Дини мирас Уку өчен 3 минут

Муса Бигиевнең хатын-кызга мәдхиясе

Муса Бигиевнең дин галиме буларак күтәргән һәм хәл итү юлларын тәкъдим иткән иң мөһим мәсьәләләрнең берсе исламияттә хатын-кыз мәсьәләсе булып тора.

 

«Коръән Кәрим айәт кәримәләренең нурлары хозурында хатун» исемле китапның тышлыгы.

 

 

Дин әһелләренең ислам динен гасырлар дәвамында үзләренчә аңлатулары һәм гамәлгә ашырулары аркасында, хатын-кызга, аның рухи, әхлакый һәм иҗтимагый халәтенә кагылышлы байтак кыенлыклар, гаделсезлекләр барлыкка килә. Муса әфәнде, исламияткә туры килмәгән шул җитешсезлекләрнең чараларын табып, аларны, ислам дине хөкемнәре белән дәлилләп, иң төпле сурәттә өммәткә тәкъдим итә. Әлеге мәүзуг аның «Коръән Кәрим айәт кәримәләренең нурлары хозурында хатун»1 исемле китабында һәрьяклап карала, өйрәнелә, тәфсилләп аңлатыла һәм хәл ителә.

 

Китапның беренче юлларында Муса әфәнде: «Бу китабымны ислам гаиләләренең һәрберенә ихтирамымны белдерү юлында яздым, язарга көч-кодрәтем җитәрлек булганга түгел иде, бары тик көчле теләгем булганга күрә кулыма каләм алдым. 1916 нчы елның азакларында Петербургта тәмамлаган булсам да, нәшер итү мөмкинлегенә бары тик 1933 нче елда Берлинда ирешә алдым», – дип яза да, үзен ибне Фатыйма, ягъни Фатыйма углы дип атап, әсәрне мондый сүзләр белән үзенең тормыш иптәше, сөекле хатыны Әсма-Галия ханымга багышлый:


«Сәййидәм2 Галиям3 Әсма ханым изге Коръәндә бәян ителгән4 гаилә төзелешен һәм аның яшәеш тәртипләрен кыскача рәвештә сурәтләү теләге белән, мөселман ханымнарының һәрберенә ихтирам белдерү юлында язылган бу «Хатун» исемле китабымны сиңа, – утыз еллык бөтен мәшәкать вә борчуларымны олы шәфкате5 белән, олы мәрхәмәте белән күтәргән сәййидәмә, бөтен балаларымны, олы гаиләмне бәхет эчендә тәрбия иткән мөктасыйд6 гыйффәтле гомер юлдашыма, сүзе белән, йөзе белән, үзе белән калебемне һәрвакыт шатландырган сәййидәмә, галиямә, – Әсмамә тәкъдим итәм. Гомерлек кимчелекләремне гафу итү йөзеннән әсәремне кабул ит!


Гомеремнең азагында бөтен кәримәләремне, угылларымны, рәхимле хөрмәтле аналарын зинданнарның, сөргеннәрнең тетрәндергеч вә хурлыклы газаплары эчендә калдырдым. Гөнаһым юк иде, кадернең7 бер хөкеме булды. Гафу итмәсәң – хакың бар. Ләкин, рөхсәт ит, мөбарәк аякларыңны гөнаһлы йөзем белән үбим».


Гомумән, горбәтлектә дөнья күргән бу китапта (ул 1933 елда Берлин шәһәрендә басыла) Муса әфәнденең гаиләсе белән аерылышуны бик авыр кичерүе чагыла. Китапта мондый шигъри юллар бар:


«Читтә, ят илләрдә япа-ялгызым сабыр кылып гомер елларымны үткәрәм.
Агыладыр айлар. Күр имди: һич тә чыдар хәлләрем калмады!»

 

Читтә яшәгән еллар дәвамында Муса әфәнде газиз хатыны илә балаларын большевиклар корган читлектән коткарырга никадәр тырышкан булса да, бу эш барып чыкмый.

 

 

Муса әфәнде хәләл җефете Әсма-Галия ханым белән. 1910 ел.

 


Бу әсәрендә Муса әфәнде үзен зур галим буларак күрсәтә, шул исәптән, тел белгече буларак та. Мәсәлән, китапның башында «гаилә», «хатын», «хатун», «кадын» сүзләренең килеп чыгышы кебек, беренче карашка вак һәм ул кадәр әһәмияткә ия булмаган булып күренгән нәрсәләр карала. Әмма авторның бәяне ул сүзләрнең килеп чыгышы, аларга хас булган мәгънәләр, үзләренә салынган фәлсәфә мәсьәләләренә күчкәч, укучының аңы да, күңеле дә, хисләре дә гыйлем вә хикмәтнең бөтенләй башка, югары катламнарына аша.


Моннан тыш, китапта дөнья халыкларының әдәбиятлары үрнәгендә хатын-кызга карата булган мөнәсәбәтләре, төркиләрнең «Дәдәм Коркуд» исемле борынгы дастанында гүзәл затларның башка милләтләргә нисбәтән искитәрлек югарылыкка куелуы һәм моның сәбәбе, хатын-кызларга ислам диненә хас ихтирам күрсәтү һәм, аны тергезеп, дөньяга мөселманча караш тудыру, һәм башка бик күп ифрат та әһәмиятле олы мәсьәләләр игътибар үзәгенә куела. Китапта бүлекчәләр саны гына да йөз илледән артык. Бу күпкырлы һәм бихисап мәгънәви катламнарга ия булган әсәр турында яки, аңа таянып, дин, әхлак, әдәбият, тарих, филология, психология, педагогика, этнология һәм фәннең башка өлкәләре буенча тирән анализга корылган аерым махсус фәнни тикшеренүләр киләчәктә, әлбәттә, язылыр.


Замандашыбыз, фәлсәфә докторы, ислам фәлсәфәсе белгече Тәүфикъ әфәнде Ибраһимның фикеренчә, исламияттә хатын-кыз мәсьәләсе Муса әфәнде мирасының иң матур, иң күркәм сәхифәсен тәшкил итә. Тәүфикъ әфәнде болай ди: «Муса Бигиев мөслимәләрне ир-ат дин галимнәре тарафыннан динебезнең ялгыш аңлатылган хөкемнәреннән шулкадәр тырышып яклаган! Бу хакта Муса әфәнде менә нәрсәләр әйтә: «Безнең диндә, яһүд, христиан диннәреннән аермалы буларак, хатын-кыз шайтан тозагы буларак сурәтләнми. Коръәндә мондый карашларның эзе дә юк. Безнең диндә җәннәтне ялгышып югалтучы Хәүва түгел, Адәмдер, ә Хәүва хәзрәтләре җәннәтне үзенең иренә тугры калуы аркасында югалта. Адәм Хәүвага ияргәнгә түгел, нәкъ киресе – Хәүва ирен ялгызлыкта калдырмаганга күрә җәннәттән чыга. Димәк, Коръәндә беренче кешеләрнең җәннәттән мәхрүм ителүләренең гаебе тулаем Адәм җилкәсенә ята!8»


Бу әсәрендә Муса әфәнде гомумән ислам дөньясында һәм, аерым алганда, дини китапларда, ислам голәмәсе карашларында ир-атның хатын-кызга карата булган мөнәсәбәтен тәнкыйтьли. Аның фикеренчә, ир-атның күзен һәм калебен күркәм әхлак һәм ихтирам хиҗабы капламыйча, хатын-кызны тукыма астына яшерүнең һәм аның дүрт дивар тоткыны итүнең мәгънәсе юк: «Исламият хатын-кызның мәчетләрдә, уку йортларында, мәҗлесләрдә ачык йөз илә йөрүенә каршы тормый. Әмма исламият ханым вә туташларның әдәпсезлек, азгынлык кылуларын кискен рәвештә тыя. Бу максатка ул хатын-кызның иреген чикләү юлы белән түгел, бәрәкәтле үгет-нәсыйхәт юлы белән ирешә. Хатын-кыз белән ир-ат арасында чын мәхәббәт булмыйча, бер-берсенә карата мәрхәмәтле вә тигез мөнәсәбәт булмыйча, ни гаилә, ни куәтле дәүләт, ни сәламәт милләт булмаячагын аңлар вакыт җитте инде».

 

Муса әфәнде гаиләне чын мәгънәдә кешечә яшәүнең иң кыйммәтле башлангычы, иң кадерле казанышы итеп таныган. Ул болай дигән: «Халәкатьнең максаты – гаиләви тормыштыр. Гаилә – җәннәткә таба атланыла торган беренче адым. Адәмне җирдә хәлифә итеп торгызганда Аллаһ Тәгалә гаилә иминлеге дигән бер генә максатны күздә тоткан. Адәм – тулы бербөтеннең яртысы гына. Бары тик хәләл җефете илә бергәлектә ул кямил бербөтенгә әйләнә ала. Хатының булмаганда, ни гаилә юк, ни Аллаһның әмерен үтәү юк, ни җәннәт юк».


Түбәндә әсәрнең баш өлешеннән «Ханымнарга ихтирам белдерү йөзеннән» дип аталган бер өзекне китерү урынлы булыр иде. Ул госманлы-татар теленнән хәзерге татар теленә мәкаләнең авторы тарафыннан тәрҗемә ителеп бирелә.

 

 

«Коръән Кәрим айәт кәримәләренең нурлары хозурында хатун» китабының хәзерге вакытта Төркиядә чыккан тәрҗемәсенең тышлыгы.

 

 

Ханымнарга ихтирам белдерү йөзеннән

 


Коръән Кәримнән алган тәрбиям бәрәкәте белән, хатын-кызларның һәрберен, һәрвакыт ихтирам итә идем, һәрвакыт ихтирам итәмен. Аеруча Расүл кәрим9, Шаригъ хәким Мөхәммәд галәйһи-с-саләтү вә-с-сәламү хәзрәтләренең әнкәсе Әминә Хатун10 Вәһбия хәзрәтләре (1); ятим Мөхәммәднең сөт анасы Хәлимә Сәгъдия (2) хәзрәтләре белән, Сөвайбә Ләһһабия җәнабләре (3); яшь бала чагында багучылары булып, гомеренең соңгы елларына кадәр хөрмәтле хадимәләре11 булу мәртәбәләренә ирешкән Әймән Бәракә Хәбашия ханым хәзрәтләре (4); малы белән, камиллеге белән, акылы белән, бөтен куәте белән Шаригъ хәким хәзрәтләрен тулысынча тәэмин итеп, Рисаләтнең12 иң бөек вазыйфаларын үтәү юнәлешендә егерме биш еллык хәят рафикасы13, гаилә тәрбиячесе, Ханә-и сәгадәтнең14 хуҗабикәсе, Нәсл-е рисаләт15 анасы булу бәхетләренә ия булган сәййидә16 Хәдиҗә галәйһи вә галәйһа әс-саләт вә-с-сәлам хәзрәтләре (5); Мәдинәдә яшәгән дәверендә Рисаләтханәсенең17 иң сөекле сәййидәсе, иң олы сәгадәте буларак, торган бүлмәсе бөтен вәхиләрнең18 иңгән урыны булып, Рисаләтнең бөтен минутларының шаһиты ителү бәрәкәте белән, әсхаб-е китапның19 һәрбереннән артыграк сурәттә нөбүввәт голүмнәрен20 һәм сәхабәләргә21, һәм ислам мөҗтәһидләренә тапшырган Өмме-л-мөэминин22, мөҗтаһидләрнең әйдәп баручысы сәййидә садыйка23 Гайшә Бәкрийә (6) хәзрәтләре белән бергә, бөтен Өммәһат әл-мөэминин хәзрәтләре (7); ислам милләтләренең кыз балалары өчен бөек мисал, хәтта идеал буларак Сәййиде-л-әнбия24 хәзрәтләренең Сәгадәтханәләрендә тәрбия кыйлынмыш кәримәләре: Зәйнәб, Рокыя, Өмм-е Көлсем, Фатыйма (Имамә, Рокыя, Зәйнәб, Өмм-е Көлсем) хәзрәтләре (8), бу бөек сәййидәләрнең бөтен исламият, бәлки, кешелек дөньясына нисбәтән бөек хөрмәтләренең нуры белән; ниһаять, барлыгымны, өлешләп тә, бөтене белән дә бөтен тормышымны миңа бүләк иткән вәлидәм Фатыйма ханым Хәбиб хәзрәтләренең миңа кагылышлы иң олы хөрмәтләренең яктысы белән, иман рухы белән, басыйрат күзе25 белән багып, аларның һәрберен ихтирам итәм. Хатын-кызларга карата булган ихтирамым, әйткәнемчә, Коръән Кәрим тәрбиясе белән миңа сеңгән әдәптер.


Минем өчен хатын-кыз ул: 1) минем үз анамдыр, дәү әниемдер; 2) минем кыз туганымдыр, анам-атамның кыз туганнарыдыр; 3) тормыш иптәшем, балаларымның анасы сәййидәмдер; 4) ниһаять, хатын-кыз ул – минем кызларым. Ягъни диннәрнең әмере белән дә, табигатьнең хикмәте белән дә, иҗтимагый низамның куәте белән дә, хатын-кызларның һәрберен һәрнинди хәлдә ихтирам итү – минем, әлбәттә, олы вазыйфамдыр.


Дәүләтләрнең, өммәтләрнең иң асыл башлангычы – гаиләдер. Дәүләтләр, өммәтләр гаиләләрдән гыйбарәт булалар. Гаилә ике асыл терәктән: 1) хатыннан; 2) бер ирдән башлана. Бу ике асыл рөкеннең үзара мәхәббәте, бер-беренә карата мәрхәмәте булмаса, гаиләдә бәхет булмый. Ирләрнең куәтләре бәрабәренә хатын-кызларның гаиләдә хөрмәт ителүләре тәэмин ителмәсә, гаилә нык булмый. Гаилә нык булмаса, дәүләт көчле булмый, өммәт куәтле булмый. Болар – «ике икең – дүрт» кебек катгый бер хакыйкатьтер.


Гаҗәп хәл, кеше әллә никадәр ераклыктагы билгеле булмаган нәрсәләрне ача, ләкин иң якын нәрсәләрне белми. Адәм баласы ахыры-чиге булмаган галәмнең әллә кайсы тарафларында булган иң ерактагы күк җисемнәре турында, андагы сәер хәлләр турында белә: кеше иң зур күк җисемнәренең авырлыгын граммнарына кадәр үлчәп билгели; иң кечкенә матдә берәмлекләрен электроннарына кадәр тикшереп тасвирлый. Кеше үзенә бирелгән тою әгъзаларының мөмкинлекләреннән тышта булган әллә нинди яшерен хакыйкатьләрне ачып өйрәнә. Ләкин үзенә иң якын нәрсәләрне белми: инсан инсанны аңламый, үзенә зарар китерә торган нәрсәләрне файдалы нәрсәләрдән, начарларын яхшыларыннан аера белми. Җир йөзендә мәдәният меңләрчә гасырлар буе дәвам итеп килсә дә, сәяси, иҗтимагый, әдәби26, әхлакый мәсьәләләрнең күбесен мәдәни инсан27 әле һаман да хәл итә алмый. Инде иң ерак кяинәтнең28 дә төзелеше турында хәбәрдар булган кеше өендә, гаиләдә бәхетле тормыш кору турында берни дә белми. Нидән болай бу?


Кешенең ихтыяры вә акылы азат булганда, ул белмәгән нәрсәләренең барысын да ача ала. Ә инде, йә акылы, йә ихтыяры чикләүләрнең берсе белән киртәләнгән булса, кеше хәтта мәгълүм мәсьәләләрне дә аңлый алмый.


Риязый29, табигый мәсьәләләр турында сүз йөрткәндә, аның фикере кяинәтнең иң ерак өлкәләренә хәрәкәт иткәндә, кеше ниятенең дөрес булуы, калебенең ихлас булуы, уйларының саф булуы, хисләренең сәламәт булуы, ихтыярының ирекле булуы шарт. Мәгълүм ки, күкләргә бары тик шундый кешеләр аша, ачыш юлларына бары тик шундый инсаннар чыга. Ләкин җир йөзенең хәлләре белән шөгыльләнгәндә; иҗтимагый, сәяси, милли мәсьәләләр турында укыганда, аларны өйрәнгәндә; нәфсаният кебек, тәкәббер30 кебек, хирыс31, шәһвәт, дошманлашу, үч алу кебек, куәтле пәрдәләр кешеләрнең йөрәкләрендә, акылларында, хисләрендә баш күтәрә. Кеше шул чакта иң ачык хакыйкатьне дә, иң файдалы мәслихәтне дә күрә алмый. Яки, белә торып, күрә торып, начар нәрсәләрне сайлап ала; бозыклык юлларына кереп китә. Кыскасы, сәяси, иҗтимагый, әдәби, икътисади мәсьәләләрдә кешеләрнең акыллары да, ихтыярлары да, зәгыйфь яки куәтле һаваланулары тарафыннан, вак-төяк хиссиятләре тарафыннан җиңелә.


«Күкләрдә шайтан юк. Ләкин кешеләрнең кан тамырларында шайтан кан кебек ага» дигән мәшһүр сүзнең мәгънәсе будыр».

 


Басмага Мәскәү ислам институтының Муса Бигиев мирасын өйрәнү мәркәзе мөдире Айдар Гарифетдин углы Хәйретдин әзерләде.

 


 

1 Муса Җаруллаһ. Коръән Кәрим айәт кәримәләре нурлары хозурында хатун. Берлин, – 1933. – 112 б.

2 Сәййидә – хатын-кызга ихтирам белдереп эндәшү сүзе; бикә.
3 Галия – югарылыкка ирешкән.
4 Бәян итү – сөйләм яки язма телдә нәрсәне дә булса аңлату, ачыклау, төшендерү; хәбәр ителәсе фикерне тыңлаучыга яки укучыга җиткерү.
5 Шәфкать – мәрхәмәт, йомшаклык.
6 Мөктасыйд – булган малны исраф итмичә тотучы; гаилә бюджетын сакчыл сурәттә генә сарыф итүче.
7 Кадер – язмыш.

8 Тәүфыйк Ибраһимнан алынган интервьюны Муса Бигиевкә багышланган документаль-нәфис фильмын интернетта карагыз.

9 Расүл кәрим (гарәп.) – кадерле илче – Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) хөрмәтләп телгә алу гыйбарәсе.
10 Хатун – госманлы дәүләтендә һәм төрки халыкларда абруйлы мөхтәрәм хатын-кызны белдерә торган сүз.
11 Хадимә – хезмәтче хатын.
12 Рисаләт (гарәп.) – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) рәсүллек кыйлуы; Аллаһтан җибәрелгән илче (рәсүл) вазыйфаларын үтәү.

13 Хәят рафикасы – тормыш иптәше.
14 Ханә-и сәгадәт – бәхет йорты, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) гаиләсе белән торган йорты һәм гаиләсенең әгъзалары.
15 Нәсл-е рисаләт – Аллаһ илчеләренең (рәсүлләренең) нәселе.
16 Сәйидә – бикә, ханым.
17 Рисаләтханә – рәсүллек йорты; пәйгамбәрнең йорты.
18 Вәхи – Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрнең күңеленә иңдерелгән илаһи хәбәр, илаһи белем; Коръән аятләре.
19 Әсхаб-е китап – күктән иңгән изге язмаларга (китапларга) ия булган халыклар.
20 Нөбүввәт голүмнәре – пәйгамбәрнең өйрәтеп калдырганнары; пәйгамбәрлеккә караган белем.
21 Сәхабәләр – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) иярченнәре, аны үз күзләре белән күргән, аралашкан беренче буын мөселманнар.
22 Өмме-л-мөэминин – мөэминнәрнең анасы; Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) хатыннарының шәрәфле исемнәре. Коръәндә мөселманнарга үз аналарын тормышка алу тыелганга күрә, пәйгамбәрнең хатыннарын Өммәһате-л-мөэминин (иман китергәннәрнең (мөэминнәрнең) аналары) буларак тану аларның пәйгамбәрдән соң кабат кияүгә чыгуларына Аллаһ тарафыннан куелган киртә булган.
23 Садыйка – турылыклы, ышанычлы, әманәтле ханым.
24 Сәййиде-л-әнбия – пәйгамбәрләрнең әфәндесе; Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) мәртәбәле исеме.
25 Басыйрат күзе – әйберләрнең, күренешләрнең асылын күрә торган караш.
26 Әдәби – биредә әдәп даирәсенә караган мәсьәләләр күздә тотыла; әдәбият (литература) сүзе дә кешене әдәпкә өйрәтә торган нәфис сәнгать төрен белдерә; бу йөздән әдәби мәсьәлә һәм әдәбият мәсьәләсе икесе ике нәрсә булып тора.
27 Мәдәни инсан – мәдәният эчендә яшәүче кеше; цивилизацияле кеше.
28 Кяинәт – космос.
29 Риязый – математикага караган нәрсәләр.
30 Тәкәббер – олылану, борын күтәрү; үз-үзеңне әллә кем дип исәпләү; масаю.
31 Хирыс – комсызлык; нәрсәнең дә булса иясе булырга теләү.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи