Бу дөньяда бер син генә түгел,Сине яратучы мин дә бар,Тик мин генә түгел,тагын берәү -Син яраткан кеше -ул да бар.Аның өчен, бәлки, сине түгел,Ә башканы сөю шатлыктыр...Син әйтәсең - мине артык, дисең...
Бу дөньяда бер син генә түгел,
Сине яратучы мин дә бар,
Тик мин генә түгел,
тагын берәү -
Син яраткан кеше -
ул да бар.
Аның өчен, бәлки, сине түгел,
Ә башканы сөю шатлыктыр...
Син әйтәсең - мине артык, дисең
Ә мин әйтәм - аны артык, дим.
Бу мәхәббәт күптән таныш булган
Кагыйдәне һаман кабатлый:
Үзең яратмаган сине сөя,
Син яраткан - сине яратмый.
Гомер юлын башлап икәү уза,
Юл чатында кала өченче,
Бернең бәхете - икенчегә кайгы,
Ә кайгысы, бәлки, сөенче.
Язмыш гелән өч йөрәкне шулай
Чәкештерә гыйшык юлында...
Бу дөньяны түп-түгәрәк диләр,
Юк, түгәрәк тугел,
Өчпочмактан тора бу дөнья...
Фото: pixabay
Сине яратучы мин дә бар,
Тик мин генә түгел,
тагын берәү -
Син яраткан кеше -
ул да бар.
Аның өчен, бәлки, сине түгел,
Ә башканы сөю шатлыктыр...
Син әйтәсең - мине артык, дисең
Ә мин әйтәм - аны артык, дим.
Бу мәхәббәт күптән таныш булган
Кагыйдәне һаман кабатлый:
Үзең яратмаган сине сөя,
Син яраткан - сине яратмый.
Гомер юлын башлап икәү уза,
Юл чатында кала өченче,
Бернең бәхете - икенчегә кайгы,
Ә кайгысы, бәлки, сөенче.
Язмыш гелән өч йөрәкне шулай
Чәкештерә гыйшык юлында...
Бу дөньяны түп-түгәрәк диләр,
Юк, түгәрәк тугел,
Өчпочмактан тора бу дөнья...
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала