Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Лилия ФӘТТАХОВА: «Ат карагы»

Еракта кучкылланып торган урман эчендә аерым агач күренмәгән шикелле, система эчендә дә юньле кешене күрми, бөтен «мент»ларны да бер чыбыктан сөрәбез. Ник яшереп торырга инде?

 

 

Бер туганым Башкортстанда яши. Озак еллар хокук саклау системасында эшләп ялга чыкты. Бу бәян аның исеменнән булыр.

 

***

 

Минем эшем җинаять ачу, җинаятьчене табу иде. Бездән башка кем эшли бу эшне? Хәзер мин сиңа чын ментларның ничек эшләвен бер генә очрак аша аңлатып карыйм. Бәлки, тискәре карашыңны үзгәртерсең.

 

Бервакыт Ә. авылында участковыйның өенә ут төрткәннәр. Утлы шешәнең, бәхеткә, икесенең берсе генә янып киткән. Анысы да өй эченә төшмәгән, ике тәрәзә арасына эләккән дә бакча эченә килеп төшкән. Өй ишеген тыштан терәтеп куйган булганнар. Янгын зур зыян салырга өлгермәгән, тәрәзәне ватып чыккан да утны сүндергән участковый. Ә бит өйдә тулы бер гаилә. Закон буенча зур статья бу, үтерергә маташкан бит ул адәм актыгы.

 

Ул вакытта «конкретный» мент иде безнең министр. Аның өчен эш һәрвакыт беренче урында торды. Үзе дә эшләде, бездән дә шуны таләп итте. Җирле милициянең бу эшне ачалмаячагы аңлашылгач, министр урынбасары мине һәм ике иптәшемне үз янына чакырып алды. Угрозыскта эшләгән чагым иде.

 

– Шундый-шундый хәл, егетләр, – ди бу. – Җинаятьчене тапмыйсыз икән, өегезгә кайту юк.

 

Тапканчы шунда яшәячәксез, ди. Кеше генә үтермәгез, калган бөтен ысулларны куллана аласыз, министр белән килешенгән, ди.

 

Шуннан Башкортстанның иң ерак бер районына киттек. Ул якта башкорт авыллары гына. Без барган авыл тау астына урнашкан. Берәр айдан безнең машина тау башында күренүгә, өйләрдән атка атланган ирләрнең атылып чыгып урманга кереп китүен генә күреп кала башладык. Чәчелеп киткән борчакмыни. Алар да сораштырулардан туйды, без дә алга бик акрын барабыз. Сораштырабыз, тикшерәбез, җеп очын таба торган түгел. Участковый үзе дә ачылып бетми, күреп торабыз. Җирле ментларның бит биредә туган-тумача, дус-иш, авылдашлар дигәндәй, алар артыгын сөйләргә курка. Министр урынбасары да «Җирле ментларга бик ышанып бетмәгез, алар бер-берсен яклашачак», дип озатып җибәргән иде.

 

Шулай да өченче ай тулганда эзенә төштек без теге җинаятьченең. Атаклы ат карагы нәселеннән. Типсә тимер өзәрдәй башкорт егете. Авыллардан ат урлап, Оренбург якларына озатып ята икән бу.

 

Үзен берничек тә өйдә туры китереп булмый гына бит. Өенә кайчан барсак та, сукыр атасы каршы ала.

 

– Беркайчан да тота алмаячаксыз сез аны. Юкка вакыт әрәм итеп йөрисез, – ди бу мыскыллы тавыш белән.

 

Үзебезнең кешеләр аша егетнең кайсы авылларда булганын, кемнәрдә тукталганын ачыкладык. Кайсы авылда нинди хатын-кыз янына барып йөрүен белдек. «Шерше ля фам», диләрме әле.

 

Менә шул хатын янына килүен хәбәр иттеләр беркөнне. Бардык. Карыйбыз: тәрәзәдә ут яна, өстәл янында теге егет белән бер матур гына бичә утыра. Кем кайда, нәрсә эшләячәген билгеләдек. Мин урамда калдым. Көч бар, спорт мастеры. Әгәр урамга атылып чыкса, бөгәрләп ату минем өстә. «Старший» өйгә кереп китте. Шулвакыт без һич уйламаган хәл килеп чыкты. Үтә дә хәйләкәр икән егет: командир ишек ачу белән өстәлдән нидер алган да лампочканы бәреп ваткан бу. Ишетәм: нәрсәдер дөбер-шатыр килде дә тынды, өй эче дөм караңгы. Пистолет белән фонарьны тоткан килеш атылып өйгә барып кердем. Чүт кенә үзебезнең командирны сугып екмадым. Карыйбыз – егет юк. Яшь бичә коты очып бер почмакка поскан. Өйдә юклыгын аңлау белән урамга атылдык. Эзлибез, әле ерак китәргә тиеш түгел бит. Тыштагы ике иптәш тә, урам якка чыкмады, диләр.

 

Берзаман тавыклар шаулашып алды. Ул якларда йортның аскы ягында кетәклекләр урнашкан. Егетебез идән асты аша шунда килеп кергән икән. Кетәклек ишеге ачык булган күрәсең, ишектән тавыклар атылып чыкты да тавыш тынды. Бер кулымда – фонарь, икенчесендә – пистолет, акрын гына шунда таба якынлашам. Һәм... үлем белән күзгә-күз очрашам. Нәкъ борын төбемнән балта выжылдап очып китмәсенме?! Куркуымнан үзем дә тәгәрәп киттем, фонарь белән пистолетым да әллә кая очты.

 

Берничә секундтанмы, минуттанмы – әле генә үлемнән калган кеше бит – аңламыйсың да андый вакытта. Аңга килеп пистолетымны табып алдым. Эчкә керергә юләр түгел, ул хәзер читлектәге котырган җанвар шикелле, нинди адымга да барачак. Әле генә кеше үтерә язды.

 

Инде башкалар да килеп җитте. Фонарьлар белән яктыртабыз, кулында пычак, чыгарга исәбендә юк.

 

Без озын таяклар табып, кетәклек эченә төрткәли башладык. Ничек тә чыгарырга кирәк бит. Ахыр чиктә түзмәде бу: «Биреләм, туктагыз», – диде.

 

Моның белән генә бетмәде әле бу вакыйга. Без эшне башкарып чыгу шатлыгын тоярга да өлгермәдек, өч ай өйдә булмаганнан соң юлга җыенып кына ята идек, «Теге ат карагы качкан» дигән хәбәр килеп иреште.

 

– Качыргансыз икән, табыгыз да, – диде өстәгеләр.

 

Берәр атнадан тагын эзенә төштек без моның. Бер авылның сыер фермасында чормада яшеренеп ята, дип хәбәр җиткерделәр. Ә ферма бит шундый урында урнашкан: чормадан караганда бөтен тирә-як уч төбендә шикелле күренә. Инде нишләргә? Икебез сыер савучы хатыннар кебек киенергә булдык. Башыбызга яулык яптык, итәкләр, күлмәкләр кидек. Кулга чиләкләр тоттык. Миннән көләләр иптәшләр: «Мондый камыт аяклы хатын булмый инде», – диләр. Ничекләр кияүгә алдылар соң сине, апакаем, имеш. Әллә утырыплар калдыңмы? Нишлисең бит, аяклар чыннан да кәкре, өстәвенә ярыйсы гына дәү бәдән дә бар бит әле. Озынрак итәк табып бирделәр хатыннар. Мин арткарак калып атладым.

 

Ферма бинасы эченә кереп җиткәч, егетне эләктереп алу әллә ни кыен булмады үзе. Көтмәгән иде ул безне.

 

Эш дип шундый хәлләргә дә төшәргә туры килде, туганым. Аның каравы, бөтен тирә-якны куркытып торган башкисәрне тоттык. Ә андый башкисәрләр, әрәмтамаклар, адәм актыклары күпме җирдә?! Кем шулар белән көрәшергә тиеш? Бөтен кешене дә бер чыбыктан сөрмә инде син, яме.

 

***

 

Урманда төрле агач бар шул: чирлесе дә, савы-төзеге да, кортлысы да, корыганы да, тирә-юньгә ямь биреп торганы да. Гомумиләштереп бәя бирүнең бигүк дөрес булмавын аңлаганга, монысын инде мин үзем шулай нәтиҗә ясап бетерәм.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 5
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи