Әдәби мирас Уку өчен 4 минут

Исәнмесез, каеннарым (Хикәя-истәлек)

Күп еллар инде моңа. Әтекәй белән әнекәй исән, туган йортыбыз ерактан ук нур сибеп, үзенә чакырып тора...

 

Әтекәй аты, колыны белән. /Фотолар – Р.Яһудинаның гаилә архивыннан.

 

 

Җәйге ялыбыз вакытында ел саен гаиләбез белән туган авылым Байкыбашка кайта идек. Авылда ул чакта балалар күп. Әнә, капкадан чыгып бер күз төшергәндә генә дә: күрше малай безнең турыдагы коега су алырга чыккан, сумка тоткан кыз урам буйлап кибеткә таба төшеп бара, урам очында ике малай каз куа. Авыл халкы дәртләнеп тормыш көтә: күпләп мал асрый, бәрәңге үстерә, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларында кыш буена җитәрлек уңыш өлгерә...

 

 

Әтекәйнең печәнлегенә баргач. 1990 еллар башы.

 

 

Безнең өй алдында зур миләш агачы үсеп утыра, аның ышыгында өстәл һәм ике ягында ике эскәмия. Кичләрен шунда чыгып утырып, авыл һавасын сулап, күктәге йолдызларның җемелдәвенә сокланып, сөйләшеп утырырга ярата идек. Әнекәй безгә, керегез инде, ятыгыз, төн бит, дип тә әйтеп карый, ә без балаларыбыз белән үзебез уйлап чыгарган әкиятләр, мәзәкләр сөйләп, көлешеп утыра бирәбез. Авыл шәһәр түгел шул, анда тынлык, иркенлек…

 

 

Картатай оныклары арасында.

 

 

Иртәнге якта бакчада, бер-берсеннән уздырырга тырышып, кошлар сайрый башлый. Әнекәй мине уята. Шыпырт кына: «Әйдә әле, кошлар сайраганын тыңлыйк», – ди. Болдырга чыгып басабыз. Саф һава бөтен йокыларны ачып җибәрә. Миләш астындагы эскәмиягә барып утырабыз. Кошлар сайрый. Бакча чәчәкләре хуш исләрен дөньяга тарата. Таң атып килә. Шулай әнекәй белән утырулар сагындыра, кайтарасы иде ул мизгелләрне...

 

 

Рәшид белән Эльвира картатайның атында.

 

 

Ул елны да кайттык авылыма. Улыбыз белән бер кызыбыз мәктәп балалары, кече кызыбызга өч яшьләр тирәсе. Ике-өч көннән әтекәй, әйдәгез әле, балалар, посадканы карап кайтыйк, печән чаба башларга вакыт түгел микән, диде. Балаларыбыз, сикерешә-сикерешә: «Урра, походка барабыз!» – диләр. Шатланып җыена башладылар.

 

Иртәгесен әтекәй таң белән торып яланнан атын алып кайткан, җиккән, арбасына чалгыларын, сәнәк һәм тырмаларын, балтасын салып, палас белән каплап куйган. Өйгә керде дә: «Транспорт подан!» – ди. Без кичтән әзерләп куйган азыкларны сумкаларга тутырдык, өстәл янына утырып, ашап алдык. Шуннан арбага чыгып утырдык та, посадкага юл тоттык. Әнекәй каз бәпкәләрен, чебешләрне карап, өйдә калды. Ашарга пешерергә, мунча ягарга да кирәк бит әле без кайтуга. Хатын-кыз эшенең игечиге юк инде авылда, эшләгән эшең дә күренми.

 

Әтекәйнең үз ат юлы бар, ул юл арыш, бодай, көнбагыш, борчак басулары аша уза, без сокланып тирә-якка карап барабыз. Юл уңаенда өч ташландык йортка килеп чыктык. Күңелгә кыен булып китте. Бу урында бик матур авыл иде мин үскән чакта. Авылга кергән җирдә зур гына күл, аның уртасында яшел утрау. Ул утрау коеп яңгырлар яуганда күчеп йөри, дип сөйлиләр иде. Авыл урамы хәзерге кебек үк ямь-яшел бәпкә үләне белән капланган иде, уртасыннан арба юлы гына үтә. Үлән өстенә бәпкәләре белән казлар, чебешләре белән тавыклар сибелгән булуы, ике яклап матур-матур өйләр тезелеп киткәне күз алдына килде. Тирә-яктагы яшеллек авылны бизәп, аңа ямь биреп тора иде. Авыл янында сыер, сарык фермалары булуы хәтердә. Авылны чыккач, колхозның койма белән уратып алынган алма бакчасы, анда төрле-төрле тәмле алмалар ашаганыбыз истә. Бервакыт бәләкәй генә сары алмалар җыеп алып кайткан идек, әнекәй алардан кышкылыкка кайнатма ясады. Бу авылда минем белән бергә укыган дустым Флюра яши иде. Байкыбашка килеп укып йөрде, кайвакыт бездә куна кала иде. Ял көне булса, мин аларга кунакка барып, анда кунып калгалыйм.

 

Шулай үткәннәрне уйлап бара торгач, посадкага җитеп тә киләбез икән. Борылышта кечкенә агачлык, янында күл. Аяз, җилсез көнгә куанып, балан куакларында кошлар сайрый. Әтекәйдән сорыйм: «Балан җыясызмы?» Ул, елмаеп: «Көз көне, иң тәмле чагында киләбез», – ди.

 

Посадкага җиткәч, әтекәй, атны тугарып, аны сыйпый-сыйпый юанрак каенга бәйләп куйды, бераз печән чабып, алдына салды. Посадка сөзәк кенә, биек булмаган тау итәгендә, тау астыннан чишмә чыгып ята. Посадкага карап торабыз. Каеннар ямь-яшел яфракта, матур, төз булып үсеп киткәннәр. «Исәнмесез, каеннарым, без сезне сагынып килдек», – дим мин.

 

Балалар тирә-яктан коры агач ботаклары җыеп китерделәр, ирем Марс учак ягып җибәрде. Әтекәй ул арада чишмәне чистартып, такталар салып юл ясап куйган иде инде. Чәйнеккә су алып, учак өстенә кайнатырга куйдык. Чишмә җәйге суыткыч та бит әле – сөт, каймак, эремчек килгәч тә анда куела. Мин тау битенә менеп җиләк һәм мәтрүшкә җыеп төштем. Әтекәйнең монда тактадан ясап куелган өстәле, эскәмиясе бар, ләкин без, күчмә тормыш алып барган әби-бабайларыбыз шикелле, паласны җиргә җәеп салдык та, уртасына табын әзерләп, кемдер кырын ятты, кемдер утырды, ашап, чәйләр эчеп алдык. Яланда бары да шулкадәр тәмле, андагы ипинең, каймакның, эремчекнең тәме әле дә сагындыра.

 

Әтекәй үзенең көйләп куелган түмәренә утырып, чалгыларны тапый башлады. Марсның чалгысы дип, бер чалгыны ул беркемгә дә бирми, Марс аның көен белә, ди иде. Мин кызларым белән җиләк, чәй үләннәре җыярга дип, тауга менеп киттем. Анда ялан чәчәкләре, төрле-төрле күбәләкләр... Тауга каршы колхоз басуы, бодай үсеп утыра.

 

Рәшид улыбыз шалашны яңартып ясап куйды. Әтекәй белән Марс печән чаптылар... Эш белән мавыгып, көн сизелми дә үткән. Арбага печән төяп, әзрәк ял итеп алгач, кайтырга җыена башладык.

 

Шулчак Рәшид шалашка кереп китте дә: «Әйдә монда кунабыз», – ди. Кызлар да аңа кушылды. Аска җәяргә дә, ябынып ятарга да бернәрсә юк, икенче килгәндә калырбыз, дип, чак күндердек аларны кайтырга.

 

Кайтып килгәндә, Фрунзе авылына җитәрәк, яңгыр коя башлады. Бер ташландык өй янына туктадык. Ярый кермәгәнбез: яшен өйне килә дә суга, килә дә суга. Эльвира елый башлады. Әтекәй әйтә: «Кит, зәхмәт булды монда», – ди. Киттек. Тәгәрмәчкә баткак ябыша, әти төшә дә кыра, төшә дә кыра. Рәшид әйтә: «Калырга кирәк иде». Бара торгач, яңгыр тынды. Кайтып җитәрәк улыбыз: «Поход удался!» – дип куйды, канәгать елмаеп.

 

Без кайтканда әнекәй малларны урнаштырган, безне көтеп йөргәнен күрдек. Һәрвакыттагыча елмаеп каршы алды, хәлләрне сорашып, сөенә-сөенә табын әзерли башлады. Өстәл янында посадка хәлләрен сорашты. Әтекәй, печәнне чабарга була, үлән әйбәт үскән, дигәч: «Алайса, Ринат улыма хәбәр итик тә, көннәр әйбәт чакта бергәләп эшләп алырга кирәк», – диде әнекәй.

 

Бер-ике көннән әтекәй: «Иртәгә печән чабарга барабыз, “Беларусы” белән Ринат та килә, бу юлы куна калырбыз», – диде. Кичтән арбага коры каен пүләннәре, бер чиләк бәрәңге салып, өстенә юрган, одеял, палас җәйдек. Атны әтекәй белән улыбыз кичтән үк алып кайтып куйдылар.

 

Таң ату белән барыбыз да сикереп торып, җыена да башладык. Әтекәй оныгы белән атны эчереп, җигеп йөри. Кызлар сумкага уенчыклар, “тәмнүшкәләр” тутыра. Ике сумка азык алып, арбага төялдек. Улыбыз Дружок исемле этебезне дә бәйдән ычкындырды. Шулай итеп, посадкага юл тоттык.

 

Без барып җиткәндә Ринат абый тракторы белән ялан җирләрне чабып та бетергән. Учакта чәй кайнап тора, бергәләп ашап, чәйләр эчеп алдык. Агач араларын, тау битләрен чалгы белән чаба башладык. Күмәк кеше булгач, эш тиз эшләнде. Кичкә таба Марс белән улыбыз зур учак ягып җибәрделәр, күмере, көле күп булды, бәрәңгене кайнар көлгә күмдек. Балаларга иркенлек, чабыша-чабыша арып беттеләр. Шуннан майлап, тозлап көлдә пешкән бәрәңгене ашап, чәйләр эчеп, йокларга җыена башладык.

 

Суытты, үләннәргә чык төште. Улыбыз учакка утыннар өстәп, утны тергезеп җибәрде. Киенеп алдык та, учакка карап, җылынып, сөйләшеп утырабыз. Дружок әле безгә, әле тирә-якка каранып ята. Йокы качты.

 

– Картатай, син нигә шулкадәр ат яратасың? – дип сорап куйды улыбыз.

 

– Балачактан ат җене кагылганга, – диде әтекәй. – Бабайлардан йоккандыр, алар көтүе белән ат тоткан. Авылда ат кирәк, ат булса, бар да була. Ат үзен-үзе туйдыра ул, сине дә туйдыра, малларыңны да…

 

Иренмичә эшләргә генә кирәк. 

 

Карасак, кече кызыбыз, әтисенең аягына башын салып, йоклап киткән. Әкертен генә күтәреп, аны шалашка кертеп салдык. Озакламый үзебез дә йокларга яттык.

 

Ләкин мин тиз генә йоклап китә алмадым әле. Башка әллә нинди уйлар керә, күз алдына посадканың тарихы килеп басты, яшь чакларымны дулкынланып исемә төшереп яттым.

 

 

***

 

Әтекәй пенсиягә чыккач лесник булып эшләде. Тирә-якка бик күп посадкалар утыртты ул. Агачлары бары да матур булып үсеп китә иде. Мин институт тәмамлап, Сөендек авылында укыта башлаган чак, өлкән пионервожатый да идем. Апрель азагында Ленин субботниклары үткәрелә иде. Безнең мәктәпкә Караидел лесхозыннан Сөендек елгасы буена каеннар утыртырга дигән задание килде. Әтекәй трактор белән тау битләрен рәт-рәт сөрдереп чыгарган. Каен үсентеләрен китергән, тамырларын җиргә күмеп куйган. Алар янында көрәкләр дә бар.

 

Мин җиденче, сигезенче сыйныф балалары белән килдем. Авылдан чыккач тау астына гына төшәсе, җырлап, көлешеп, бик күңелле килдек. Ике сәгать тә үтмәгәндер, утыртып та чыктык. Укучыларның шундый дәртләнеп эшләгәне әле дә күз алдында. Көн дә искиткеч иде: җилсез, җылы, аяз. Утырып ашап та алдык. Балалар, бу каеннар үсеп киткәч, искә алып килеп йөрербез әле монда, дип сүз куештылар. (Әтекәй азак, әйе, килеп йөрүчеләр булды монда, диде). Ә кайтканда йөк машинасына утырып кайтырга насыйп булды, бер укучы кызның әтисе килеп алды.

 

Ә икенче көнне көне буе коеп яңгыр яуды, шуңа күрә бар каеннар да матур булып үсеп киткән. Укучыларга грамоталар да бирделәр әле лесхоздан. Шимбә көн мин укытып чыккач, шушында килә идем дә, әтекәй белән агачларның төпләрен чистартып, йомшартып йөри идек. Эшлибез, аннан әтекәй атны җигә дә, кайтырга чыгабыз. Шулай бервакыт кайтып барганда, шаулаган, каңгылдашкан тавыш ишетеп, һавага карасак, торналар очып килә. Алар шулкадәр күп, матур почмаклар ясап тезелгәннәр, без гаҗәпләнеп карап бардык. Мин һаман шаккатам, башыма сыймый аларның шулай тәртип белән очканнары. Аларның юл күрсәтүчесе алдан килә, ди әтекәй. Бер-берсен күрер өчен, почмак ясап очалар, ди. Ә бервакыт казлар күрдек, алар кыйгылдый-кыйгылдый очалар, “без кайттык, без кайттык”, дигән сыман.

 

Өйгә кайткач, торналар күрүебезне әнекәйгә сөйлибез. Әнекәй әйтә: «Былтыр бер ялгыз торна, мескен, җәй буе авыл башында йөрде. Халык сөйләде, аның парын кемдер аткан икән, дип. Ул һәр көн үзенең парын эзләп йөрде. Алар шулай калган гомерләрен ялгыз яшиләр. Ул ничек кенә әрнегәндер инде, бәлки килеп чыгар дип тә өметләнгәндер».

 

Шулай уйланып ята торгач, йоклап киткәнемне дә сизмәгәнмен.

 

***

 

 

Иртән торганда кояш чыккан, ә атыбыз Сивка юк. «Бәйләп куйган җиреннән йөгәнне өзеп качкан, черки-чебенгә, кигәвенгә чыдый алмагандыр инде», – ди әтекәй. Рәшид улыбыз белән китте эзләргә. Атның кая барасын ул белгән булса кирәк, туп-туры Сөендекнең колхоз атлары янына киттеләр. Ат чыннан да шунда булып чыга. Кайтып киләләр болар: оныгын атка атландырган, үзе җитәкләгән. Кызлар йөгерде каршыларына. Аннан икесе бергә атка атланып, шатлыкларыннан күккә ашып йөреп килделәр. Аларның шатлык мизгелләренә без куанабыз, Марс аларны фотога төшерә.

 

Әтекәй, атны жәлләп, аны төтәсләр өчен янына учак якты. Кызлар да эш тапты: миллек белән ат яныннан черкиләрне куалар, печәнне кулдан ашаталар. Шуннан алар, ипине чыбык очына кадап, учак утында кыздыра башладылар. Тәмләп ашап алганнан соң калган җирләрне чабып бетердек тә, кайтырга чыктык.

 

Ике-өч көннән Ринат абый шылтырата: «Печәнне әйләндердек, җыеп алырга кирәк», – ди. Без посадкага килгәндә Ринат абый тракторына ике озын каен таккан да кызлары белән печәнне бер урынга җыеп йөриләр иде. Без дә эшкә кушылып киттек. Кичкә кадәр эшләдек. Кибән һәм зур гына берничә чүмәлә булды.

 

Ринат абый, шатланып: «Бик зур эш эшләдек бүген, хәзер рәхәтләнеп ял итеп алыйк, әйдәгез безгә, сөйләшеп утырырбыз», – диде. Ринат абыйлар Кортлыкүл авылында яшиләр, икесе дә укытучы, абый гомер буе мәктәп директоры булып эшләде, өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Бу матур, зур авылның тирә-ягы гел каенлык, җил-давылдан ышыклап торган сыман. Авыл уртасында түгәрәк күл, мәдәният йорты, мәчет, авыл советы, кибет. Авылның үз пекарнясы да бар, бигрәк тәмле ипи пешерәләр иде. Авылга кергән җирдә ике катлы мәктәп, ул киртә белән уратып алынган. Киртәнең буеннан буена каен агачлары тезелеп киткән, араларында ирга куаклары да күренгәли. Зур гына тәҗрибә участогы, анда нәрсә генә үсми: төрле-төрле чәчәкләр, помидор, кишер, суган, кыяр, кәбестә түтәлләре, бәрәңге җире... Ул участок районда һәрвакыт беренче урынны алып килде. Кортлыкүл мәктәбе үзенең спортчылары белән дә данлыклы. Гер күтәрү буенча районда гына түгел, республикада беренче урынны башка беркемгә дә бирмәделәр, хәтта чит илгә чыгып призлы урын алып кайткан берсе. Мәктәпне тәмамлагач, укучыларның күбесе югары белем алып шәһәрдә кала икән.

 

Абыйлар мәктәп яныннан башланып киткән урамда яши. Монда барысы да яшь гаиләләр, яңа йортлар салып кергәннәр. Ринат абыйларның да зур яңа өй, сарай, мунча. Өй алдында алмагачлар, чия, балан куаклары, алар арасында умарталар. Янында гараж, омшаник. Өйнең икенче ягында җәйге кухня, виноград куагы, яшелчә, җиләк-җимеш түтәлләре. Сарай артында бәрәңге бакчасы.

 

Килү белән безне сыйлап, шуннан мунчага җибәрделәр... Кичен сөйләшеп, фотоальбомнар карап утырдык. Ринат абый әйтә:

 

– Без монда саф һава сулап, көне буе тышта йөрибез. Нинди эшкә күңел төшә, шуны эшлисең. Умарта карау, бакча эшләре, малтуар, кош-корт... Урманга яки яланга чыгасың, сунарга яки балыкка барып кайтырга була. Эш күп, билгеле, ләкин мин шәһәрдә тора алмас идем. Ул дүрт стена эчендә бикләнеп ничек яшәмәк кирәк? Сез бит күршегездә кем торганын да белмисез. Ә монда иртә белән рәхәтләнеп күршеләрнең хәлен белешеп, сөйләшеп, көлешеп аласың. Кая барсаң да сине беләләр, син аларны беләсең, бер-береңә булышасың.

 

Әтекәй дә әйтеп куйды:

 

– Авыл халкы чиргә бирешми, диләр. Дөресе дә шулай. Керәсе килгәндә, рәхәтләнеп мунчасын ягып керәсең. Туйганчы чабынып, тирләп чыкканнан соң баллап үлән чәе эчәсең, арыганың да бетә, булган чирләрең дә онытыла.

 

Иртәнге якта бакчадагы тимер мичтә балык кыздырып, Ринат абый белән Дамира җиңгәй безне якты йөз белән ашарга чакырдылар. Төшке якта сабан туе уза торган аланлыкка барып, каен җиләге җыеп кайттык. Без китәргә җыенганда, сумкага балыклар, банка белән бал салып, безне озатып калдылар.

 

 

***

 

Моннан соң тагын күп еллар узды, әтекәй белән әнекәй бакыйлыкка күчте, балаларыбыз үсеп җитеп, үз гаиләләрен корды, үзләренең балалары бар инде. Улыбыз ел саен машинасы белән Байкыбашка алып барып, ятим калган йортыбызны, әтекәй белән әнекәйнең, туганнарыбызның каберләрен караштырып киләбез. Шулай бер барганда улыбыз юл уңае әлеге посадкага алып керде. Дулкынланып карап йөрдем. Ат юлы юкка чыккан, посадкага каршы басуга бернәрсә дә чәчелмәгән, анда урман булып яшь каеннар үсеп киткән. Без утырткан каеннар калынайган, картайган. Чишмә шул элеккечә гөрләп кенә агып ята. Шулчак бер каенга күз төште. Каенны уратып күн каеш бәйләнгән. Каен икегә бүленгән кебек: каеш кысылып эчтә калган, каешның өске ягы калын булып үсеп киткән. Ул каенга әтекәй атын бәйләгәне искә төште. Ялан якта үлән билдән, үлән арасында акчәчәкләр. Тау башында мәтрүшкә чәчәк атып утыра. Аяк астында җиләк, гөмбә, чәчәктән чәчәккә күбәләкләр очып йөри, каенлыкта кошлар сайрый. Улым әйтеп куйды: «Монда дөнья гөрләп тора икән. Картатай белән синең хезмәт җимеше яши».

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 6
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи