23 сентябрь 2025 яңалыклары
-
Берләштерүче дулкыннар
Хөрмәтле укучылар, сизенәсездер, Татарстан радиосы тарихына багышланган бу сәхифә саннан-санга кызыклырак, күңелгә якынрак була барачак, чөнки без инде радио дөньяга яралган 1927 елдан башлап, данлыклы 30нчы елларны, Бөек Ватан сугышы чорын үтеп, сугыштан соңгы елларга килеп кердек. Безнең көннәргә якыная барабыз, дигән сүз. Димәк, мәкаләләрдә без яраткан тапшырулар, тавышлары таныш булган шәхесләрнең исемнәре ешрак телгә алына башлаячак. -
Себер мәгърифәтчесе – Хәмит Ярми
Өлкәнрәк буын хәтерли булыр, үткән гасырның икенче яртысында төрле биналарда, Кәрим Тинчурин исемен йөртүче театрда фольклор кичәләре еш уздырылды. Төрле буын кешеләре белән тулы залларда «төп хуҗалар» икәү иде: шаркылдап көлү һәм көчле кул чабулар. -
Чулпан ӘХМӘТОВА: «Купшы көзнең куенында таптым Бар дөньямның җете балкышын...»
Төн пәрдәсен ертып таң атканда, Алсуланган чакта кабат офык. Шәфәкъ нуры белән бәйләп куйдым, Йөрәгемнең яраларын кысып
