Журнал «Безнең мирас»

Халык һөнәрләренең яңа балкышы яки Мәңге онытылмас каһарманлык

 

Бәйге-күргәзмәдә Россиянең 40 төбәгеннән рәссамнар һәм музей, уку йортлары, остаханәләр кебек 60лап учреждение катнаша. Иҗат эшләре «Агачны сәнгатьле эшкәртү», «Металлга бизәкләр төшерү», «Керамика», «Зәркан сәнгате» һ.б. төрле номинацияләрдә тәкъдим ителгән. Алар Россиянең тарихи чорларына яки күренекле шәхесләренә һәм заманча җәмгыять тормышының истәлекле вакыйгаларына багышлана. /М.Захаров фотолары

 

Бу көннәрдә Казанның «Хәзинә» галереясында гаҗәп сәнгать әсәрләрен тамаша кылырга мөмкин. Халык сәнгатендә сугыш батырларын ничек данлап булганын күрәсегез килсә, һичшиксез, күргәзмәгә килегез! (0+)

Дымково уенчыгы, Елец челтәрләре, Жостово поднослары турында барыбыз да беләбез. Әмма аларны ничек итеп илебезгә дан китергән сугышлар белән бәйләп булганын исә бик сирәкләр күз алдына китерә торгандыр.

 

 

«Вставай страна огромная!» декоратив тәлинкәләр җыелмасыннан. Елена Варзакова (Пермь крае), «Кунгур керамикасы» ҖЧҖ. /М.Галиуллина фотосы

 

«Россия халык һөнәрчелеге» ассоциациясе Президент гранты ярдәмендә махсус проект уйлап тапкан. Ул халык һөнәрчелеген үстерүгә һәм бер үк вакытта тарихи хәтерне саклауга, яшь буында ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләүгә йөз тота. Әлеге чара аерым осталарны гына түгел, махсус һөнәр уку йортлары җитәкчеләре һәм анда укучы студентларны, музей хезмәткәрләрен берләштерә, чөнки экспозициягә яңа иҗат ителгән сәнгать әсәрләре генә түгел, музей экспонатлары да кабул ителгән. Проект Мәскәүдә зур күргәзмә белән башланып киткән иде, аннары Уфада дәвам итте. Инде, ниһаять, Казаныбызга да килеп иреште. Казан халкы һәм башкалабыз кунаклары сәнгать әсәрләрен тамаша кылган арада, жюри нәтиҗәләр чыгара һәм октябрьдә бүләкләү тантанасы көтелә.

Осталарга тәкъдим ителгән темалар арасында 1812 елда булган Бородино сугышы, 1917 елгы Октябрь революциясе, Бөек Ватан сугышы, Гагаринның галәмгә очуы һ.б. бар.

 

 

«Кайту» панносы. Елена Частова (Түбән Новгород өлкәсе), «Городец бизәкләре фабрикасы» ҖЧҖ. /М.Галиуллина фотосы

 

Проектта 65 халык һөнәрчеләре оешмасы, уку йорты һәм аерым осталар катнашкан. Россиянең 40тан артык төбәгеннән җыелганнар.

Проектның тагын бер мөһим өлеше бар – ул да булса һәр күргәзмә саен «Осталар шәһәрчеге» бүлекчәсендә тамашачыларга халык һөнәрләрен өйрәтү. «Хәзинә» милли сәнгать галереясында, мәсәлән, чигү чигәргә, киез әвәләргә, каюлы күн сәнгатендә көчне сынап карарга, ефәккә буяу белән рәсемнәр төшерергә мөмкин иде.

Экспозиция үзе исә искиткеч. Киндер җеп белән Бөек Җиңү көнен бәйләп ясаганнарын тагын кайда күргәнегез бар?!

 

 

Гжель сәнгатендә акка зәңгәр буяулар белән бизәлгән ваза. /М.Галиуллина фотосы

 

Городец осталарының агач тартмачыкларында моңа кадәр чәчәк-чачак кына күрергә мөмкин иде, биредә исә түгәрәк битле хатын-кызлар сугыштан солдатларны каршылый. Кулларында чәчкә бәйләмнәре, хуҗаларның шатланганын күреп, этләргә кадәр койрыкларын болгап хисләнә.

Тагил осталары сурәтләгән тимер подносның зурлыгы якынча метр ярымга ике метр. Рәсемдә Кызыл мәйданда Бөек Җиңүне бәйрәм итәләр. Солдатлар санының исәбе-саны юк.

Акка зәңгәр белән бизәлгән Гжель савыт-сабасын күрмәгән-белмәгән кеше юктыр. Уртасында бала күтәргән солдат сурәтен генә күргәнебез юк иде. Алтайның Барнаул шәһәреннән Светлана Милантьева керамикага гаҗәеп рәсемнәр төшергән. Берсендә сугышның кызган мәле сурәтләнгән булса, тагын берсендә гөрелтеләр тынган арада артист бригадаларының чыгышын тамаша кылырга мөмкин. Нәфис рәсемнәрнең керамикага төшерелгәненә күңел ышанмый!

 

 

Каен тузыннан ясалган туп. «Богара» ҖЧҖ (Томск).

 

Хохлома рәсемнәрен күрмәсәк, йөрәккә нидер җитми калган кебек булыр иде. Бәхеткә, данлыклы бу сәнгать төрен дә тәкъдим иткәннәр. Әмма элеккечә чәчәкле-чуклы түгел ул монда. Бер тәлинкәдә – бозланып каткан Ленинград шәһәре. Блокада. Сурәттә бер җан әсәре юк. Янәшәдәге тәлинкәләрнең берсендә исә Рейхстаг бинасына Җиңү байрагы алып менгәннәр.

Җыеп кына әйткәндә, күргәзмәдәге матурлыктан күзләр камаша. Гасырлардан килгән халык һөнәрчелеген ничек төрлеләндерсәң дә, кыйммәте җуелмаячак. Тарихи хәтерне саклау, Җиңүче ил образын булдыру өчен әллә нинди кызык чаралар уйлап табып торалар. Ил батырларын онытмауның иң дөрес юлы исә яңа сугышларны булдырмаудыр, мөгаен.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру