Ярулла хәзрәт Йосыпов – Идел буеның күренекле имамы, Пенза, Куйбышев, Ульяновск, Саратов һәм Тамбов өлкәләре буенча мөхтәсиб. Ярулла хәзрәт Йосыпов 1878 елда Пенза губернасының Кузнецк өязендәге Ялгаш (Олы Труев) авылында имам гаиләсендә туа. 1892 елда ул Сембер һәм Рязань губерналарындагы ике мәдрәсәдә белем ала, аннары ХХ гасыр башында Төркиянең Истанбул шәһәренә укырга китә. Шул ук вакытта ул Сура сукно фабрикасының (хуҗасы – Асеев) идарәчесе Мөхәммәтдиннең кызы Фәридәгә өйләнә.

Ярулла хәзрәт Йосыпов.
Ярулла хәзрәтнең балалары
Ярулла хәзрәт белән Фәридәнең никахыннан унике бала туа: ике кыз һәм ун малай. Кызганыч ки, балаларының тугызы, төрле авырулар һәм бәхетсезлекләр аркасында, сабый чакта ук вафат була.
Бөек Ватан сугышы башланганда Аббас, Әнвәр һәм Мәрфуга исемле балалары исән кала.
Аббас 1944 елда немец-фашист илбасарларына каршы сугышта йөрәгенә ярчык тиеп һәлак була, һәм Ленинград өлкәсенең Кингисепп шәһәрендәге хәрби зиратта җирләнә. Улының исеме онытылмасын өчен, оныгына да Аббас дип исем кушалар.
Кече улы Әнвәр өч сугышта катнаша: Урта Азиядәге Гражданнар сугышында, Фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында. Ул 1999 елның 17 мартында Уфада 85 яшендә вафат була, һәм әтисе янында – Ялгаш авылында җирләнә.
Кызы Мәрфуга 1994 елның 16 августында Казанда 84 яшендә вафат була һәм шунда дәфен кылына.
Авылның ярлы балаларын укыта
ХХ гасыр башына кире кайтыйк. Истанбулдан кайткач, 1903 елда Ярулла хәзрәт үз йортында үз акчасына мәдрәсә ача һәм анда ярлы гаиләдән булган балаларга белем бирә. Ир-атлар сыйныфларында дәресләрне ул үзе алып бара. Аңа өлкән сыйныф укучылары ярдәм итә: Абдулла Ибраев, Айнулла Шамионов, Ярулла Адикаев, Җәләл Бадаев, Җамал Салихов, Касыйм Зарипов. Мәдрәсәдә Пенза, Ульяновск, Куйбышев һәм Саратов өлкәләреннән килгән балалар да укый.
Кызлар сыйныфларында сеңлесе Сабира укыта. Ул соңрак Татар Кынадысы авылы мәчете имамы Мөхәммәтҗан хәзрәт Курмакаевка кияүгә чыга.
Мәдрәсәне тәмамлаучыларның күбесе мәчет имамнары булып хезмәт итәләр.
1913 елда Саратов губерна идарәсеннән Ярулла хәзрәткә «ахунд» дәрәҗәсе бирелә.
1922 елда Кузнецк мөселман дини съезды Ярулла Йосыповны имам-мөхтәсиб итеп сайлый.
Совет чорында халыкны намазга җәлеп итү алымы
Ярулла хәзрәтнең оныгы Аббас Әнвәр улы Йосыпов истәлекләреннән: иртәнге чәйдән соң ул үз кабинетына кереп китә торган була. Анда исә гарәп телендә бик күп китаплар тупланган китапханә булган, ул аларны даими укыган. Хәзрәт үзенең мәхәлләсе халкына шәригать гыйлеме буенча гына түгел, ә халыкара һәм эчке сәясәт турында да белем биргән. Аның кабинетында заманча «Восток-57» радиосы торган, ул аккумулятордан эшләгән, чөнки ул вакытта авылларда электр да, радио да булмаган. Хәзрәт төнлә бу радиодан совет яңалыкларын гына түгел, ә «Америка тавышы» һәм «BBC» радиостанцияләрен дә тыңлаган, шуңа күрә ул дөньядагы барлык вакыйгалардан хәбәрдар булган. Иртәнге намаз алдыннан ул үзенең мәхәлләсе халкына дөньяда ниләр барганын сөйләгән. Күпләр, бигрәк тә яшьләр мәчеткә соңгы яңалыкларны ишетер өчен килгәннәр, аннан соң намазга да калганнар. Соңрак алар мәчеткә даими йөрүчеләргә әйләнгәннәр.
Совет чорының булдыклы дин эшлеклесе
Ярулла хәзрәт никах укуга зур игътибар биргән: рәсми теркәлмәгән парларга никах укымаган. Никах укыр алдыннан яшь парларга гаилә тормышының асылы, аларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлаткан, тыелган һәм рөхсәт ителгән нәрсәләр буенча мәгълүмат биргән. Никах бары тик яшьләрнең ризалыгы булганда гына укылган.
Ярулла хәзрәт совет хакимиятеннән мәчетләр ачуны рәсми рөхсәт итүне таләп иткән. Аның тырышлыгы белән, рәсми рөхсәтле мәчетләр ул хезмәт иткән төбәкләрдә, Татарстан һәм Башкортстанга караганда, күбрәк ачылган.

Ялгаш авылында Ярулла хәзрәт Йосыпов имамлык иткән мәчет (уңда).
Ул, үзенең вөҗданын саклап калу өчен, совет хокукы кысаларында, мөселманнарның мәнфәгатьләрен якларга тырышкан. 1940 нчы еллар уртасында мөселманнарга хаҗ кылу өчен акча җыю, транспорт чаралары сатып алу, мөселман руханилары съезды турында мәгълүмат тарату, руханиларны салымнан азат итү турында сөйләшер өчен, хакимият вәкилләре белән очрашкан.
Ярулла хәзрәт дин өчен көрәшүче буларак зур абруй казанган, төрле төбәкләргә барып вәгазьләр сөйләгән. Аның вәгазьләре заманча булуы һәм тәэсир итү көче белән аерылып торган. Ул милләттәшләренә, Коръән сүзләре белән бергә, Ватанга мәхәббәт, ил кануннарын намус белән үтәү, хезмәт дисциплинасы, балаларны эш белән тәрбияләү һәм иганәчелек турында да сөйләгән.
Ярулла хәзрәтнең халыкара дәрәҗәсе зур була
1947 елда Ярулла хәзрәт СССР мөселманнары делегациясен хаҗга алып барырга тиеш була, ләкин, Согуд Гарәбстанында холера таралу сәбәпле, хаҗ кыла алмыйлар. 6 елдан соң – 1953 елның августында гына хаҗ кылу насыйп була. Кире кайтканда аның җитәкчелегендәге совет хаҗиларын Мисыр мөфтие Мәхлүфави Хөсни кабул итә.
1950 нче еллар азагында Ярулла хәзрәт янына – Ялгаш авылына ислам дөньясының иң мәшһүр шәхесләре килә. Шундый шәхесләр арасында мөфти Габдерахман Рәсүли һәм аның хатыны Рауза ханым, Мәскәүнең имам-хатыйбы Хәлил хәзрәт Насретдинов, Россия мөселманнары һәм Себер мөфтие Шакир хәзрәт Хыялетдинов була.

Ярулла хәзрәт Йосыпов нигезенә салынган йорт.
1960 нчы еллар башында, Ярулла хәзрәтнең тәкъдиме белән, Пенза өлкәсе башкарма комитетының дин эшләре буенча урынбасары Попов тарафыннан Урта Әләзән авылыннан дүрт кеше Бохара мәдрәсәсенә укырга җибәрелә. Алар:
Аббас Шаһбан улы Бибарсов (Пенза өлкәсенең элекке мөфтие), Җәгъфәр Насыйбулла улы Пончаев (Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөфтие), Әбүбәкер Али улы Бикмаев (Пенза өлкәсенең элекке мөфтие), Әюп Хәмзә улы Дебирдеев (Ульяновск өлкәсе мөфтие).

Ярулла хәзрәт Йосыповның кабере.
Ярулла хәзрәт 1950-1960 нчы елларда дин эшләре буенча төрле конференцияләрнең делегаты була. Ул күп кенә мөселман илләреннән килгән делегацияләрне каршы ала. Мисал өчен, Мисыр Президенты Гамаль Габденнасыйр җитәкчелегендәге Каһирәдән килгән делегация белән бергә Ленинград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә намаз укый. Шулай ук Индонезия Президенты Сукарно җитәкчелегендәге мөселманнар делегациясен каршы ала.
Ярулла хәзрәт тынычлыкны яклау буенча төрле чараларда, конференцияләрдә катнаша: 1952 елның маенда – Загорскида, 1962 елда – Ташкентта мөселман руханилары конференциясендә; 1965 елда – Мәскәүдә СССР мөселманнары җитәкчеләре киңәшмәсендә, шулай ук Россия һәм Себер мөселманнары мөфтие Шакир Хыялетдинов, Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары мөфтие Зыяэтдинхан Бабахан, Кавказ аръягы республикалары мөселманнары мөфтие һәм башка күп кенә рухи җитәкчеләр катнашында узган киңәшмәдә дә була.
***
Ярулла хәзрәт кешеләрнең язмышларын алдан күрү сәләтенә ия булган. Күпләр аңа туры юлга басу өчен мөрәҗәгать иткән. Аның догасыннан соң кешеләр яңача яши башлаган. Ул моңа ничек ирешкән? Бу барыбыз өчен дә сер һәм табышмак булып калачак…
Ярулла хәзрәт 1975 елның 3 февралендә вафат була, һәм Ялгаш авылы зиратында дәфен кылына. Аның җеназасында 300дән артык ир-ат катнаша. Дини идарәләрдән, хөкүмәт һәм партия органнарыннан, кайгы уртаклашып, 20дән артык телеграмма килә. Җеназа намазын Куйбышев шәһәре мәчете имамы укыта.
Ярулла Сөләйман улы туганнарының һәм Идел буе төбәкләре халкының хәтерендә хак мөселман, иман нуры таратучы, зирәклек, гаделлек, пөхтәлек, тән һәм күңел чисталыгы үрнәге булган.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала