йолып алды сәер камалыштан
Үзебезнең ярымай гына.
Күтәрелеп тирән күккә бактым,
Ак болытлар уйчан агыла.
Мәчет гөмбәзенең балкышында
Галәм күзе гүя чагыла.
*Марий Эл Республикасының Волжск районындагы авыл.
ГӨЛҖИМЕШЛЕ ЧИГЕШ
Бер гөлҗимеш, кыюланып,
Урам якка сузган кулын,
Рәшәткәләр арасыннан
Тапкан качып чыгар юлын.
Янып тора, якут сыман,
Тамчы-тамчы җимешләре –
Җәйге җиңел күлмәгенең
Аллы-гөлле чигешләре.
Әйтерсең лә яшь бер туташ
Кич биләмнән кайткан чакта,
Җиң очыннан күрше егет
Тотып калган урам якта.
Каерылып бер карадым –
Җанны сагыш чолгап алды:
Гүя чаттан үсмер чагым
Чиккән яулык болгап калды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала