Бүгенге көндә гыйлем учагына әверелгән, теләге булган һәркем өчен Коръән белән танышу мөмкинлеге биргән, онлайн һәм офлайн дәресләр гөрләп торган Апанай мәдрәсәсендә Әхмәт хәзрәт Сабиров белән очраштык. Максатым – иске имляне өйрәнүнең әһәмияте турында белешү иде.

Әхмәт хәзрәт Сабиров. /Л.Хафизова фотолары.
МИЛЛӘТНЕҢ ҮЗАҢЫ КАЙЧАН УЯНЫР?
«Татар-төрки халкы мәдәниятле һәм белемгә омтылучан халык буларак, борынгы заманнардан ук үзенең дәүләтенә һәм мәдәниятенә ия була. Бу халык ислам динен кабул иткәнче рун, туран язмаларын гамәлдә йөртә. Ислам динен кабул итү белән Идел буе болгарлары гарәп әлифбасын үзләштерә башлый һәм, ниһаять, ислам дине рәсмиләштерелгәч, гарәп әлифбасы татар милли әлифбасы булып кабул ителә» – Казанның Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе, Апанай мәчете имамы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәт хәзрәт Сабиров «Иске татар имлясе буенча дәреслек»кә кереш сүзендә шул хакта яза.
Әхмәт хәзрәт дәреслектәге цитатаны Галимҗан Ибраһимовтан алуын әйтте. “Ул патша заманын һәм советлар чорын да күргән. Җәмгыятьтә татар теленә карата битарафлыкка борчылган. ХХ гасыр башында, җәдидчелек заманында тәрәккыят дип тырышалар. Шул вакытта барысы да дөньяви белемгә, төрле телләр, көнбатыш мәдәниятен үзләштерүгә омтыла, ә ана телен, ислам динен өйрәнүгә игътибар кими. Чит телләрне өйрәнү, балаларына өйрәтү өчен байлар өйләренә укытучылар чакырта. Кызганыч, XXI гасыр башында янә шул хәл кабатлана. Милләтнең үзаңы кайчан уяныр? Дөнья ачык, башка мәдәниятләр һәм телләрне дә белү дөрес, ләкин үз тамырларыңны онытмаска кирәк», – ди Әхмәт хәзрәт.
Апанай мәдрәсәсендә дини китаплар тупланган бай китапханә бар. Биредәге киштәләрдә гарәп, татар, рус телләрендә һәм иске имлядә басылган Коръән тәфсирләрен күрергә мөмкин. Мәсәлән, «Тәсһил әл-бәян», Шәйхелислам Әсәдулла әл-Хәмиди төзегән «Әл-Иткан фи тәрҗемәте әл-Коръән». 1911 елда Казанда басылган бу китапны 1987 елда факсимиле рәвешендә Катарның Доха шәһәрендә нәшер иткәннәр. Аның титул битендә «Коръән тәфсире Казан телендә» диелгән. Әлеге тәфсир иске имля белән татар телендә язылган.

Вакыйф Нуруллинда сакланган борынгы журнал.
Китапханәдә заманында Россия императоры заказы белән рус телендә нәшер ителгән Коръән тәфсире дә урын алган. XIX гасырның икенче яртысында аны дин белгече Гордий Саблуков тәрҗемә иткән. Әлеге хезмәт ислам текстларын рус теленә тәүге фәнни тәрҗемәләрнең берсе булып санала. Апанай мәдрәсәсендә аның 1907 елда чыккан өченче басмасы саклана.
Әхмәт хәзрәт мәдрәсәнең тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә Муса Бигиев, Хөсәен Фәезханов, Һади Максуди, Садри Максуди, Галимҗан Баруди, Галиәсгар Камал һ.б. кебек күп кенә күренекле шәхесләр белем алганын искәртте. 1918 елда ябылганнан соң, мәдрәсә бинасы дәүләт оешмалары карамагында була. 2010 елда мәхәллә халкының үтенече, Әхмәт хәзрәт Сабировның тырышлыгы һәм Россия җитәкчелеге карары белән мәдрәсә яңадан дини җәмәгатьчелеккә кайтарыла. Бинаны яңартканда элеккеге кирпеч стеналар, баскыч тоткалары сакланган. Истәлекле ядкәрләр арасында – революциягә кадәр мәдрәсә мөгаллимнәре иске имля язуы белән алып барган журнал бар. Аны язучы Вакыйф Нуруллин саклап калган һәм мәдрәсәгә тапшырган.

Катарда нәшер ителгән Коръән, «Казан телендә» дип язылган.
ТАРИХ ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛМӘСЕН ДИСӘК...
– Әхмәт хәзрәт, иске имля нәрсә ул? Бер гасыр элек файдаланылган язуны бүген өйрәнү нигә кирәк?
– Татар халкының данлыклы, катлаулы, бай тарихы бар. Идел буе Болгар ханлыгы чорында бабаларыбыз рәсми рәвештә исламны кабул итә, һәм алга таба нинди генә тарихи чорлар кичерсә, сынауларга дучар ителсә дә алар динне бүгенгәчә саклый алган. Мәгърифәткә йөз тоткан бабаларыбыз дәүләтләр тоткан заманда гыйльми хезмәтләр бик күп иҗат ителә, барысы да гарәп хәрефләре белән языла. ХХ гасыр башларына кадәр мөселман татар халкы гарәп хәрефләрен файдалана. Шул хәрефләр белән мәдәният, әдәбият үсеше югары ноктасына күтәрелә. Үлмәс әсәрләр иҗат итеп калдырган Габдулла Тукай иҗатын гына искә алыйк.
ХХ гасырның 30 нчы елларында исә татар язуындагы гарәп хәрефләрен башта латин, аннары кириллицага алыштыралар. Болар – халыкны үз тарихыннан аеру, меңьеллык бөек мәдәниятеннән мәхрүм итүгә тиң карарлар. Тарихи нигезебез, мәдәниятебез белән бәйләнешне югалтмас өчен иске имля язуын өйрәнү кирәк.
МӨСЕЛМАННАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ
– Мондый имляне файдалана торган башка халыклар бармы?
– Дөнья тарихын карасак, ислам дине тарала башлагач, гарәп телле булмаган халыклар Коръән-Кәрим китабына якынаю өчен үз милли әлифбасы итеп гарәп хәрефләрен сайлаган. Гарәп әлифбасында аларның теленә туры килә торган хәрефләр җитмәсә, төрле өстәмә билге, нокталар куеп, үзләренә яраклаштырганнар. Бер мисал – фарсы халыклары. Алар ислам кабул иткәч, гарәп хәрефләренә п, ч, ж, г (гяф) хәрефләрен өсти. Шушы әлифба нигезендә күпме бөек мәдәни һәм әхлакый, әдәби һәм гыйльми әсәрләр иҗат ителә.
Африка, Азиядә дә төрле халыклар ислам динен кабул итеп, язуда гарәп хәрефләренә күчә. Урду, пуштун, Һиндстан мөселманнары – барысы да гарәп хәрефләре белән яза. Кытайда яшәүче уйгурлар бүгенгә кадәр гарәп әлифбасын файдалана, алар аны милли әлифба дип атый, ә без иске имля дип йөртәбез.
Европа халыклары ислам дине белән танышкач, мәсәлән, Балкан ярымутравында серблар, Литва, Польша, Беларусь татарлары ислам кабул иткән. Аларның теле татар булып калмаса да, язулары гарәп хәрефләре белән саклана. Монда «идентификация» термины туры килә: гарәп хәрефләрен файдалану – халыкның мөселман икәнен күрсәтә.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә Беларусь татарлары укырга килгән иде. Алар әүвәлге китапларының гарәп хәрефләре белән язылуын әйтте. Славян булган беларус халкы телендәге китаплар гарәп хәрефләре белән язылган. Алар да безнең шәмаил кебек язулар язып элеп куйган. Беларусь татарларының шундый язмалары «хамаил» дип атала. Бу аларның мөселманлык билгесе булып тора.
Белорус халкы да берничә графика кулланган – аларның тарихында гарәп, латин һәм кириллица хәрефләре булган. Шул яктан алар татар халкы белән охшаш. Кайбер белорус галимнәре сүзләренчә, графика буенча, белорус теленә иң якыны – гарәп хәрефләре.
Шулай итеп, Коръән язуы, гарәп хәрефләре дөньяның төрле халыкларының мәдәни үсешенә йогынты ясаган.
ТЕЛЕБЕЗНЕҢ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕН ЮГАЛТУ КУРКЫЧЫ БАР
– Хәзер «рамазан» – «рамадан», «фарыз» – «фард» дип язу очраклары да очрый. Ничек дөрес була?
– «Дад» – гарәп теленә генә хас хәреф. Ул кириллицадагы «д» белән «з» авазлары арасында әйтелә. Галимнәр фикеренчә, бу хәреф башка бер халыкта да юк. Әмма бу хәреф мөселман халыкларында, шул исәптән төрки, фарсыларда да, «з» авазы булып кабул ителгән. Шуңа күрә гыйльми дини хезмәтләрдә «дад» белән язылган сүзләр «з» аша яңгырый.
Дини терминологиядә «рамазан», «фарыз» сүзләре «дад» хәрефе белән языла, «з» авазы белән әйтелә.
Мәсәлән, бөек шәхесебез Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин исемен гарәп хәрефләре белән карасак, ул «дад» белән языла. Ләкин без бит «Ридаэддин» димибез, чөнки ул иске имля белән дә, иске әдәбиятта да Ризаэддин Фәхреддин булып килә.
Кириллицага күчкәч, бигрәк тә узган гасырның 90 нчы елларында, рус теленә тәрҗемә ителә башлагач, рус теле әйтелешендә «дад» хәрефе «д» авазы формасын кабул итә башлый. Ә рус теленнән кабат татар теленә күчерәбез булып чыга. «Рида», «рамадан», «фард» дип язылгач, татар телендә дә «д» аша күрсәтә башлыйлар.
Телебез үзгәрә, телебез бозыла. Тукай заманында ул «з» булып кулланылган иде. Иске имляне өйрәнмичә, Тукай телебезне югалтабыз.
ХАЛЫК МЕҢЬЕЛЛЫК МИРАСТАН АЕРЫЛГАН
– «Аллаһ» сүзен «Әллаһ» дип язган очраклар бар. Моны ничек аңлатырга?
– «Аллаһ» гарәп сүзе, аны язу графика белән бәйле. Бу – графика үзгәрүенең тәэсире, чөнки гарәп графикасын төрле мөселман халыклары үзгәртә, һәрберсенә латиница, кириллица кертелә. Мөселман терминнары, гарәп теле кергән сүзләрне ничә тел бар – таҗик, фарсы һәм башкалар – төрлечә язганнар. Кайдадыр «Аллаһ», кайдадыр «Оллаһ». Шул сәбәпле төрле фикерләр, укылышлар барлыкка килә.
ХХ гасырның беренче яртысында совет дәүләте оешкач, бер дистә ел буе гарәп хәрефләре дәүләт оешмаларында, мәктәпләрдә кулланыла, дөньяви фәннәр дә өйрәнелә. 20 нче еллар азагында гарәп графикасын башкага алыштырырга дигән карар чыгарыла. Бәлки мөселманнарны Коръән, гарәп язуыннан, диннән читләштерү максатыннандыр.
10 ел латин графикасында укыткач, мөселман халыклары Европа мәдәниятенә якыная башлый. Ә бит Россиянең үз тарихы, үз мәдәнияте, үз хәрефләре бар. Шуңа күрә 1940 елда кириллицага күчерәләр. Шулай итеп, орфографиягә дә үзгәрешләр кертергә кирәк була. Язу белгечләре бу вакытта гарәп хәрефле иске имляне дә, латин хәрефләрен дә белгән. Кириллицага адаптация ясаганда күпчелек сүзләр сингармонизм законына буйсына. Тартыкларга килгәндә исә, кириллицада калын һәм нечкә хәрефләр юк, аларны сузык авазлар аша күрсәтергә булалар: калында – «а», «у», нечкәдә – «ә», «ү». Ә иске имлядә исә, киресенчә, сузыклар өч кенә.
Бу очракта алынма сүзләрдә проблема туа, шуны чишәр өчен, гарәп телендә «әлиф» булса – «а», «фәтхә» булса – «ә» хәрефләрен куйганнар.
Кайбер сүзләрдә гарәп алынма сүзләрендә дә бер иҗектә фәтхә, икенчесендә әлиф була, сузыклары төрле булгач, фәтхәсе «ә», әлифе «а» булып языла. «Сәлам», «һәлак» кебек сүзләр шулай килеп чыга. «Рәхмәт», «мәктәп» кебек сүзләрдә әлиф юк, алар «ә» белән генә языла.
ХАЛЫКНЫҢ КҮҢЕЛЕНӘ СЕҢГӘН ЯЗУ
– Кайчакта тәрҗемә иткәндә сүзләр җитми, татарча сүз байлыгы аз, дигәнне ишетергә туры килә. Җитмәгән сүзләрне иске имлядә язылган китаплардан эзлиседер, бәлки?
– «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә иске имля фәнен өйрәнгәндә, шәкертләргә йомгаклау курс эше бирәбез. Шәкерт иске имля белән язылган әдәбият белән таныша, аны кириллицага күчерә. Шул вакытта чагыштырма анализ бара. Кайвакыт әйтелеш бер төрле, ә язылыш икенче булып чыга. Иске имля белән язылган текстларда гадилек каралган: кушымчалар язу формасы минималь, сүзнең төп өлеше тартыкка бәйле. Кушымчалар төрләндерергә генә ярдәм итә. Кушымча кушканда, тамырның бер хәрефе кушымчаның икенче хәрефенә очраган вакытта, аларның әйтелеше үзгәрә һәм кириллицада үзгәргән рәвешендә язалар. Иске имлядә аның язылуы асылдагыча, ягъни кушымча хәрефләре үз урынында кала. Бу анализны шәкертләр үз хезмәтләрендә күрә.
Дөрестән дә, кайвакыт әдәби сүзләр җитми, чөнки синонимнар аз. Бу ХХ гасыр йогынтысыдыр. Дәүләттә дингә каршы көрәшкәндә, дини терминологияне бетерергә тырышканнар. Бүген проблема – дини сүзләрне ничек язарга белмибез, стандарт юк, чөнки совет вакытында аны файдаланырга рөхсәт ителмәгән. Яңа сүзләр кертергә мәҗбүр булганнар, меңьеллык мирас, көнчыгыш, гарәп-фарсы сүзләре төшеп калган. Аларны белмәгәч, синонимнар азая, тел байлыгы саега. Синонимнар булмагач, көнбатыш лексикасына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз.
Шул кимчелекне бетерер өчен, иске имля белән язылган әсәрләргә кайтырга, аларда булган сүзләрне кулланырга мөмкин.
Сүзлекләрне карарга мөмкин. Мирза Мәхмүтовның «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге» бар. Андагы сүзләр иске имля белән язылган мирастан чүпләп җыелган. Алар сүзлектә сакланган, киң җәмәгатьчелеккә чыкмаган.
– Хәзрәт, тормышта иске имлягә бәйле булган кызыклы мисалларны искә төшерсәгез иде.
– Советлар Союзы вакытында Бохараның «Мир-Гарәб» мәдрәсәсенә укырга керү өчен гаризаны бары тик гарәп телендә генә кабул итәләр иде. Совет вакытында Диния нәзарәтендә фәкать иске имля генә кулланыла иде. Бу – атеистик заманда. Атеистик заман беткәч, иске имлягә дә игътибар кимеде. Хәзер татар теле дә юкка чыгып бара...
Ә бит совет заманында мөселманнар үз тормышында гарәп хәрефләрен кулланды әле. Мәрҗани мәчетендә дежур торган Шәйхулла абзый садака кабул иткәч, иске имля белән квитанция язып бирә иде. Бу язу халыкның күңеленә сеңгән булган.
БАРЫСЫ ДА ҮЗЕБЕЗДӘН ТОРА
– Әхмәт хәзрәт, татар телен өйрәнү турында фикерегезне дә әйтсәгез иде.
– Телебезне өйрәнергә теләк кирәк. Без гел файда эзлибез. Моның өчен кем акча бирә соң, дибез. Ә инглиз телен, кытай телен өйрәнсәк ярый. «Татар теле беркемгә кирәкми, шуңа өйрәнмим дә, балаларны да өйрәтмим» – халыкның бер өлешендә шундый фикер хөкем сөрә.
1993 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ишекләрен ачкач, анда рус теле актив кулланылышта иде. Безнең республикада ике дәүләт теле – рус һәм татар. Дәресләрне татар телендә үткәрергә булдык. Шәкертләр арасында төрле милләт вәкилләре бар иде – татар телен белми торган татарлар, руслар, таҗиклар, Кавказ халыклары. Алар татарча лекцияләр язып, татар телендә җавап бирә торган булды. Алар бүген дә татарча сөйләшә.
Татар телен өйрәнү өчен дәүләт бөтен мөмкинлекне тудырды. 2013 елның 12 гыйнварында «Татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак куллану турында» ТР Законы кабул ителде. Аның буенча, гражданнар дәүләт органнарына мөрәҗәгатьне татар телендә латин яки гарәп графикасы белән дә яза ала. Дәүләт хакимияте шулай ук татар бакчалары, татар гимназияләре, мәктәпләр татар сыйныфлары оештырды. Ни кызганыч, балаларны инглиз, кытай, рус сыйныфына бирергә әзербез, ләкин татарга гына түгел. Барысы да үзебездән тора…
***
Апанай мәдрәсәсенә килешли, Апанай мәчете белән мәдрәсә арасындагы борынгы тыкрык аша уздым. Бу сукмак та күренекле шәкертләрен хәтерлидер кебек. Бер мизгелгә үзеңне XX гасыр башында кебек хис итәсең. Борынгы мәдрәсә ишеге төбендә тезелеп киткән велосипедларны күргәч, вакыт тоташа. Алар ачкыч белән бикләнмәгән-бәйләнмәгән, кайсы кайда ята. Димәк, аларга тиюче юк, димәк, монда тыныч...
Бинага керүгә чыр-чу килгән бала-чага – нәни шәкертләр, аларга белем бирүче мөгаллимнәр, дәрескә ашыгучы матур яулыклы апайлар очрады. Максуди, Баруди, Насыйриларны күргән борынгы борма баскыч тоткалары тылсымлы кебек. Икенче каттагы китапханә бүлмәсендә бөтен әйберне җентекләп карыйсы, китапларын ачып укыйсы, китапханәче мөлаем Зөлфия апаны кочасы килде. Кыскасы, Апанай мәдрәсәсендә тормыш гөрли. Ин шәә Аллаһ, ислам нурын таратучы борынгы мәдрәсә ишекләре гел ачык торсын, аларга йозак эленмәсен, чит-ятлар кереп хуҗа булмасын, элекке, бүгенге һәм киләчәкне тоташтыручы шушы борынгы тыкрыкларда шәкертләрнең эзләре суынмасын иде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала